Төп мәгълуматка күчү

Гайсә яхшы кеше генә булганмы?

Гайсә яхшы кеше генә булганмы?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Гайсә турында ул яхшы кеше генә булган дип әйтү дөрес булмас иде, чөнки ул яхшы кеше дә, һәм шул ук вакыт тарихка зур йогынты ясаган шәхес тә. Кайбер танылган тарихчыларның һәм язучыларның сүзләренә игътибар итегез:

 «Насара шәһәреннән Гайсә... һичшиксез, тарихтагы иң күренекле шәхес» (Герберт Уэллс, Англия тарихчысы).

 «Җирдә яшәгән кешеләр турында әйткәндә, Гайсәнең тормышы иң зур йогынты ясаган һәм бу йогынты вакыт узган саен көчәя генә» (Кеннет Латуретт, Америка тарихчысы һәм язучы).

 Ни өчен Гайсә тарихка шундый зур йогынты ясаган? Бу сорауга җавап Изге Язмаларда бар. Ул бер тапкыр үз шәкертләреннән алар аны кемгә саный дип сораган. Аларның берсе бик төгәл җавап биргән: «Син — Мәсих, тере Аллаһының Улы» (Маттай 16:16).