Төп мәгълуматка күчү

Тәмәке тарту гөнаһмы?

Тәмәке тарту гөнаһмы?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Изге Язмаларда тәмәке тарту a һәм башка шундый начар гадәтләр искә алынмый. Шулай да Изге Язмалардан Аллаһының кеше сәламәтлегенә зыян китерүче андый пычрак гадәтләргә карашын белеп була: Ул тәмәке тартуны гөнаһ дип саный.

  •   Тормышны кадерләү. «Аллаһы... һәркемгә тормыш, сулыш һәм барлык нәрсәне бирә» (Рәсүлләр 17:24, 25). Тормыш — Аллаһының бүләге, шуңа күрә без тәмәке тартып гомеребезне кыскартырга тиеш түгел. Тәмәке тарту вакытсыз үлемнең төп сәбәпләренең берсе булып тора.

  •   Якыныңны ярату. «Якыныңны үзеңне яраткандай ярат» (Маттай 22:39). Кешеләр арасында булганда тәмәке тарту ярату билгесе түгел. Тәмәке төтенен сулаучы кешенең тәмәке тартучылар еш кына авырган авырулар белән авырып китү ихтималы күпкә күбрәк була.

  •   Изгелек саклау. «Үз тәннәрегезне тере, изге, Аллаһыга яраклы корбан итеп бирегез» (Римлыларга 12:1). «Тән белән рухны нәҗесли торган һәр нәрсәдән үзебезне сафландырыйк һәм, Аллаһыдан куркуыбызны күрсәтеп, изгелегебезне камилләштерик» (2 Көринтлеләргә 7:1). Тәмәке тарту кеше өчен табигый нәрсә түгел, һәм бу гадәтне изге, ягъни саф дип атап булмый. Тәмәке тартучы организмга белә торып токсинар кертә һәм, шулай итеп, сәламәтлегенә зур зыян китерә.

Изге Язмаларда күңел ачу максаты белән марихуана я башка төрле наркотикларның кулланылуы турында әйтеләме?

 Изге Язмаларда марихуана да, башка наркотиклар да искә алынмый. Әмма анда язылганнардан андый зыянлы матдәләрне кулланудан читтә торырга кирәк дигән нәтиҗә ясап була. Югарыда әйтелгәннәрдән тыш, биредәге принципларны да исәпкә алу мөһим:

  •   Акылга хуҗа булу. «Аллаһың Йәһвәне... бөтен акылың белән ярат» (Маттай 22:37, 38). «Бар нәрсәдә аек фикерле булыгыз» (1 Петер 1:13). Наркотиклар кулланучы аек фикер йөреп, акылына хуҗа була алмый. Кызганыч, күпләр наркотик кулланырга ияләшә. Файдалы уйлар турында уйлар урынына, алар гел наркотик сату һәм куллану турында уйлый (Филипиялеләргә 4:8).

  •   Дәүләт законнарына буйсыну. «Хөкүмәтләргә һәм хакимиятләргә буйсынсыннар» (Титуска 3:1). Күп илләрдә наркотиклар куллану тыела. Аллаһының күңелен табарга теләсәк, безгә дәүләткә буйсынырга кирәк (Римлыларга 13:1).

a Тәмәке тарту турында әйткәндә, мәкаләдә тәмәке, сигара, трубка төтенен аңлы рәвештә эчкә алуны я кальян тартуны күздә тотыла. Әмма аста китерелгән принциплар тәмәке чәйнәү, иснәү, никотинлы электрон сигаретлар тарту һәм моңа охшаш башка нәрсә эшләүгә дә кагыла.