Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БРОШЮРА ТЕМАСЫ | ИЗГЕ ЯЗМАЛАР НИЧЕК САКЛАНЫП КАЛГАН?

Бозылуга карамастан Изге Язмалар сакланып калган

Бозылуга карамастан Изге Язмалар сакланып калган

КУРКЫНЫЧ. Изге Язмаларны язучылар һәм күчереп язучылар күбесенчә папируста һәм пергаментта язган * (2 Тимутигә 4:13). Изге Язмаларның андый материалларда язылуы аларның сакланып калуына нинди куркыныч тудырган?

Папирус җиңел ертыла, төсен югалта һәм туза. «Папирус ахыр чиктә ертык-тишек кәгазьгә һәм бер уч тузанга әйләнә,— дип әйтә египтология белгечләре Ричард Паркинсон һәм Стивен Куирки.— Төргәкләр күгәреп я дымлылыктан череп бетәргә мөмкин, ә күмелгән төргәкләрне кимерүчеләр я бөҗәкләр, аеруча термитлар, ашарга мөмкин». Кайбер папируслар, табылгач, көчле яктылыкка я дымлылыкка чыгарылганга, тагы да тизрәк бозылган булган.

Пергамент папируска караганда чыдамлырак булса да, ул да артык түбән я югары температура, дымлылык я яктылык аркасында бозыла *. Пергамент өчен шулай ук бөҗәкләр куркыныч. Шул сәбәпле күп кенә борынгы язмалар бүгенге көнгә кадәр сакланмаган. Әгәр дә Изге Язмаларның борынгы кулъязмалары шулай итеп юкка чыккан булса, андагы хәбәр дә алар белән бергә «үлгән» булыр иде.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР НИЧЕК САКЛАНГАН? Яһүдләр кануны буенча, һәр патша «үзе өчен... Канунның [Изге Язмаларның беренче биш китабының] күчермәсен язып алырга» тиеш булган (Канун 17:18). Өстәвенә, профессиональ күчереп язучылар шул кадәр күп күчермәләр ясаган ки, б. э. беренче гасырында Язмаларны бөтен Исраил буйлап синагогаларда һәм хәтта ерак урнашкан Македониядә табып булган! (Лүк 4:16, 17; Рәсүлләр 17:11) Кайбер бик борынгы кулъязмалар бүгенге көнгә кадәр ничек сакланып калган?

Үле диңгез төргәкләре коры климатлы җирләрдәге мәгарәләрдә балчык чүлмәкләрдә гасырлар дәвамында сакланган

«Яһүдләр Изге Язмалар төргәкләрен саклап калыр өчен аларны, гадәттә, чүлмәкләргә салган»,— дип әйтә Яңа Васыять белгече Филипп Камфорт. Гайсә Мәсихнең шәкертләре дә, күрәсең, шулай ук эш иткән. Менә ни өчен Изге Язмаларның кайбер борынгы кулъязмалары балчык чүлмәкләрдә, кечкенә караңгы бүлмәләрдә һәм мәгарәләрдә, шулай ук бик коры климатлы якларда табылган.

НӘТИҖӘ. Изге Язмаларның төрле өлешләренең меңләгән кулъязмалары (аларның кайберләренә 2 000 нән артык ел) бүгенге көнгә кадәр сакланган. Башка бернинди борынгы язманың да андый кадим һәм шулкадәр күп кулъязмалары юк.

^ 3 абз. Папирус — шул ук исемендәге су үсемлегеннән ясалган язу материалы. Пергаментны хайваннар тиресеннән эшләгәннәр.

^ 5 абз. Мәсәлән, АКШның бәйсезлек декларациясенең имзалар куелган рәсми күчермәсе пергаментта язылган булган. Хәзер, 250 ел да үтмәстән, ул шул кадәр төсен югалткан ки, анда язылганны чак аңлап була.