Төп мәгълуматка күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ШИГЫРЬЛӘРГӘ АҢЛАТМА

Маттай 6:33: «Патшалыкны... беренче урынга куеп яшәгез»

Маттай 6:33: «Патшалыкны... беренче урынга куеп яшәгез»

 «Шулай итеп, алга таба да Патшалыкны һәм Аллаһының тәкъвалыгын беренче урынга куеп яшәгез, һәм боларның барысы сезгә бирелер» (Маттай 6:33, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»).

 «Барыннан да бигрәк Аллаһының Патшалыгын һәм гадел ихтыярын эзләгез, һәм боларның барысы да сезгә насыйп ителер» (Маттай 6:33, Изге Китапны тәрҗемә итү институты тәрҗемәсе).

Маттай 6:33 нең мәгънәсе

 Аллаһы Патшалыгы — күктәге хөкүмәт. Бу хөкүмәт җирдә Аллаһының ихтыярын үтәячәк (Маттай 6:9, 10). Кеше Аллаһы Патшалыгын беренче урынга куеп яшәгәндә, ул аны эзли дип әйтеп була a. Андый кеше Аллаһы Патшалыгы турында белем алу белән генә шикләнми, ә шулай ук Патшалык башкарачак эшләр турында башкаларга сөйли (Маттай 24:14). Патшалыкны эзләүче кеше шулай ук аның килүе турында дога кыла (Лүк 11:2).

 Аллаһының тәкъвалыгы — Аллаһының яхшылык һәм явызлык нормалары (Зәбур 119:172). Кеше, Аллаһының әхлакый нормалары буенча яшәп, аның тәкъвалыгын эзли. Бу аңа һәрвакыт файда китерә (Ишагыя 48:17).

 «Боларның барысы сезгә бирелер» дигән вәгъдә буенча, Аллаһы аның Патшалыгын һәм нормаларын үз тормышында беренче урынга куйган кешеләр турында кайгыртачак (Маттай 6:31, 32).

Маттай 6:33 нең контексты

 Гайсәнең бу сүзләре — Маттай китабының 5—7 нче бүлекләрендә язылган Таудагы вәгазьнең өлеше. Һичшиксез, Гайсәне тыңлаган кешеләр арасында ярлылар күп булган. Бәлки, алар, үз матди ихтыяҗларын кайгыртыр өчен, күп эшләргә мәҗбүр булган, шуңа күрә Патшалык эшләренә аз вакыт калдырган. Ләкин Гайсә аларны Аллаһының үсемлекләрне һәм хайваннарны ничек кайгыртканына игътибар итәргә дәртләндергән. Аллаһы аның Патшалыгын эзләүче кешеләрне дә кайгыртырга вәгъдә итә (Маттай 6:25—30).

Маттай 6:33 кә кагылышлы ялгыш карашлар

 Ялгыш караш: Патшалыкны беренче урынга куеп яшәүче кеше баеп китәчәк.

 Факт: Гайсә, Патшалыкны эзләүче кешеләрнең бар кирәклесе — ризык һәм кием булачак, дип әйткән (Маттай 6:25, 31, 32). Әмма ул байлыкны вәгъдә итмәгән һәм байлык — Аллаһы фатихасының билгесе дип әйтмәгән. Киресенчә, Гайсә байлык артыннан куудан кисәткән, чөнки бу Патшалыкны беренче урынга куярга комачаулар иде генә (Маттай 6:19, 20, 24). Рәсүл Паул Аллаһы Патшалыгы хакына армый-талмый хезмәт иткән, ләкин кайчак ул да матди яктан мохтаҗлыкта булган. Гайсә кебек, Паул да башкаларны баерга теләү тозагыннан кисәткән (Филипиялеләргә 4:11, 12; 1 Тимутигә 6:6—10).

 Ялгыш караш: Аллаһының хезмәтчеләренә, үзләрен тәэмин итәр өчен, эшләргә кирәк түгел.

 Факт: Изге Язмалар буенча, Аллаһының хезмәтчеләре, үзләрен һәм үз гаиләләрен кайгыртыр өчен, эшләргә тиеш (1 Тисалуникәлеләргә 4:11, 12; 2 Тисалуникәлеләргә 3:10; 1 Тимутигә 5:8). Гайсә аның шәкертләре тик Патшалыкны гына эзләргә тиеш дип әйтмәгән. Ул аларны Патшалыкны беренче урынга куеп яшәргә өйрәткән.

 Аллаһы Патшалыгын беренче урынга куйган һәм үзләрен тәэмин итәр өчен эшләргә әзер булган кешеләргә Аллаһы һичшиксез ярдәм итәчәк (1 Тимутигә 6:17—19).

a «Алга таба да... беренче урынга куеп яшәгез» дип тәрҗемә ителгән грек фигыленең формасы дәвамлы процессны күрсәтә. Бу фигыльне «эзләвегезне дәвам итегез» дип тә тәрҗемә итеп була. Шулай итеп, Гайсә шәкертләре Патшалыкны вакытлыча гына түгел, ә һәрвакыт беренче урынга куеп яшәргә тиеш.