Төп мәгълуматка күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ШИГЫРЬЛӘРГӘ АҢЛАТМА

Зәбур 46:10: «Тез чүгегез, минем Аллаһы икәнемне белегез»

Зәбур 46:10: «Тез чүгегез, минем Аллаһы икәнемне белегез»

 «Тез чүгегез, минем Аллаһы икәнемне белегез. Халыклар мине мактаячак, бөтен җир мине мактаячак» (Зәбур 46:10, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»).

 «Тынычланыгыз! Мин — Аллаһы, шуны аңлагыз! Җир йөзендә, халыклар арасында исемем бөек булыр!» (Зәбур 45:11, Изге Китапны тәрҗемә итү институтының тәрҗемәсе).

Зәбур 46:10 ның мәгънәсе

 Аллаһы һәркемне үзенә гыйбадәт кылырга һәм үзенең җир белән идарә итәргә хокукын танырга өнди. Ул — иң кодрәтле шәхес һәм иң зур хакимлеккә ия. Мәңге яшәргә теләгән һәркем моны танырга тиеш (Ачылыш 4:11).

 «Тез чүгегез, минем Аллаһы икәнемне белегез». Кайбер тәрҗемәчеләр шигырьнең беренче сүзләрен «тынычланыгыз» дип тәрҗемә иткән. Шуңа күрә күпләр ялгыш мондый нәтиҗәгә килә: чиркәүләрдә хөрмәт күрсәтеп тавыш-тынсыз утырырга кирәк. Ләкин «тез чүгегез, минем Аллаһы икәнемне белегез» дип тәрҗемә ителгән еврей фразасы — Йәһвә a Аллаһының чакыруы. Ул бар халыкларга моны әйтә, аларны үзенә каршы килмәскә чакыра һәм үзе генә гыйбадәт кылуга лаек икәнен танырга өнди.

 Моңа охшаш чакыру 2 нче мәдхиядә язылган. Бу мәдхиядә Аллаһы үзенә каршы торучыларны кисәтә һәм аларга каршы чыгачак дип әйтә. Ә Аллаһы хакимлеген танучылар аңардан җитәкчелек, көч һәм зирәклек сорый. Андый кеше «аны үзенең сыенычы итә», ул бәхетле һәм үзен, аеруча авыр чорларда, имин хис итә (Зәбур 2:9—12).

 «Халыклар мине мактаячак, бөтен җир мине мактаячак». Үткәндә, Йәһвә Аллаһы үз халкын яклар өчен бөек кодрәтен кулланган һәм моның өчен макталган булган (Чыгыш 15:1—3). Киләчәктә мактау сүзләре аңа тагын да күбрәк агылачак. Ул вакытта җир йөзендә яшәүче һәркем аның хакимлегенә буйсынып һәм аңа гыйбадәт кылып яшәячәк (Зәбур 86:9, 10; Ишагыя 2:11).

Зәбур 46:10 ның контексты

 Изге Язмаларга багышланган бер белешмәлектә 46 мәдхия «үз халкын яклаучы Аллаһы кодрәтен мактый торган гимн» дип атала. 46 мәдхияне җырлаганда Аллаһы халкы Йәһвәнең үз халкын якларга һәм булышырга сәләтен, ышанычын чагылдырган (Зәбур 46:1, 2). Бу сүзләр аларның исләренә шуны төшереп торган: Йәһвә һәрвакыт алар белән булачак (Зәбур 46:7, 11).

 Халыкның Йәһвә Аллаһының яклау көченә ышанычын ныгытыр өчен, мәдхия җырлаучы аларны аның кодрәтле эшләре турында уйланырга чакыра (Зәбур 46:8). Ул аеруча аның сугышларны туктатырга сәләтенә игътибар итә (Зәбур 46:9). Йәһвә андый сәләтен инде күрсәткән дип әйтеп була, чөнки ул борынгы заманда үз халкын дошманнардан инде яклаган булган. Ләкин Изге Язмалар буенча, Аллаһы тиздән моны зуррак масштабта башкарачак. Ул җир йөзеннән бөтен сугышларны бетерәчәк (Ишагыя 2:4).

 Йәһвә үзенең бүгенге хезмәтчеләренә булышамы? Әйе, булыша. Рәсүл Паул мәсихчеләрне Аллаһыдан ярдәм эзләргә өндәгән (Еврейләргә 13:6). 46 мәдхиядә язылган фикерләр Аллаһының үз халкын якларга кодрәте барлыгына ышанычыбызны ныгыта. Нәтиҗәдә, без Аллаһыны «сыенычыбыз һәм көч-куәтебез» дип саный башлыйбыз (Зәбур 46:1).

 Зәбур китабы турындагы кыска видеороликны карагыз.

a Йәһвә — Аллаһының шәхси исеме (Зәбур 83:18). «Кем ул Йәһвә?» дигән мәкаләне карагыз.