Төп мәгълуматка күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ШИГЫРЬЛӘРГӘ АҢЛАТМА

Яратылыш 1:26: «Үзебезгә охшаш итеп кеше барлыкка китерик»

Яратылыш 1:26: «Үзебезгә охшаш итеп кеше барлыкка китерик»

 «Аннан соң Аллаһы болай диде: „Әйдә, үз сурәтебездә, үзебезгә охшаш итеп кеше барлыкка китерик. Диңгездәге балыклар, күктә очучы тереклек ияләре, йорт хайваннары, җирдә хәрәкәт итүче башка хайваннар һәм бөтен җир аңа буйсынсын“» (Яратылыш 1:26, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»).

 «Аллаһы: „Кешене Үз сурәтебездә, Үзебезгә охшатып яратачакбыз, —диде. Кеше диңгездәге балыклар, күктәге кошлар, җирдәге хайваннар — җирдә хәрәкәт итүче барлык тереклек һәм хәшәрәтләр өстеннән, җир йөзе өстеннән хакимлек итсен!“» (Яратылыш 1:26, Изге Китапны тәрҗемә итү институты тәрҗемәсе).

Яратылыш 1:26 ның мәгънәсе

 Кешеләр Аллаһыга охшаш итеп яратылган булган, ягъни алар Аллаһы ия булган сыйфатларга ия булып, аларны үстерә алган. Алар, мәсәлән, ярату, кызгану һәм гаделлек сыйфатлары күрсәтә ала. Шуңа күрә кешеләр Аллаһыдан үрнәк ала ала.

 «Аллаһы болай диде: „Әйдә, үз сурәтебездә... кеше барлыкка китерик“». Йәһвә Аллаһы a берәр кемне я берәр нәрсәне барлыкка китергәнче, күп еллар алдарак, бер куәтле рухи шәхесне яраткан. Соңыннан аны Гайсә дип атаганнар. Гайсә ярдәмендә «күктәге һәм җирдәге... һәммәсе» булдырылган булган (Көләсәйлеләргә 1:16). Гайсә Йәһвәнең төп-төгәл чагылышы. «Ул — күзгә күренмәс Аллаһының чагылышы», — дип әйтелә Көләсәйлеләргә 1:15 тә. Шуңа күрә Аллаһы, Гайсәгә мөрәҗәгать итеп, болай дигән: «Әйдә, үз сурәтебездә... кеше барлыкка китерик».

 «Йорт хайваннары... һәм бөтен җир аңа буйсынсын». Хайваннар Аллаһыга охшаш итеп яратылмаган. Кеше ярату күрсәтә ала, аның вөҗданы бар, ә хайваннар ярата да алмый, аларның вөҗданнары да юк. Шулай да Аллаһы үзе барлыкка китергән тереклек турында кайгырта. Шуңа күрә ул хайваннар кешеләргә «буйсынсын» дип әйткән. Изге Китапны тәрҗемә итү институты тәрҗемәсендә кеше «җир йөзе өстеннән хакимлек итсен» дип әйтелә. Шулай итеп Йәһвә кешеләргә хайваннар турында кайгыртырга кушкан (Зәбур 8:6—8; Гыйбрәтле сүзләр 12:10). Йәһвә кешеләр җир турында һәм анда яшәүче тереклек турында кайгыртыр дип көтә.

Яратылыш 1:26 ның контексты

 Яратылыш китабының беренче ике бүлегендә Галәмне, планетабызны һәм җирдәге тереклекне барлыкка китерү турында әйтелә. Йәһвә барысын оста итеп булдырган, ләкин кешеләр башка бар тереклектән аерылып тора. Барысын барлыкка китергәннән соң, Аллаһы «үзе барлыкка китергән нәрсәләрне күздән кичергән» һәм «барысының бик яхшы булуын күргән» (Яратылыш 1:31).

 Яратылыш китабындагы бар нәрсәнең ничек барлыкка китерелгәнен күрсәтүче өзекне аңлата торган кыска видеороликны карагыз.

Яратылыш 1:26 белән бәйле ялгыш карашлар

 Ялгыш караш. Хатын-кыз түгел, ир-ат кына Аллаһы сыйфатларын чагылдырып яшәргә сәләтле.

 Факт. Күп кенә тәрҗемәләрдә «кеше» дип тәрҗемә ителгән сүз укучыларда мондый фикер тудырырга мөмкин: монда ир-ат турында сүз бара. Ләкин бу контекстта кулланылган еврей сүзе ир-атлар да, хатын-кызлар турында да сүз барганда кулланыла. Шуңа ир-атлар да, хатын-кызлар да Аллаһы сыйфатларын чагылдыра ала, бу ике төркем дә Аллаһы хуплавын һәм мәңгелек тормыш бүләген ала ала (Яхъя 3:16).

 Ялгыш караш. Аллаһының безнекенә охшаш тәне бар.

 Факт. «Аллаһы — Рух ул» (Яхъя 4:24). Ул физик Галәмдә яшәми. Изге Язмаларда аның йөзе, куллары, йөрәге һәм башкасы турында әйтелсә дә, бу сүзләр безгә, кешеләргә, Аллаһыны яхшырак аңларга булышыр өчен генә кулланылган (Чыгыш 15:6; 1 Петер 3:12).

 Ялгыш караш. Яратылыш 1:26 Гайсә Аллаһы икәнен күрсәтә.

 Факт. Аллаһы белән Гайсә арасындагы мөнәсәбәтләр әти белән угыл мөнәсәбәтләренә тиң. Алар бер үк шәхес түгел. Гайсә Аллаһы аңардан бөегрәк дип әйткән (Яхъя 14:28). Моның турында күбрәк белер өчен, «Гайсә Мәсих — Аллаһымы?» дигән видеоролик карагыз я «Ни өчен Гайсә Аллаһы Улы дип атала?» дигән мәкаләне укыгыз.

 Яратылыш китабы турындагы кыска видеороликны карагыз.

a Йәһвә — Аллаһының шәхси исеме (Зәбур 83:18). «Кем ул Йәһвә?» дигән мәкаләне карагыз.