Төп мәгълуматка күчү

ГАИЛӘ ӨЧЕН ЯРДӘМ | АТА-АНАЛАР

Шаккатыргыч хәбәрләр яңгыраганда, балаларыгызга ярдәм итегез

Шаккатыргыч хәбәрләр яңгыраганда, балаларыгызга ярдәм итегез

 Телевизордан, телефон, планшет һәм компьютердан һәрвакыт күңелсез хәбәрләр агыла. Еш кына андый хәбәрләр шаккатыргыч видеолар белән күрсәтелә.

 Бу хәбәрләрне балалар да күрә.

 Балаларыгыз андый хәбәрләрне ишеткәндә моңсуланып китмәсен өчен, сез аларга ничек булыша аласыз?

 Яңалыклар балаларга ничек тәэсир итә?

  •   Күп кенә балалар, күңелсез яңалыкларны ишеткәндә, бик кайгыра. Кайбер балалар, үз хисләрен белдермәсә дә, күңелсез хәбәрләр аркасында бик борчыла a. Ә ата-аналары чиктән тыш борчылучан булса, балалар тагы да ныграк куркуга бирелә.

  •   Балалар яңалыкларда күргәнне дөрес аңламаска мөмкин. Мәсәлән, кайбер балалар телевизордан күргән бәла-казалар үз гаиләләренә төшәчәк дип уйлый. Бәхетсез очрак кат-кат күрсәтелсә, бәләкәй бала бу очрак кат-кат кабатлана дип уйларга мөмкин.

  •   Балалар яңалыклар еш кына арттырып сөйләнә икәнен аңламаска мөмкин. Балалар шуңа төшенми: яңалыклар хезмәтләре, хәбәрләрен күбрәк кеше тыңласа, күбрәк акча ала. Шуңа күрә алар, күбрәк кешенең игътибарын яулар өчен, яңалыкларны күпертеп сөйли.

 Сез балаларыгызга ничек ярдәм итә аласыз?

  •   Балаларыгызның начар яңалыкларны каравын һәм тыңлавын чикләгез. Бу балаларыгыз дөньяда нәрсә булганын бөтенләй белергә тиеш түгел дигәнне аңлатмый. Шулай да алар начар хәбәрләрне кат-кат ишетсә, моның файдасы аз булыр.

     «Кайвакыт без ирем белән яңалыклар һәм аларның нечкәлекләре турында сөйләшәбез, ә безне ишеткән балаларыбызга моның ничек тәэсир итәчәге турында уйламыйбыз да» (Мария).

     Изге Язмалардагы принцип: «Кешене борчыган нәрсәләр аның күңелен төшерә» (Гыйбрәтле сүзләр 12:25).

  •   Балаларыгызны сабырлык белән тыңлагыз һәм хисләрен аңларга тырышыгыз. Балагызга яңалык турында сөйләшү авыр булса, аңа моның рәсемен ясарга тәкъдим итегез. Сөйләшкәндә, балагыз аңлаячак гади сүзләр кулланыгыз. Әмма кирәкмәгән нечкәлекләрне искә алмагыз.

     «Без, утырып, кызыбызны тыңлап алганда, ул үзен яхшырак хис итә. Ә менә: „Шундый заманада яшибез инде, нишлисең“,— дип әйтү һич булышмый» (Сарахи).

     Изге Язмалардагы принцип: «Һәркем тыңларга әзер булсын, сөйләргә... исә ашыкмасын» (Ягъкуб 1:19).

  •   Балаларыгызга яңалыкларга реаль карарга булышыгыз. Мәсәлән, балаларны урлау турындагы хәбәрне ишеткәч, бала бу еш була дип уйларга мөмкин. Балаларыгызга аларны яклар өчен нәрсә эшләгәнегезне аңлатыгыз. Шуны да онытмагыз: берәр фаҗига турында яңалыкларда ул сирәк булганга күрә сөйлиләр дә.

     «Балаларыгызга үз хисләрен кичереп чыгарга ярдәм итегез. Еш кына, хисләр — уй-фикерләрнең нәтиҗәсе, шуңа күрә, без балаларга уңай нәрсәләргә игътибар тупларга булышсак, алар үзләрен яхшырак хис итәр» (Лурдэс).

     Изге Язмалардагы принцип: «Зирәк йөрәкле кеше төшенүчән була һәм ышандырырлык итеп сөйли» (Гыйбрәтле сүзләр 16:23).

a Кечкенә балаларның куркуын мондый билгеләр буенча танып була: алар йоклаганда ятагында сия башлый, мәктәпкә йөрергә я ата-анасыннан аерым булырга курка ала.