Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

НӘФРӘТНЕ НИЧЕК ҖИҢӘРГӘ?

4 | Аллаһы ярдәменә таяныгыз

4 | Аллаһы ярдәменә таяныгыз

Изге Язмалардагы тәгълимат:

«Ә рух җимеше — мәхәббәт, шатлык, тынычлык, түземлек, игелек, яхшылык, иман, юашлык, тотнаклылык» (ГӘЛӘТИЯЛЕЛӘРГӘ 5:22, 23).

Бу нәрсәне аңлата?

Аллаһы ярдәме белән нәфрәт учагын сүндереп була. Аның изге рухы бездә үзебез ия була алмаган сыйфатларны үстерә ала. Шуңа күрә нәфрәттән арыныр өчен, үз көчегезгә түгел, ә Аллаһының ярдәменә таяныгыз. Шулай итеп сез рәсүл Паул язган сүзләрнең дөреслегенә инанырсыз. Ул болай дигән: «Мин үземә кодрәт бирүче ярдәмендә барысын булдыра алам» (Филипиялеләргә 4:13). Сез шулай ук: «Миңа ярдәм Йәһвәдән килә»,— дип әйтә алырсыз (Зәбур 121:2).

Нәрсә эшләп була?

«Йәһвәнең ярдәме белән мин мәрхәмәтсез кешедән тыныч холыклы кешегә әйләндем» (ВАЛЬДО).

Йәһвәгә дога кылып аның изге рухын сорагыз (Лүк 11:13). Аңардан күркәм сыйфатларны үстерергә ярдәм итсен дип үтенегез. Изге Язмаларда нәфрәткә каршы торырга булышучы сыйфатлар мәхәббәт, тынычлык, түземлек һәм тотнаклылык турында нәрсә әйтелгәнен өйрәнегез. Бу сыйфатларны үз тормышыгызда күрсәтер өчен мөмкинлекләр эзләгез. Шулай ук бу сыйфатларны үстерергә тырышкан башка кешеләр белән аралашыгыз. Алар сезне «мәхәббәт һәм игелекле эшләргә дәртләндерә» ала (Еврейләргә 10:24).