Зәбур 86:1—17

Давытның догасы. 86  И Йәһвә, колак сал* һәм җавап бир миңа,Чөнки мин мескен җан, җәфа чигәм.+  Гомеремне сакла, мин бит сиңа тугрымын.+ Сиңа таянучы хезмәтчеңне коткар,Чөнки син минем Аллаһым.+  Миңа илтифат ит, и Йәһвә,+Чөнки сине көне буе чакырам.+  Хезмәтчеңнең күңелен күтәр,Чөнки сиңа дәшәм мин,* и Йәһвә.  И Йәһвә, син игелекле+ һәм кичерергә әзер,+Үзеңә ялварганнарның һәммәсенә син тугры мәхәббәтеңне мул итеп күрсәтәсең.+  И Йәһвә, догамны тыңла, Ярдәм сорап ялваруыма игътибарлы бул.+  Кайгы-хәсрәтле көнемдә сине чакырырмын,+Һәм син миңа җавап бирерсең.+  И Йәһвә, илаһлар арасында синең күк берәү дә юк,+Синекедәй эшләр юк.+  Син булдырган барлык халыклар,Килеп, сиңа сәҗдә кылыр, и Йәһвә,+Алар синең исемеңне данлар.+ 10  Чөнки син бөек һәм искиткеч эшләр кыласың,+Син — Аллаһы, тик син генә.+ 11  Мине үз юлыңа өйрәт, и Йәһвә.+ Мин хакыйкать юлыңнан йөрермен.+ Исемеңне тирән хөрмәт итәр өчен, йөрәгемне бербөтен ит.*+ 12  И Йәһвә Аллаһым, мин сине бөтен йөрәгем белән мактыйм,+Синең исемеңне мәңге данлармын, 13  Чөнки синең миңа карата тугры мәхәббәтең бөек,Син җанымны Кабер* тирәнлекләреннән коткардың.+ 14  И Ходай, масаючан адәмнәр миңа каршы күтәрелә,+Рәхимсез бәндәләр өере җанымны эзли,Алар сине санга алмый.*+ 15  Әмма син, и Йәһвә, шәфкатьле һәм кызганучан* Аллаһы,Син ярсырга ашыкмыйсың, тугры мәхәббәткә бай һәм һәрвакыт тугры.*+ 16  Миңа таба борыл һәм илтифат күрсәт.+ Хезмәтчеңә көч бир,+Кол хатыныңның улын коткар. 17  Миңа яхшылыгыңның билгесен* күрсәт,Шунда нәфрәт итүчеләрем моны күреп, оятка калыр. Чөнки син, и Йәһвә, ярдәмчем һәм юатучым минем.

Искәрмәләр

Яки «иелеп тыңла».
Яки «җанымны сиңа илтәм».
Яки «миңа бүленмәгән йөрәк бир».
Евр. шео́л. Сүзлекне к.
Яки «сине күз алдында тотмый».
Яки «киң күңелле».
Яки «хак».
Яки «дәлилен».

Искәрмәләр

Медиаматериал