Төп мәгълуматка күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ШИГЫРЬЛӘРГӘ АҢЛАТМА

Маттай 11:28—30: «Миңа килегез. Мин сезгә тынычлык бирермен»

Маттай 11:28—30: «Миңа килегез. Мин сезгә тынычлык бирермен»

«Эштән йончыганнар, авыр йөк күтәреп йөрүчеләр — һәммәгез дә минем янга килегез, һәм мин җаннарыгызны яңартып җибәрермен. Минем камытымны киегез һәм миннән өйрәнегез, чөнки мин юаш, басынкы күңелле, һәм сез җаннарыгызны яңартырсыз. Минем камытым уңайлы һәм йөгем җиңел» (Маттай 11:28—30, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»).

«Хәлдән тайганнар, авыр йөктән интегүчеләр, һәммәгез дә Миңа килегез. Мин сезгә тынычлык бирермен. Камытымны үзегезгә киегез һәм Миннән өйрәнегез, чөнки Мин юаш, басынкы күңелле, һәм сез җаннарыгызга тынычлык табарсыз. Камытым уңайлы һәм йөгем җиңел!» (Маттай 11:28—30, Изге Китапны тәрҗемә итү институты).

Маттай 11:28—30 ның мәгънәсе

Гайсә үз тыңлаучыларын йомшак кына үзе янына килергә чакыра. Ул аларны үзеннән өйрәнергә өнди һәм алар, шулай итеп, җаннарын яңартачак, юаныч алачак дип ышандыра.

«Эштән йончыганнар, авыр йөк күтәреп йөрүчеләр — һәммәгез дә минем янга килегез». Гайсә бу чакыру сүзләрен төрле кагыйдәләр һәм кешеләр уйлап чыгарган традицияләрне үтәп яшәгән — «авыр йөк күтәреп йөрүче» кешеләргә әйткән булган. Бу йөкне аларга дини җитәкчеләр салган булган (Маттай 23:4; Марк 7:7). Гади халык шулай ук төрле кайгы-борчылулар һәм авыр эш аркасында йончыган булган. Аларга, ашарлык кына ризыклары булсын өчен, авыр эштә озак эшләргә туры килгән.

«Мин җаннарыгызны яңартып җибәрермен». Гайсә үзенең чакыруын кабул иткән кешеләргә ял, юаныч бирергә вәгъдә иткән. Ул аларга Аллаһы алардан чыннан да нәрсә таләп итә икәнен аңларга булышкан (Маттай 7:24, 25). Андый белем аларны ялган карашлардан һәм дини традицияләрдән азат иткән (Яхъя 8:31, 32). Гайсә тәгълиматларын өйрәнү һәм куллану тырышлык таләп итә. Андый өйрәнү һәм куллану кешенең җанын яңартып җибәрә.

«Минем камытымны киегез һәм миннән өйрәнегез». Изге Язмалар язылган чорда, эшләр башкарганда, еш кына камыт кулланганнар. Аны агачтан ясаганнар һәм, авыр йөкне күтәреп йөрер өчен, җилкәгә салганнар. «Камыт» дигән сүз берәр кемнең хакимлегенә һәм җитәкчелегенә буйсынуны үз эченә ала (Левилеләр 26:13; Ишагыя 14:25; Ирмия 28:4). «Миннән өйрәнегез» дигән сүзләр шәкерт, укучы булырга чакыру булып яңгырый. Шулай итеп Гайсә үз тыңлаучыларын, үзенә ияреп һәм үзеннән үрнәк алып, үзенең шәкерте булырга чакырган (Яхъя 13:13—15; 1 Петер 2:21).

«Сез җаннарыгызга тынычлык табарсыз». Гайсә шунда ук бар авырлыктан азат булырсыз дип әйтмәгән. Ләкин ул кешеләргә өмет һәм юаныч табарга булыша (Маттай 6:25—32; 10:29—31). Аның шәкерте булып киткән һәм аның тәгълиматларын кабул иткән кеше шуны аңлый: Аллаһыга хезмәт итү бу авыр йөк түгел, Аллаһының ихтыярын үтәү чын канәгатьлек китерә (1 Яхъя 5:3).

«Минем камытым уңайлы һәм йөгем җиңел». Гайсә үз көннәрендәге дини җитәкчеләргә охшаш булмаган. Ул басынкы һәм юаш булган (Яхъя 7:47—49). Ул үзен тупас тотмаган һәм чиктән тыш таләпчән булмаган. Гайсә игелекле булган, кешеләр аңа мөрәҗәгать итәргә курыкмаган. Ул үз шәкертләренең чикләрен дә белгән (Маттай 7:12; Марк 6:34; Лүк 9:11). Гайсә Аллаһының шәфкатьле булуы ничек кешеләргә файда китерә икәнен күрсәткән һәм аларны саф вөҗдан китерә торган көч алырга өйрәткән (Маттай 5:23, 24; 6:14). Гайсәнең гаҗәеп сыйфатларын күреп, кешеләр аңа тартылган. Алар шулай ук кешеләрне аның чакыруын кабул итәргә һәм аның шәкерте булып китәргә дәртләндергән.

Маттай 11:28—30 ның контексты

Гайсә Маттай 11:28—30 да язылган сүзләрне б. э. 31 елында Гәлиләя буйлап вәгазьләп йөргәндә әйткән булган. Гайсәнең бу чакыруын рәсүл Маттай гына язып калдырган. Ул кайчандыр салым җыючы яһүд булган, шуңа гади халык ничек җәберләнә икәнен үзе дә яхшы белгән. Моңа үз өлешен Римның салымнары гына түгел, ә яһүдләрнең бозылып беткән дини системалары да керткән. Шуңа күрә Гайсәнең чакыруын ишеткәч, Маттай үзе дә шатланып куйган. Гайсә андый чакыру сүзләрен үз Атасы Йәһвә a биргән хакимлекне кулланып әйткән. Җәберләнгән басынкы кешеләр белән ул үзен йомшак тоткан (Маттай 11:25—27).

Маттай бәян иткән Яхшы хәбәр Гайсәнең гаҗәеп сыйфатларын күрсәтә. Әйе, вәгъдә ителгән Мәсих һәм Аллаһы Патшалыгының идарәчесе шундый сыйфатларга ия! (Маттай 1:20—23; Ишагыя 11:1—5).

Маттай китабы турындагы кыска видеороликны карагыз.

a Йәһвә — Аллаһының шәхси исеме (Зәбур 83:18). «Кем ул Йәһвә?» дигән мәкаләне карагыз.