Төп мәгълуматка күчү

Аллаһы тереклекнең төрле формаларын эволюция ярдәмендә барлыкка китергәнме?

Аллаһы тереклекнең төрле формаларын эволюция ярдәмендә барлыкка китергәнме?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Юк. Изге Язмаларда Аллаһы кешене һәм шулай ук «төрләренә карап» хайваннарны, үсемлекләрне барлыкка китерде дип ачык әйтелә a (Яратылыш 1:12, 21, 25, 27; Ачылыш 4:11). Изге Язмалар буенча, бар кешеләр — Адәм белән Хауваның, беренче кешеләрнең, токымы (Яратылыш 3:20; 4:1). Изге Язмалар Аллаһы тереклекнең төрле формаларын эволюция ярдәмендә барлыкка китергән дигән теорияне (кайчак бу теорияне теизм эволюциясе дип атыйлар) хупламый. Шул ук вакытта Изге Язмалардагы тереклекнең бер төре эчендә бер-берсеннән аерылып торуы турындагы мәгълүмат фәнни фактларга каршы килми b.

 Нинди теорияләр бар?

 Теизм теориясе тарафдарлары тормышның барлыкка килүен төрлечә аңлата. «Британия энциклопедиясе»ндә әйтелгәнчә, бу теория «Аллаһы, тере табигать дөньясын барлыкка китергәндә, табигый сайланыш белән җитәкчелек иткән» дигәнне үз эченә ала.

 Теизм эволюциясе киләсе төп фикерләрне үз эченә ала:

  •   Бар тере организмнарның борынгы вакытта уртак токымы булган;

  •   Бер биологик төр бөтенләй башка төргә үзгәреш процессын кичерә ала (кайчак бу үзгәрешләрне макроэволюция дип атыйлар);

  •   Эволюция процессы белән Аллаһы җитәкчелек итә.

 Эволюциянең теизм теориясе Изге Язмалар белән туры киләме?

 Эволюциянең теизм теориясе Яратылыш китабында барлыкка китерү турындагы язмаларны төгәл түгел дип саный. Әмма Гайсә Мәсих Яратылыш китабының өзеген тарихи факт итеп китергән (Яратылыш 1:26, 27; 2:18—24; Маттай 19:4—6). Изге Язмаларда Гайсә җиргә килер алдыннан күктә яшәгән һәм Аллаһыга «бар нәрсәне» булдырырга булышкан дип әйтелә (Яхъя 1:3). Шуңа күрә Аллаһы тереклекнең төрле формаларын эволюция ярдәмендә барлыкка китергән дигән теория Изге Язмалар белән туры килми.

 Үсемлекләрнең я хайваннарның яңа төрләре табыла алуы эволюцияне дәлиллиме?

 Изге Язмаларда бер төр эчендә нинди үзгәрешләр була алганы аңлатылмый. Әмма ул катнаш кушылдыру я әйләнә-тирә табигатьнең тәэсире аркасында үсемлекләрнең я хайваннарның яңа төрләренең барлыкка килә алуына каршы килми. Кайбер кешеләр мондый үзгәрешләрне эволюция дип санаса да, бу алай түгел. Катнаш кушылдыру я әйләнә-тирәнең тәэсире аркасында тереклекнең яңа формасы барлыкка килми.

a Яратылыш китабында кулланылган «төр» дигән сүз фәнни «төр» терминына караганда киңрәк мәгънәгә ия. Галимнәр еш кына яңа төр табылды дигәндә, бу чынында бер «төр» эчендәге төрлелек мисалы.

b Кайчакта андый үзгәрешләрне микроэволюция дип атыйлар.