Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

НӘФРӘТНЕ НИЧЕК ҖИҢӘРГӘ?

1 | Кешеләрне аермагыз

1 | Кешеләрне аермагыз

Изге Язмалардагы тәгълимат:

«Аллаһы кешеләрне аермый, ләкин үзеннән куркучыны һәм дөреслек кылучыны, ул кайсы гына халыктан булмасын, хуп күрә» (РӘСҮЛЛӘР 10:34, 35).

Бу нәрсәне аңлата?

Йәһвә * Аллаһы безне милләтебезгә, расабызга, тән төсебезгә я культурабызга карап хөкем итми. Ул мөһимрәк нәрсәгә — безнең эчке торышыбызга игътибар итә. Әйе, «кеше — күзләре күргәнне, ә Йәһвә йөрәкне күрә» (1 Ишмуил 16:7).

Нәрсә эшләп була?

Без кешенең йөрәген күрмәсәк тә, Аллаһыдан үрнәк алып, башкаларны аермаска тырыша алабыз. Кешеләргә төркемгә кебек түгел, ә аерым шәхесләргә кебек карагыз. Үзегездә берәр раса я милләт кешесенә карата тискәре хисләр туганын сизсәгез, Аллаһыга бу хисләрне тамыры белән йолкып ташларга ярдәм итсен дип дога кылыгыз (Зәбур 139:23, 24). Йәһвәдән чын күңелдән сорасагыз, ул сезгә, кешеләргә карата риясыз булыр өчен, көч бирер. Шикләнмәгез: ул сезне ишетәчәк һәм ярдәм итәчәк (1 Петер 3:12).

^ 6 абз. Йәһвә — Аллаһының шәхси исеме (Зәбур 83:18).

«Моңа кадәр мин беркайчан да ак тәнле кеше белән хәтта янәшәдә дә утырмадым... Хәзер мин халыкара кардәшлекнең бер өлеше» (ТАЙТУС).