Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ничек исерткеч эчемлекләрне чамалап эчәргә?

Ничек исерткеч эчемлекләрне чамалап эчәргә?

 Кайбер кешеләр стресс вакытында, үзләрен ялгыз хис иткәндә я моңсу булганда, исерткеч эчемлекләрне күбрәк эчә. Сез дә күбрәк эчә башлаганыгызга игътибар итсәгез, ничек моны контрольдә тотарга һәм мавыгып китмәскә? Киләсе киңәшләр сезгә булышыр.

 Күпме эчәргә?

 Изге Язмаларда нәрсә әйтелә? «Күп шәраб эчүчеләр, шартлаганчы ит ашаучылар арасында булма» (Гыйбрәтле сүзләр 23:20).

 Игътибар итегез. Изге Язмалар чаманы белеп эчүне тыймый (Вәгазьче 9:7). Шулай да анда чаманы белеп эчү, артык эчү һәм эчкечелек арасында аерма бар дип әйтелә (Лүк 21:34; Эфеслеләргә 5:18; Титуска 2:3). Артык эчү дөрес булмаган карарларны кабул итүгә китерә, шулай ук сәламәтлекне һәм башкалар белән мөнәсәбәтләрне боза (Гыйбрәтле сүзләр 23:29, 30).

 Күп хөкүмәтләр, чаманы белеп эчү һәм артык эчү арасында аерманы күрсәтер өчен, кешенең көн дәвамында күпме эчкәнен һәм атнасына ничә көн эчкәнен исәпкә ала a. Әмма исерткеч эчемлекләр төрле кешеләрнең организмына төрлечә тәэсир итә. Шуңа күрә кайвакыт бөтенләй эчмәү дөрес булыр иде. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы буенча:

 Хәтта бер я ике генә стандарт порция артык була ала. Мәсәлән:

  •   Машина йөрткәндә

  •   Йөклелек я бала имезү вакытында

  •   Кайбер даруларны кабул иткәндә

  •   Сәламәтлек белән авырлыклар булганда

  •   Эчүне контрольдә тота алмаганда

 Мин чамадан тыш күп эчә башламадыммы?

 Изге Язмаларда нәрсә әйтелә? «Үз юлларыбызны тикшерик һәм аларны күзәтеп торыйк» (Ирмиянең елавы 3:40).

 Игътибар итегез. Эчү гадәтләрегезне һәрвакыт тикшерсәгез һәм кирәк булганда үзгәрешләр ясасагыз, сез үзегезне исерткеч эчемлекләрнең зыянлы тәэсиреннән якларсыз. Контрольне югалтуыгызны киләсе билгеләр күрсәтә ала.

  •   Сез бәхетлерәк булыр өчен эчәсез. Сезгә үзегезне иркенрәк я күңеллерәк хис итәр өчен, эчеп алырга кирәк. Сез авырлыкларны кичереп чыгар өчен эчәсез.

  •   Сез элеккегә караганда күбрәк эчә башладыгыз. Сез ешрак эчә башладыгыз. Сез элеккегә караганда катырак эчемлекләр эчәсез һәм, элеккеге тәэсирне сизәр өчен, сезгә күбрәк эчәргә кирәк.

  •   Исерткеч эчемлекләрне эчү аркасында сезнең өйдә я эштә авырлыкларыгыз туды. Мәсәлән, исерткеч эчемлекләргә сез артык күп акча сарыф итәсез.

  •   Эчеп алгач, сез акылсыз карарлар кабул итәсез, мәсәлән, машина йөртәсез, йөзәргә барасыз я игътибарны таләп итүче эш башкарасыз.

  •   Эчүегез башкаларның борчуын тудыра. Алар борчуларын белдергәндә, сез аклана башлыйсыз. Сез эчүегезне башкалардан яшерәсез яисә күпме эчүегезне әйтмисез.

  •   Сезгә туктау авыр. Сез азрак эчәргә я бөтенләй эчмәскә тырышып карадыгыз, ләкин булдыра алмадыгыз.

 Исерткеч эчемлекләрне чамалап эчәргә булышучы биш киңәш

 1. План корыгыз.

 Изге Язмаларда нәрсә әйтелә? «Тырыш кешенең ниятләре уңышка илтә» (Гыйбрәтле сүзләр 21:5).

 Киңәш. Сез эчәчәк көннәрне сайлагыз. Бу көннәрне күпме эчәчәгегезнең чамасын билгеләгез. Һәр атна ким дигәндә ике көнне эчмичә үткәрергә планлаштырыгыз.

 «Регуляр рәвештә билгеле бер көннәрне исерткеч эчемлекләрсез үткәрү сезне мавыгып китүдән яклар»,— дип әйтә исерткеч эчемлекләргә кагылышлы белем бирүче Британиядәге бер оешма.

 2. Планыгызны тормышка ашырыгыз.

 Изге Язмаларда нәрсә әйтелә? «Ә хәзер аны [башлаган эшегезне] төгәлләгез» (2 Көринтлеләргә 8:11).

 Киңәш. Күпме эчкәнегезне төгәл чамалар өчен, исерткеч эчемлекләрнең стандарт берәмлекләрен белегез. Үзегезгә ошаган файдалы, исерткеч булмаган эчемлекләрне табыгыз. Алар гел кул астында булсын.

 «Кечкенә үзгәрешләр сезне исерткеч эчемлекләр белән бәйле проблемалардан саклый ала»,— дип әйтә алкоголизмны өйрәнүче Кушма Штатлардагы бер институт (U.S. National Institute on Alcohol Abuse and Alcoholism).

 3. Үз карарларыгыз буенча эш итегез.

 Изге Язмаларда нәрсә әйтелә? «Сезнең „әйе“ дигәнегез „әйе“ булсын, „юк“ — „юк“ булсын» (Ягъкуб 5:12).

 Киңәш. Планыгызга каршы килеп, берәрсе сезгә эчәргә тәкъдим итсә, ипләп кенә, әмма шул ук вакыт тәвәккәллек белән «юк» дияргә әзер булыгыз.

 «Андый тәкъдимнәрне тизрәк кире каксагыз, бирешүегезнең ихтималлыгы кимер» (U.S. National Institute on Alcohol Abuse and Alcoholism).

 4. Карарыгызның файдасы турында уйланыгыз.

 Изге Язмаларда нәрсә әйтелә? «Эшнең ахыры аның башыннан яхшырак» (Вәгазьче 7:8).

 Киңәш. Ни өчен сез исерткеч эчемлекләр эчүне контрольдә тотарга телисез? Моның турында уйланып, сәбәпләр исемлеген төзегез. Мәсәлән, йокыны, сәламәтлек, материаль хәл һәм мөнәсәбәтләрне яхшырту турында язып була. Үз карарыгыз турында башкаларга сөйләргә булсагыз, игътибарыгызны авырлыкларга түгел, ә файдага туплагыз.

 5. Аллаһыдан ярдәм сорагыз.

 Изге Язмаларда нәрсә әйтелә? «Мин үземә кодрәт бирүче ярдәмендә барысын булдыра алам» (Филипиялеләргә 4:13).

 Киңәш. Эчү гадәтләрегез сезне борчыса, Аллаһыдан ярдәм сорап, дога кылыгыз. Аңардан көч һәм тотнаклылык сорагыз b. Аның Сүзеннән — Изге Язмалардан гамәли киңәшләр табар өчен вакыт бүлеп куегыз. Аның ярдәме белән сез исерткеч эчемлекләр эчүне контрольдә тота алырсыз.

a Мәсәлән, Кушма Штатларның Сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәтләр министрлыгы «хатын-кызның көненә 4 я күбрәк стандарт порцияне яисә атна дәвамында 8 я күбрәк стандарт порцияне эчүе, ә ир-атның көненә 5 я күбрәк стандарт порцияне яисә атна дәвамында 15 я күбрәк стандарт порцияне эчүе» артык эчү дип саный. Бу саннар төрле илләрдә аерылып тора, шуңа күрә, үзегез өчен чаманы билгеләр өчен, табибыгыз белән киңәшләшегез.

b Исерткеч эчемлекләр эчүне контрольдә тота алмасагыз, сезгә, бәлки, профессиональ ярдәм кирәк булыр.