Төп мәгълуматка күчү

Ни өчен Гайсә исеме хакына дога кылырга кирәк?

Ни өчен Гайсә исеме хакына дога кылырга кирәк?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Аллаһы үзенә дога кылыр өчен бер юл гына билгеләгән: дога кылганда без Гайсә исеме хакына дога кылырга тиеш. Гайсә: «Мин — юл, хакыйкать һәм тормыш. Атам янына, минем аша үтмичә, беркем дә килми»,— дип әйткән булган (Яхъя 14:6). Үз тугры рәсүлләренә ул болай дигән: «Сезгә хак сүз әйтәм: минем исемем хакына Атадан нәрсә генә сорасагыз да, ул сезгә бирер» (Яхъя 16:23).

Гайсә исеме хакына дога кылыр өчен башка сәбәпләр:

  •   Без Гайсәне һәм аның Атасы Йәһвә Аллаһыны олылыйбыз (Филипиялеләргә 2:9—11).

  •   Безне коткарыр өчен Аллаһы Гайсәне йолым корбаны итеп биргән һәм без, аның аша дога кылып, бу корбан өчен аңа, үз рәхмәтебезне белдерәбез (Маттай 20:28; Рәсүлләр 4:12).

  •   Без Гайсәнең Аллаһы белән кешеләр арасындагы Арадашчы ролен таныйбыз (Еврейләргә 7:25).

  •   Без Гайсәгә Иң Баш Руханига буларак хөрмәт күрсәтәбез. Ул шул рольне үтәп безгә Аллаһы хуплавын алырга булыша (Еврейләргә 4:14—16).