Төп мәгълуматка күчү

Балага җенси мөнәсәбәтләр турында ничек сөйләргә?

Балага җенси мөнәсәбәтләр турында ничек сөйләргә?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Ни өчен балага җенси мөнәсәбәтләр турында сөйләргә кирәк? Изге Язмаларда үз баласына моның турында әти-әни сөйләргә тиеш дип әйтелә. Бу мәкаләдә китерелгән киңәшләр күп кенә әти-әниләргә булышкан. Киңәшләргә игътибар итегез.

  •   Оялмагыз. Изге Язмаларда җенси мөнәсәбәтләр һәм җенси әгъзалар турында яшермичә әйтелә. Аллаһы Исраил халкына бу яктан да балаларга белем бирергә кушкан (Канун 31:12; Левиләр 15:2, 16—19). Моңа кагылышлы сораулар каралганда, үзегезне сөйләшү ниндидер оят нәрсәләр турында баргандай тотмагыз.

  •   Яшенә карап өйрәтегез. Бала җенси яктан өлгерә башлагач кына барысын сөйләп бирер урынына, аңа әкрен-әкрен генә аңлата барыгыз. Әгәр балагыз нәрсәнедер инде аңлый ала икән, моны исәпкә алып аңа тиешле белем бирегез (1 Көринтлеләргә 13:11).

  •   Әхлак нормаларына өйрәтегез. Кайбер мәктәпләрдә балаларга җенси тәрбия бирелсә дә, Изге Язмаларда әти-әниләр үз балаларына җенси мөнәсәбәтләргә кагылышлы әхлак нормаларын аңлатырга тиеш дип әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 5:1—23).

  •   Балагыз сөйләгәндә аны тыңлагыз. Балагыз җенси мөнәсәбәтләргә кагылышлы сораулар бирә башласа, чиктән тыш борчылмагыз һәм ниндидер нәтиҗәләр ясарга ашыкмагыз. «Һәркем тыңларга әзер булсын, ә сөйләргә һәм ярсырга ашыкмасын»,— дигән киңәшне тотыгыз (Ягъкуб 1:19).

Балагызны бозык кешеләрдән яклар өчен нәрсә эшләп була?

Баланы үзен бозык кешеләрдән якларга өйрәтегез

  •   Үзегез белем алыгыз. Андый кешеләр баланы азгынлыкка тартыр өчен нәрсә эшли? Моның турында күбрәк белем алыгыз (Гыйбрәтле сүзләр 18:15; «Яшьләрнең сораулары. Гамәли киңәшләр» (рус) китабы, 2 нче том, 32 нче бүлекне карагыз).

  •   Балагызның тормышы белән кызыксынып торыгыз. Берәр кешенең ышанычлы булуына шикләрегез булса, баланы аның белән бергә калдырмагыз. Баланы тәрбияләп торыгыз (Гыйбрәтле сүзләр 29:15).

  •   Балагызны тыңлаучан булуга дөрес карарга өйрәтегез. Бала әти-әнисенә тыңлаучан булырга өйрәнергә тиеш (Көләсәйлеләргә 3:20). Ләкин баланы һәр олы кешене һәрвакыт тыңларга дип өйрәтсәгез, аны куркыныч хәлгә куюыгыз бар. Мәсихче әти-әниләр балага, мәсәлән, болай дип әйтә ала: «Сиңа берәр олы кеше Аллаһы эшләргә кушмаганны эшләргә кушса, моны эшләмә» (Рәсүлләр 5:29).

  •   Балагызны өйрәтер өчен гади адымнар. Мондый гади ситуациягә репетиция ясагыз. Бала бер үзе генә һәм сез якында юк. Шунда бер кеше моны күреп балага бәйләнә башлый. Баланы үзен якларга өйрәтегез. Бала: «Тимә миңа! Мин барысын башкаларга сөйләп бирәчәкмен!» — дип әйтсен һәм тизрәк йөгереп китсен. Бала андый киңәшне тиз онытыр, шуңа күрә, бәлки, моны кат-кат кабатларга туры килер (Канун 6:7).