Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Military equipment: Anton Petrus/Moment via Getty Images; money: Wara1982/iStock via Getty Images Plus

УЯУ ТОРЫГЫЗ!

Сугышларга 2 триллионнан артык доллар сарыф ителә. Сугыш шул бәягә генә төшәме?

Сугышларга 2 триллионнан артык доллар сарыф ителә. Сугыш шул бәягә генә төшәме?

 Сугышларны алып барыр өчен гаять зур акча тотыла.

  •   «Үз илләрен яклар өчен хөкүмәтләр бөтен дөнья буенча 2,2 триллион доллар сарыф иткән. Бу үзенә күрә бер рекорд булды» («Вашингтон пост», 13 февраль, 2024 ел).

 Ләкин сугыш бәясе акча белән генә үлчәнми. Моңа бер мисал: Украинадагы сугыш.

  •   Солдатлар. Кайбер чыганаклар буенча, ике ел эчендә Украинадагы сугышта үлгән я яраланган солдатларның саны 500 000 гә җитә.

  •   Сугышта катнашмаган кешеләр. БМО хәбәр иткәнчә, сугыш аркасында 20 000 нән артык кеше я үлгән, я яраланган булган. Ләкин БМОның генераль сәркатибе ярдәмчесе Мирослав Енча болай дип әйтә: «Бу коточкыч сугыш аркасында күп кенә гаепсез кешеләрнең тормышы челперәмә килде. Моны һич тә бәяләп булмый» a.

 Сугышлар һәм коралланган конфликтлар бөтен җир йөзе буйлап яшәүче кешеләргә күп газап китерә.

  •   114 миллион кешегә сугышлар һәм җәбер-золым аркасында үз йортларын ташлап китәргә туры килгән (БМО саннары, сентябрь, 2023 ел).

  •   783 миллион кеше ачлыктан һәм ризык җитмәвеннән газап чигә. «Конфликтлар әле дә ачлыкның төп сәбәбе булып кала, чөнки дөньядагы ачлыктан интегүчеләрнең 70 проценты сугыштан һәм җәбер-золымнан зыян күргән районнарда яши» (БМОның Бөтендөнья азык-төлек программасы).

 Сугышлар кайчан да булса бетәрме? Җир йөзендә кайчан да булса тынычлык урнашырмы? Бер кеше дә ачлыктан һәм ярлылыктан интекмәсен өчен планетыбыздагы бар нәрсәне дөрес кулланырга өйрәнербезме? Изге Язмаларда моның турында нәрсә әйтелә?

Безнең көннәрдәге коточкыч вакыйгалар

 Изге Язмаларда алдан әйтелгәнчә, төрле илләрдә сугышлар булачак. Алар Изге Язмаларда чабып баручы җайдак итеп күрсәтелә.

  •   «Шунда кызыл ат чыкты. Аның җайдагына, кешеләр бер-берсен үтерсен өчен, җирдән тынычлыкны алырга рөхсәт ителде. Җайдакка зур кылыч бирелде» (Ачылыш 6:4).

 Шул җайдак артыннан тагын ике җайдак чаба. Алар — ачлык белән үлемнең символы. Кешеләр авырулар һәм башка сәбәпләр аркасында үлә (Ачылыш 6:5—8). Изге Язмалардагы бу пәйгамбәрлек турында «Дүрт җайдак. Кемнәр алар?» дигән мәкаләдә әйтелә. Анда шулай ук бу пәйгамбәрлекнең безнең көннәрдә үтәлгәненә дәлилләр китерелә.

Тыныч киләчәк

 Тиздән дөнья байлыклары сугышлар алып барыр өчен сарыф ителмәячәк. Ләкин андый үзгәрешне кешеләр түгел, ә Аллаһы башкарачак.

  •   Изге Язмаларда Аллаһы турында болай дип әйтелә: «Ул бөтен җирдә сугышларны туктата» (Зәбур 46:9).

  •   Ул сугыш китергән бар зыянны юк итәчәк. «Ул аларның һәр күз яшен сөртәчәк, һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак. Чөнки элеккегеләр үтеп китте» (Ачылыш 21:4).

  •   Ул җир йөзендә тынычлык урнаштырачак. Аны инде беркем дә боза алмаячак. «Минем халкым тынычлык хөкем сөргән урыннарда, куркынычсыз җирләрдә һәм имин торакларда яшәр» (Ишагыя 32:18).

 Изге Язмалардагы пәйгамбәрлек буенча, сугышлар һәм безнең көннәрнең үзенчәлекләре шуны күрсәтә: тыныч киләчәк инде бик якын!

 Аллаһы җирдә тынычлыкны үзенең күктәге хөкүмәте ярдәмендә урнаштырачак. Изге Язмаларда шул хөкүмәт Патшалык дип атала (Маттай 6:10). Аллаһы Патшалыгы нәрсә ул? Ул кешеләр өчен нәрсә башкарачак? Моның турында бу кыска видеодан белеп була: «Аллаһы Патшалыгы нәрсә ул?».

a Мирослав Енчиның 2023 елның 6 декабрендәге чыгышы.