Төп мәгълуматка күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШНЫ ҮЗГӘРТӘ

«Мин үземә кабер казый идем»

«Мин үземә кабер казый идем»
  • Туу елы: 1978

  • Туган иле: Сальвадор

  • Үткәндә: банда әгъзасы

ЭЛЕККЕГЕ ТОРМЫШЫМ

 «Аллаһы турында белем алырга теләсәң, Йәһвә Шаһитләре белән өйрәнүне дәвам ит»,— дигән сүзләрне ишеткәч, мин шаккаттым. Ул вакытта мин алар белән Изге Язмаларны өйрәнә идем. Минем тормышым турында бераз белгәч, сез ни өчен шаккатканымны аңларсыз.

 Мин Сальвадорда, Кесальтепеке шәһәрендә тудым. Без 15 бала идек, мин алтынчы булып тудым. Әти-әнием мине намуслы булырга һәм законга буйсынып яшәргә өйрәтте. Шуның өстәвенә Леонардо һәм тагын ике Йәһвә Шаһите безгә килеп, безнең белән Изге Язмаларны өйрәнә иде. Ләкин мин белгәннәремне кулланмадым һәм хата артыннан хата ясадым. 14 яшемдә мин мәктәптәге дусларым белән исерткеч эчемлекләр эчә һәм наркотиклар куллана башладым. Бер-бер артлы дусларым мәктәпне ташлап китеп, бандага кушылды. Мин дә аларга иярдем. Начар гадәтләребезгә күп акча китә иде, шуңа күрә без көне буе урамда хәер сорап, урлап йөрдек.

 Банда минем гаиләм булып китте. Мин аларга тугры булырга бурычлы дигән фикер белән яшәдем. Бер көнне бандадагы бер иптәшем наркотиклар тәэсирендә күршемне кыйнады. Кыйнашу вакытында күршем дустымны тынычландырырга теләп, полициягә шалтыратты. Ачуым чыгып, мин дустымны азат итәргә булдым: кулыма авыр тәпәч алдым да, күршемнең машинасын җимерә башладым. Күршем миннән: «Тукта»,— дип үтенсә дә, мин тәрәзәләрне ваттым һәм калган нәрсәне җимердем. Мин аны тыңларга теләмәдем.

 Миңа 18 яшь булганда, бандабыз белән полиция арасында бәрелеш килеп чыкты. Мин кулдан ясалган граната ыргытырга гына җыенган идем, әмма өлгермәдем: ул нигәдер минем кулымда шартлады. Хәтерлим, кулым калтырый иде, шуннан соң мин аңымны югалттым. Аңыма мин хастаханәдә килдем. Минем уң кулыма зыян килде, уң колагым ишетми һәм уң күзем дә күрми диярлек.

 Килгән зыянга карамастан, мин хастаханәдән бандага туры киттем. Әмма берникадәр вакыттан соң мине кулга алдылар һәм төрмәгә утырттылар. Анда минем банда белән арам ныгыды. Без көне буе бергә булдык: иртә белән марихуана тарттык, йоклар алдыннан гына аерылыша идек.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ

 Төрмәдә утырганда, яныма Леонардо килеп киткән иде. Сөйләшеп утырганда, ул минем уң кулымдагы татуировкага игътибар итте. «Татуировкаңдагы өч нокта нәрсәне аңлатканын беләсеңме?» — дип сорады ул. «Әйе, беләм: секс, наркотик һәм рок-н-ролл»,— дип җавап кайтардым мин. Әмма Леонардо: «Бу өч нокта хастаханә, төрмә һәм үлем түгелме? Син инде хастаханәдә булдым, хәзер төрмәдә, Алда нәрсә буласын да беләсеңдер» — диде.

 Леонардоның әйткәннәреннән мин шаккаттым. Ул хак иде. Шундый тормыш алып барып, мин үземә кабер генә казый идем. Леонардо миңа Изге Язмаларны өйрәнергә тәкъдим итте, мин ризалаштым. Изге Язмалардан белгәннәрем минем тормышымны үзгәртте. Изге Язмаларда «яманнар белән аралашу әхлакны боза» диелгән (1 Көринтлеләргә 15:33, искәрмә). Шуңа күрә мин иң башта яхшы дуслар табарга тиеш идем. Шундый максат куеп, мин банданың очрашуларына йөрми башладым. Моның урынына мин төрмә территориясендә үткәрелгән Йәһвә Шаһитләренең очрашуларына йөрдем. Шундый очрашуларның берсендә мин Андре́с белән таныштым: ул төрмәдә суга чумдырылу үтеп, Йәһвә Шаһите булып киткән иде. Ул миңа иртәнге ашны бергә ашарга тәкъдим итте. Шуннан бирле минем көнем марихуана тартудан бүтән башланмый иде. Без Андрес белән һәр иртә Изге Язмалардагы шигырь буенча фикер алыштык.

 Бандадагы иптәшләрем шунда ук миндәге үзгәрешләрне күрә башлады. Банда башлары арасыннан берсе минем белән сөйләшергә булды. Мин куркуга төштем. Мин: «Максатым турында белгәч, ул минем белән нишләр?» — дип борчылдым. Чөнки бандадан китү мөмкин түгел диярлек. Ул миңа: «Син безнең очрашуларыбызга бүтән йөрмисең, ә менә Йәһвә Шаһитләренең очрашуларына йөрисең. Нәрсә эшләргә җыенасың?» — диде. Мин: «Изге Язмалар өйрәнүемне дәвам итәргә һәм тормышымны үзгәртергә телим»,— дип җавап бирдем. Гаҗәпкә каршы, ул банданың минем карарыма каршы килмәячәген белдерде. Миңа Йәһвә Шаһите булырга теләгәнемне генә исбат итәргә кирәк иде. Шуннан соң ул мондый сүзләр әйтте: «Аллаһы турында белем алырга теләсәң, Йәһвә Шаһитләре белән өйрәнүне дәвам ит. Явызлык бүтән кылма. Мин сине котлыйм. Син дөрес юлда. Шаһитләр сиңа булыша ала. Кушма Штатларда булганда, алар да минем белән өйрәнгән иде. Минем кайбер туганнарым да — Йәһвә Шаһитләре. Курыкма. Бирешмә». Куркуым беркая да китмәде, әмма моңа шатлык да өстәлде. Мин эчемнән генә Йәһвә Аллаһыга рәхмәт әйттем. Мин үземне читлектән азат ителгән кош итеп хис иттем. Шунда мин Гайсәнең: «Сез хакыйкатьне белерсез, һәм хакыйкать сезне ирекле итәр»,— дигән сүзләрен аңладым (Яхъя 8:32).

 Элекке иптәшләрем наркотиклар тәкъдим итеп мине сыный иде. Дөресен генә әйткәндә, кайчак мин аларның тәкъдимнәрен кабул итә идем. Әмма берникадәр вакыт узгач һәм кайнар догалар кылгач, мин начар гадәтләрдән арына алдым (Зәбур 51:10, 11).

 Иреккә чыккач, күпләр мине элекке тормышыма кайтырмын дип уйлады. Ләкин мин кайтмадым. Алай гына да түгел, мин төрмәгә килеп китеп, тоткыннар белән Изге Язмалардан белгәннәремне уртаклаша идем. Ахыр чиктә элекке дусларым минем үзгәргәнемә инанды. Кызганычка каршы, дошманнарым тормышымдагы үзгәрешләр турында белми иде.

 Бер көнне вәгазьләп йөргәндә, мине һәм хезмәттәшемне коралланган бер банда уратып алды. Алар мине белә иде һәм мине үтерергә тели иде. Хезмәттәшем әдәпле сүзләр сайлап, ләкин шул ук вакыт кыюлык күрсәтеп, минем банда әгъзасы бүтән булмаганымны аңлатты. Мин үземне кулда тотарга тырыштым. Мине кыйнагач һәм территориябездә бүтән күренмә дип кисәткәч, алар коралларын яшерде һәм безне җибәрде. Изге Язмалар чыннан да тормышымны үзгәртте. Элек мин моның өчен үч алыр идем. Әмма ул көнне мин Изге Язмалардагы 1 Тисалуникәлеләргә 5:15 язылган киңәш буенча эш иттем: «Игътибарлы булыгыз: берегез дә һичкемгә явызлыкка явызлык белән кайтармасын, бер-берегезгә һәм бар кешеләргә һәрвакыт яхшылык эшләргә омтылыгыз».

 Йәһвә Шаһите булып киткәннән бирле мин намуслы кеше булырга тырышам. Бу җиңелләрдән түгел шул. Әмма Йәһвә Аллаһы, Изге Язмалардагы киңәшләр һәм яңа дусларым миңа максатыма ирешергә булышты. Мин элекке тормышыма беркайчан да кайтмам (2 Петер 2:22).

ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ

 Элек мин мәрхәмәтсез кеше идем, тиз кабынып китүчән идем. Үткәндәге кебек яшәгән булсам, мин инде күптән исән булмас идем. Изге Язмалардан белгәннәрем холкымны яхшыртты. Мин начар гадәтләрдән арындым. Дошманнарым белән тату яшәргә өйрәндем (Лүк 6:27). Минем дусларым яхшы: аларның ярдәме белән мин яхшы сыйфатлар үстерәм (Гыйбрәтле сүзләр 13:20). Тормышым бәхетле, мәгънәле. Мин үткәндә бар кылганнарымны кичергән Аллаһыга хезмәт итеп яшим (Ишагыя 1:18).

 2006 елда мин Өйләнмәгән абый-кардәшләр өчен Изге Язмалар мәктәбен тәмамладым. Берничә ел узганнан соң, мин өйләндем. Һәм без бергә яраткан хатыным белән кызыбызны үстерәбез. Хәзер мин үземә файда китергән Изге Язмалардагы принциплар турында күп сәгатьләр вәгазьләп йөрим. Шулай ук мин җыелышыбызда өлкән булып хезмәт итәм. Мин яшь чакта күп хаталар кылдым. Безнең яшьләребезнең дә шундый ук хаталар кылуларын һич теләмим, шуңа күрә аларга үз вакытымны сарыф итәм. Мин инде үземә кабер казымыйм, ә киләчәгемне төзим, чөнки Аллаһының Изге Язмаларда язылган вәгъдәләре һичшиксез үтеләчәк.