Төп мәгълуматка күчү

Газаплар кайчан да булса бетәрме?

Газаплар кайчан да булса бетәрме?

Сез нәрсә диярсез?

  • әйе

  • юк

  • бәлки

ИНҖИЛДӘ БОЛАЙ ДИП ӘЙТЕЛӘ:

«Аллаһы... аларның һәр күз яшен сөртәчәк, һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак» (Ачылыш 21: 3, 4, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»).

БУ СҮЗЛӘР ШУНЫ АҢЛАТА:

Авырлыкларыбызның чыганагы — Аллаһы түгел (Ягъкуб 1:13).

Без газап чиккәндә, Аллаһы хәлебезне аңлый (Зәкәрия 2:8).

Бар газаплар һичшиксез юк ителәчәк (Зәбур 37:9—11).

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРГА ЫШАНЫП БУЛАМЫ?

Әйе. Аста моңа ике сәбәп китерелә.

  • Аллаһы газапларны һәм гаделсезлекне нәфрәт итә. Борынгы заманда, Аллаһы халкы җәберләнгәндә, Йәһвә Аллаһы нинди хисләр кичергән? Изге Язмаларда аңа дошманнарның үз халкы «белән мәрхәмәтсез тотуын» күрү авыр булган дип әйтелә (Хакимнәр 2:18).

    Кешеләр бер-берсенә зыян китергәндә, Аллаһы ваемсыз калмый. Мәсәлән, Изге Язмаларда Аллаһы өчен «гаепсезнең канын коючы куллар» җирәнгеч дип әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 6:16, 17).

  • Аллаһы һәр кеше турында кайгырта. Һәр кеше «үз газабын һәм үз әрнүен үзе белә», әмма Йәһвәгә дә бу билгеле! (2 Елъязма 6:29, 30)

    Йәһвә үз Патшалыгы ярдәмендә һәр кешенең газапларын бетерәчәк (Маттай 6:9, 10). Ә әлегә ул үзен чын күңелдән эзләгән кешеләрне юатып тора (Рәсүлләр 17:27; 2 Көринтлеләргә 1:3, 4).

НИЧЕК УЙЛЫЙСЫЗ:

Ни өчен Аллаһы газапларга юл куя?

Изге Язмаларда бу сорауга җавап бар. РИМЛЫЛАРГА 5:12 һәм 2 ПЕТЕР 3:9 ны карагыз.