Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

DEA/G. Dagli Orti/De Agostini via Getty Images

Ульрих Цвингли Изге Язмалардагы хакыйкатьне эзләгән

Ульрих Цвингли Изге Язмалардагы хакыйкатьне эзләгән

 Бүген эчкерсез дини кешеләрнең күбесе үзләре тоткан тәгълиматлары Изге Язмаларга нигезләнгәнме юкмы икәнен тикшереп чыга ала. Ләкин 16 гасыр башында хәл башкарак булган. Ни өчен? Чөнки күпчелек кешенең үз туган телендә Изге Язмалар китабы булмаган. Шуңа күрә чиркәүгә йөргән кешеләрнең берничәсе генә чиркәү өйрәткән тәгълиматлар Изге Язмаларда әйтелгәнгә туры киләме икәнен тикшерә алган. Руханилар да бу яктан гел дә ярдәм итмәгән дип әйтеп була. «Швейцариядәге чиркәүләр коррупциягә баткан булган,— дип әйтелә «Христиан чиркәүләренең тарихы» дигән китапта.— Руханилар имеш-мимешкә ышанучы надан кешеләр булган һәм әхлаксыз тормыш алып барган» («History of the Christian Church»).

 Шул көннәрдә Ульрих Цвингли исемле бер кеше, хакыйкатьне табар өчен, Изге Язмаларны тикшереп өйрәнә башлый. Ул нәрсәләр тапкан? Алган белемне башкаларга ничек сөйләгән? Аның тормышыннан һәм тоткан тәгълиматларыннан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

Ульрих Цвингли хакыйкать белән таныша башлый

 20 яшьләрендә Ульрих католик рухание булырга хыяллана башлый. Ул көннәрдә, моның өчен фәлсәфә фәнен, чиркәү гореф-гадәтләрен һәм «Чиркәү Аталары»ның язмаларын өйрәнергә кирәк булган. Ләкин Изге Язмаларның үзен өйрәнмәгәннәр.

 Ульрих Изге Язмалардагы хакыйкать белән ничек таныша башлаган соң? Швейцариядәге Базель шәһәрендәге университетта укыганда, ул Томас Виттенбах лекцияләренә йөргән. Томас чиркәүләр гамәлгә керткән индульгенция системасын дөрес түгел дип санаган. a Тәрҗемәи хәлләр турында бер язучы Виттенбах ярдәмендә Цвингли шуны аңлаган дип яза: «Мәсих безнең гөнаһлар өчен үлгән булган» (1 Петер 3:18). Чиркәү җитәкчеләре, акча түләсәң, гөнаһларыңны кичерә алабыз дип өйрәткән. Гайсәнең корбаны гына гөнаһларыбызны кичерер өчен бердәнбер нигез икәнен аңлагач, Цвингли шул чиркәү тәгълиматын кире каккан (Рәсүлләр 8:20). Шулай да ул укуын ташламаган һәм 22 яшендә католик рухание итеп билгеләнгән.

 Шуннан соң ул грек телен өйрәнә башлаган. Аның Инҗил язылган телне аңлыйсы килгән. Ул шулай ук Эразм хезмәтләрен өйрәнгән һәм шуны аңлаган: Изге Язмалар буенча, Гайсә — Аллаһы белән кешеләр арасында арадашчы гына (1 Тимутигә 2:5). Шуңа күрә ул католикларның Аллаһыга изгеләр аша дога кылырга кирәк дигән тәгълиматын шик астына алган.

 30 яшьләренә җиткәч ул тагын да тырышыбрак хакыйкатьне эзли башлаган. Ләкин шул ук вакыт армия сафларында рухани булып хезмәт иткән һәм, Италияне буйсындырыр өчен, Европадагы сугышларда катнашкан. Меленьяно шәһәре янында 1515 елда булган бәрелештә ул католикларның башка меңләгән католикны үтергәнен үз күзләре белән күреп торган. Берничә ел узганнан соң, ул Грек Язмаларның зур гына өлешен кулдан күчереп язган һәм аны яттан белгән. 1519 елда ул Швейцариянең сәяси үзәгендә — Цюрихта яшәгән. Шунда ул, ниһаять, мондый нәтиҗәгә килгән: чиркәү Изге Язмалар белән расланмаган һәркайсы тәгълиматны кире кагарга тиеш. Әмма башкалар да моны аңласын өчен нәрсә эшләргә?

«Андый вәгазьне әле ишеткән юк иде!»

 Цвингли шуны аңлаган: кешеләр Изге Язмалардагы хакыйкатьне ишетсә, дини ялганны кире кагачак. Аны Цюрихтагы күренекле Гроссмюнстер чиркәвендә рухани итеп билгеләгәннәр. Ул үз вәгазьләрен бик кыю үзгәреш белән башлаган: руханилар үз чыгышларын гасырлар буе латин телендә b алып барган булса, Цвингли башкарак эшләргә булган. Ул яхшы хәбәрне Изге Язмаларның үзеннән укып сөйләгән. Бүлек артыннан бүлекне үткән, башыннан ахырына кадәр карап чыккан. Изге Язмаларны аңлатыр өчен, ул «Чиркәү Аталары» язуларын кулланмаган, Изге Язмаларга үзендә язылган сүзләрне үзенә аңлатырга мөмкинлек биргән. Ул катлаулырак урыннарны аңлаешлы урыннарны кулланып аңлаткан (2 Тимутигә 3:16).

Sergio Azenha/Alamy Stock Photo

Цюрихтагы Гроссмюнстер чиркәве

 Үз вәгазьләрендә Цвингли Изге Язмаларның көндәлек тормыш өчен файдалы булуына басым ясаган. Андагы әхлакый нормаларны аңлаткан, шулай ук Гайсәнең әнисенә — Мәрьямгә һәм изгеләргә табыну дөрес түгел икәнен аңлаткан. Ул индульгенцияне сатып алу Изге Язмаларда әйтелгәнгә каршы килә дигән һәм руханиларның әхлаксыз тормыш алып барулары турында ап-ачык итеп сөйләгән. Кешеләр моны ничек кабул иткән? Аның беренче вәгазеннән соң кайберәүләр болай дигән: «Андый вәгазьне әле ишеткән юк иде!» Бер тарихчы Цвингли вәгазьләренең файдасы турында болай дип язган булган: «Руханиларның ахмаклыгы һәм әхлаксызлыгы аркасында чиркәүләрне ташлап киткән кешеләр кире кайта башлаган».

 1522 елда руханилар кешеләрне чиркәү тәгълиматларына каршы килгән эшләр эшләмәскә өндәгән. Моның өчен руханилар Цюрихтагы политикларны кулланган. Ахыр чиктә Цвинглины еретик дип атаганнар. Ул компромисска барырга ризалашмаган һәм үзен католик рухание дип бүтән атамаска кушкан.

Цвингли нәрсә эшләгән?

 Цвингли рухани булып хезмәт итмәсә дә, вәгазьләү эшен дәвам иткән һәм башка кешеләргә белгәннәрен җиткергән. Кешеләр аның вәгазьләрен яратып тыңлаган һәм ул бик популяр булып киткән. Шуңа күрә Цюрихтагы политиклар аңа колак сала башлаган. Шул политикларны кулланып, ул Цюрихта дини реформалар ясарга тырышкан. Мәсәлән, 1523 елда ул Цюрихтагы суд органнарын Изге Язмаларга нигезләнмәгән дини тәгълиматларны таратуны рөхсәт итмәскә күндергән. Ә 1524 елда потларга табыну — законны бозу дигән карар кабул итәргә этәргән. Җирле хакимиятләр шул көннәрдәге Цвингли кебек вәгазьчеләр белән бердәмлектә эш иткән һәм, халык хуплавын алып, алтарьларны, потларны, төрле сурәтләрне һәм реликвияләрне юк итүне күзәтеп торган. Бер китапта болай диелә: «Викинглар килгәч, дини биналарны талап чыкканнар. Моны исәпкә алмасаң, көнбатыш чиркәүләргә [Цвингли көннәрендәге кебек] зур зыян китергәннәре әле булмаган» («Zwingli—God’s Armed Prophet»). 1525 елларда Цвингли ярдәмендә, җирле хакимиятләр чиркәү биналарын хастаханәләр итеп куллана башлаган, ә монахларга һәм монахиняләргә өйләнергә һәм кияүгә чыгарга рөхсәт иткәннәр. Ул шулай ук мессаны Изге Язмалардагы үрнәк буенча үткәрергә һәм гади бәйрәм итү белән алмаштырырга тәкъдим иткән (1 Көринтлеләргә 11:23–25). Тарихчылар әйткәнчә, Цвингли тырышлыклары ярдәмендә, Цюрихтагы диннәр һәм политиклар берләшкән, шулай ук реформация өчен һәм яңа протестантлар дине өчен нигез салынган булган.

1536 елда бастырылган Цюрих Изге Язмалары. Йәһвә Шаһитләренең төп идарәсе (Уорвик)

 Цвингли башкарган эшләрнең иң әһәмиятлесе — Изге Язмаларны тәрҗемә итү. 1520 елларда ул, бер төркем белгечләре белән бергә, төп нөсхәнең еврей һәм грек телендәге текстларын, шулай ук, грек Септуагинтасы белән латин телендәге Вульгатаны кулланып, эшкә керешкән. Алар бергәләп гади ысул кулланган. Башта алар төп нөсхәдән һәр шигырьне укып чыкканнар. Аннан соң шул шигырьне ышанычка лаек тәрҗемәләрдән караганнар. Шуннан соң алар шул шигырьнең мәгънәсе турында фикер алышкан һәм ясалган нәтиҗәне язып куйганнар. Аллаһы Сүзен тәрҗемә итәр өчен һәм аңлатыр өчен, алар күп тырышлык куйган һәм, нәтиҗәдә, 1531 елда бер томлы Цюрих Изге Язмалары дөнья күргән.

 Цвингли бик эчкерсез булса да, башкаларның карашларын хөрмәт итмәгән һәм кешеләргә карата аяусыз булган. Мәсәлән, 1525 елда ул Анабаптистларны хөкем итүдә катнашкан. Анабаптистлар Цвинглиның сабыйларны суга чумдырырга кирәк дигән өйрәтүе белән риза булмаган. Соңрак судлар сабыйларны суга чумдыруга каршы чыккан кешеләрне үлемгә хөкем иткәндә, Цвингли бу бик каты хөкем карары дип моңа каршы чыкмаган. Кешеләрне яңа тәгълиматларны кабул итәргә мәҗбүр итәр өчен, ул политикларны, хәтта сугышчыларны, кулланырга өндәгән. Ләкин Швейцариянең кайбер католик районнарында аның реформаларына каршы торганнар. Нәтиҗәдә, гражданнар сугышы башланган. Цвингли Цюрих солдатлары белән бергә сугышка киткән һәм аны үтергәннәр. Аңа 47 яшь булган.

Цвингли башкарган эшнең уңай һәм тискәре яклары

 Цвингли, һичшиксез, тарих барышына үз өлешен керткән. Шулай да ул, Мартин Лютер һәм Жан Кальвин белән чагыштырганда, алай ук танылган кеше түгел. Цвингли, Мартин Лютер белән чагыштырганда, Рим католик чиркәүләренең тәгълиматларына күпкә катырак каршы чыккан. Аның шул адымнары ярдәмендә кешеләргә Кальвин тараткан карашларны кабул итәргә күпкә җиңелрәк булган. Шуңа күрә аны Реформациянең Өченче кешесе дип атаганнар.

 Цвингли башкарган эшнең уңай да, тискәре дә яклары бар. Үз карашларын таратыр өчен ул сәясәткә кереп баткан һәм сугышларда катнашкан. Моның аркасында ул Гайсә Мәсих калдырган үрнәк буенча бүтән эш итмәгән. Чөнки Гайсә сәясәттә дә катнашмаган һәм үз шәкертләрен дошманнарын үтерергә түгел, ә яратырга өйрәткән (Маттай 5:43, 44; Яхъя 6:14, 15).

 Шулай да Цвингли Изге Язмаларны тирән өйрәнүче кеше дип санала. Ул алган белемнәре белән уртаклашкан. Ул Изге Язмалардагы күп кенә хакыйкатьләрне ачыкларга булышкан һәм башкаларга да шулай ук эш итәргә булышкан.

a Индульгенцияләрне чиркәү җитәкчеләре чыгарган. Бу үзенә күрә бер указ булган. Шул указлар, кеше үлгәч, чистилищеда алырга тиешле җәзаны киметкән я хәтта аны гамәлдән чыгарган дип саналган.

b Лекторий — китап. Анда, ел дәвамында укыр өчен, Изге Язмалардан шигырьләр сайлап алынган булган.