Төп мәгълуматка күчү

Кем күккә бара?

Кем күккә бара?

Изге Язмаларга нигезләнгән җавап

 Үлемнән соң күктә яшәр өчен, Аллаһы чикле санлы тугры мәсихчеләрне сайлаган (1 Петер 1:3, 4). Аллаһы аларны сайлагач, алар үзләрен мәсихчеләрчә тотарга тиеш һәм иманда үрнәк булырга тиеш, югыйсә күктәге үз мирасларын югалтулары бар (Эфеслеләргә 5:5; Филипиялеләргә 3:12—14).

Алар күктә нәрсә эшләячәк?

 Алар Гайсә белән бергә патшалар һәм руханилар булып 1000 ел хезмәт итәчәк (Ачылыш 5:9, 10; 20:6). Алар «яңа күкне» — күктәге хөкүмәтне тәшкил итәчәк. Бу хөкүмәт «яңа җир» — җирдә яшәүче кешеләр өстеннән идарә итәчәк. Шул идарәчеләр кешелек өчен кабат оҗмах шартлары булдырачак һәм шулай итеп Аллаһының башлангыч ниятен үтәячәк (Ишагыя 65:17; 2 Петер 3:13).

Күктә яшәр өчен ничә кеше терелтеләчәк?

 Изге Язмаларда күктә яшәр өчен 144 000 кеше терелтеләчәк дип әйтелә (Ачылыш 7:4). Ачылыш 14:1—3 тә язылган күренештә рәсүл Яхъя «Сион тавында басып торучы Бәрәнне һәм аның белән бергә 144 000 затны» күргән. «Бәрән» — терелтелгән Гайсә Мәсих (Яхъя 1:29; 1 Петер 1:19). «Сион тавы» — Гайсәнең һәм 144 000 нең күктәге югары урыны (Зәбур 2:6; Еврейләргә 12:22).

 Мәсих белән бергә идарә итәргә «чакырылганнар, сайланганнар» кече көтү дип атала (Ачылыш 17:14; Лүк 12:32). Шулай итеп аларның саны зур булмаячак икәнен һәм Гайсәнең бар сарыклары саны белән чагыштырганда әзрәк булачак икәнен күрәбез (Яхъя 10:16).

Күккә баручылар турында ялгыш фикерләр

 Ялгыш фикер: һәр яхшы кеше күккә бара.

 Изге Язмалардан факт. Аллаһы яхшы кешеләрнең күпчелеге җирдә яшәячәк дип вәгъдә иткән (Зәбур 37:11, 29, 34).

  •   Гайсә болай дигән: «Бер кешенең дә күккә күтәрелгәне юк» (Яхъя 3:13). Шулай итеп ул шуны күрсәткән: аңа кадәр үлгән яхшы кешеләр, мәсәлән, Ибраһим, Муса, Әюп һәм Давыт күккә күтәрелмәгән (Рәсүлләр 2:29, 34). Алар җирдә яшәр өчен терелтелүгә өметләнеп яши (Әюп 14:13—15).

  •   Күктә яшәр өчен терелтү — беренче терелтү дип атала (Ачылыш 20:6). Димәк башка терелтү дә булырга тиеш. Анысы җирдә яшәүчеләр өчен булачак.

  •   Аллаһы Патшалыгы идарә иткәндә «үлем... инде булмаячак» дип әйтелә Изге Язмаларда (Ачылыш 21:3, 4). Бу вәгъдә күктә берничек тә үтәлә алмый, чөнки анда үлем юк, димәк сүз җир турында бара.

 Ялгыш фикер: һәр кеше терелтелгәч үзе сайлый: я күккә барырга, я җирдә яшәргә.

 Изге Язмалардан факт. Аллаһы тугры мәсихчеләрнең кайсысы «Аллаһының бүләген — күкләрдәге тормышны» алачак икәнен билгели (Филипиялеләргә 3:14). Кешенең теләге дә, лаек дигән фикере дә монда бернинди роль уйнамый (Маттай 20:20—23).

 Ялгыш фикер: җирдә мәңге яшәргә өмет күктә яшәргә лаек булмаган кешеләр өчен генә.

 Изге Язмалардан факт. Аллаһы җирдә мәңге яшәячәк кешеләрне «минем халкым», «сайланганнарым» һәм «Йәһвә фатихалаган токым» дип атый (Ишагыя 65:21—23). Аларга зур хөрмәт күрсәтеләчәк: Алар Аллаһының кешелеккә карата башлангыч ниятен үтәячәк һәм кешеләр мәңге, камиллектә оҗмах җирдә яшәячәк (Яратылыш 1:28; Зәбур 115:16; Ишагыя 45:18).

 Ялгыш фикер: Изге Язмаларда искә алынган 144 000 саны букваль сан түгел, ул символик сан.

 Изге Язмалардан факт. Әйе, Ачылыш китабында символик саннар бар, әмма аларның кайберләре букваль сан итеп кулланыла. Мәсәлән, анда «Бәрәннең 12 рәсүленең исемнәре язылган иде» дип әйтелә (Ачылыш 21:14). 144000 санының букваль булуына астагы абзацта дәлилләр китерелә.

 Ачылыш 7:4 тә күктә яшәр өчен сайланганнарның яки «мөһерләнгәннәрнең санын ишеттем: алар 144 000 иде» дип әйтелә. Бу шигырьнең контекстында башка бер төркем — «һичкем санап чыга алмаслык бихисап күп кеше» турында әйтелә. «Бихисап күп кеше» дә коткаруны Аллаһыдан ала (Ачылыш 7:9, 10). Әгәр 144 000 саны символик икән һәм ул да билгесез сан икән, алайса, бу ике сан арасында — 144 000 һәм бихисап күп сан арасында бернинди дә аерма юк һәм алар аерылып тормый булып чыга. a

 144 000 турында шулай ук «беренче җимешләр итеп кешеләрдән сатып алынган» дип әйтелә (Ачылыш 14:4). «Беренче җимешләр» дигән сүз кечкенә сайланган төркемгә карый. Һәм бу исем урынлы да, чөнки ул Гайсә белән күктә идарә итәчәк кешеләрне тасвирлый, ә алар җирдә яшәүче билгесез санлы кешеләр белән идарә итәчәк (Ачылыш 5:10).

a Профессор Роберт Томас та Ачылыш 7:4 тә әйтелгән 144 000 саны турында болай дип язган: «Бу төгәл сан, ә 7:8 да билгесез сан турында сүз бара. Әгәр ул санны төгәл сан дип самасак, бу китаптагы бер санны да төгәл дип санар өчен сәбәп юк». («Revelation 1-7: An Exegetical Commentary», 474 нче бит).