Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Дөрес тукланыр өчен җиде киңәш

Дөрес тукланыр өчен җиде киңәш

 Ни өчен дөрес туклану мөһим?

 Сәламәтлегебез өлешчә нәрсә ашаганыбыздан тора. Зыянлы ризыктан качып һәм файдалы ризыкны ашап, без сәламәтлегебезне яхшыртабыз. Машинага түбән сыйфатлы ягулык салсаң, ул ватылырга мөмкин. Нәкъ шулай ук дөрес тукланмау сәламәтлеккә зыян китерәчәк. Башта бу сизелмәскә дә мөмкин, ләкин вакыт узу белән, сәламәтлегебез какшаячак (Гәләтиялеләргә 6:7).

 Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (БССО) әйтүенчә, дөньядагы һәр илдә дөрес тукланмауның теге я бу формалары бар. Моңа ачлы-туклы яшәү генә түгел, ә шулай ук симерү һәм артык авырлык керә. Зыянлы ризыкны һәм эчемлекләрне еш ашап-эчү йөрәк авырулары, инсульт, диабет һәм ракның ихтималлыгын арттыра. Бер тикшерү күрсәткәнчә, 2017 елда ачлы-туклы яшәүдән ким дигәндә 11 миллион кеше үлгән. БССО исәпләвенчә, агуланган ризык аркасында һәр көн бер меңнән артык кеше үлә һәм һәр ел йөзләгән миллион кеше чирләп китә.

 Изге Язмалардагы принциплар безгә дөрес туклануның мөһимлеген аңларга булыша. Изге Язмаларда Аллаһы турында «синдә тормыш чишмәсе» диелгән (Зәбур 36:9). Тормыш — бүләк ул, һәм без, үзебезнең һәм гаиләбезнең сәламәтлеге турында кайгыртып, аны кадерләгәнебезне күрсәтәбез. Моны ничек эшләп була?

 Ризыкны әзерләүгә һәм саклауга кагылышлы дүрт киңәш

 1. Ризык әзерләгәндә, чисталык турында кайгыртыгыз.

 Ни өчен бу мөһим? Пычрак ризыкта һәм суда булган куркыныч микроорганизмнар a сәламәтлегебезгә зыян китерергә мөмкин.

 Белгечләр киңәш итә:

  •   Ризык әзерләр алдыннан, кулларыгызны сабын һәм су белән ким дигәндә 20 секунд дәвамында юыгыз b. Кулларның арткы ягын, бармаклар арасында һәм тырнаклар астында юыгыз. Аннары кулларны яхшылап чайкагыз һәм сөртегез.

  •   Савыт-сабаны, такталарны һәм ризык кагылачак бар нәрсәне сабын һәм су белән юыгыз. Өстәвенә, пешереләчәк һәм пешерелмәячәк ризыклар өчен төрле такталарны кулланыгыз.

  •   Җиләк-җимешне һәм яшелчәне юыгыз. Сезнең территориягездә үсемлекләргә тизәк белән пычратылган су сипсәләр, аларны дезинфекцияләгез.

 2. Чи ризыкны пешкән ризыктан аерым тотыгыз.

 Ни өчен бу мөһим? Чи ризыкта, мәсәлән иттә, булган микроорганизмнар башка ризыкны пычратырга мөмкин.

 Белгечләр киңәш итә:

  •   Азык-төлекне базардан я кибеттән алып кайтканда я аны өйдә саклаганда, чи ризыкны, аеруча итне, пешкән ризыктан аерым тотыгыз.

  •   Чи итне кискәч, башка ризыкны кисәр алдыннан, кулларыгызны, пычакны һәм тактаны җентекләп юыгыз.

 3. Ризыкны яхшылап пешерегез.

 Ни өчен бу мөһим? Куркыныч микроорганизмнар югары температурада гына үлә.

 Белгечләр киңәш итә:

  •   Ризыкны югары температурада пешерегез. Итле ризыкны ким дигәндә 30 секунд дәвамында 70°C температурада пешерергә кирәк.

  •   Ашларны кайнатыгыз.

  •   Элегрәк пешкән ризыкны ашар алдыннан, аны яхшылап җылытыгыз.

 4. Ризыкны тиешле температурада саклагыз.

 Ни өчен бу мөһим? 5—60°C температурада сакланган ризыкта нибары 20 минут эчендә бактерияләрнең саны икеләтә үсәргә мөмкин. Өстәвенә, чи ит дөрес температурада сакланмаса, кайбер бактерияләр токсиннар чыгара, ә токсиннарны пешереп кенә бетереп булмый.

 Белгечләр киңәш итә:

  •   Микроорганизмнар ризыкта үрчемәсен өчен, аны җылымса килеш түгел, ә кайнар я салкын килеш саклагыз.

  •   Ризыкны беркайчан да бүлмә температурасында 2 сәгатьтән күбрәк вакытка калдырмагыз, ә бүлмә температурасы 32°C артык булса, бер сәгатьтән күбрәк вакытка калдырмагыз.

  •   Ризык пешкәч, ашаганчы аны кайнар килеш саклагыз.

 Ризыкны сайлауга кагылышлы өч киңәш

 1. Һәр көн төрле җиләк-җимешне һәм яшелчәне ашагыз.

 Җиләк-җимештә һәм яшелчәдә витаминнар, минераллар һәм сәламәтлек өчен кирәкле башка матдәләр бар. БССО әйтүенчә, көненә ким дигәндә биш җиләк-җимешне һәм яшелчәне ашарга кирәк. Бу санга крахмаллы тамыразыклар, мәсәлән бәрәңге, керми.

 2. Майларны чамалап ашагыз.

 БССО кыздырылган ризыкны, ярым фабрикатларны я пешкән килеш сатылган ризыкны сирәгрәк ашарга киңәш итә, чөнки андый ризыкта еш кына зыянлы майлар була. Мөмкин булганда, туендырылмаган үсемлек майларында пешерегез c. Бу майлар туендырылган майларга караганда яхшырак.

 3. Тоз һәм шикәрне күп ашамагыз.

 БССО киңәше буенча, балигъ кеше көненә бер бал кашыгыннан азрак тоз ашарга тиеш. Шулай ук көненә 12 бал кашыгыннан азрак шикәр ашарга киңәш ителә d. Күп кенә ризык һәм эчемлекләрдә шикәр төп ингредиент булып тора. Мәсәлән, 355 мл газлы суда 50 мл (10 бал кашыгы) шикәр бар. Андый эчемлекләрдә калорияләр күп булса да, файдалы матдәләр юк диярлек.

 Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Алдын-артын уйлаучы, хәвеф-хәтәрне күреп, качып китә, ә тәҗрибәсезләр, туп-туры барып, җәфа чигә» (Гыйбрәтле сүзләр 22:3). Дөрес туклану гадәтләрен үстереп, без Аллаһыга тормыш һәм сәламәтлек өчен рәхмәтле булуыбызны күрсәтәбез.

 Киң таралган ялгыш карашлар

 Ялгыш караш: ризык яхшы күренсә, хуш исле һәм тәмле булса, бу — яхшы ризык дигән сүз.

 Факт: 1 литр су болганчык булып күренсен өчен, анда 10 миллиардтан артык бактерия булырга тиеш. Әмма үтә күренмәле суда нибары 15—20 куркыныч бактерия булса, ул инде чиргә китерергә мөмкин. Ризыкны һәм эчемлекләрне тиешле температурада һәм тиешле вакыт дәвамында әзерләсәгез һәм сакласагыз, алар зыянлы булмас.

 Ялгыш караш: чебеннәр ризыкны бозмый.

 Факт: чебеннәр чүплектә һәм тизәктә туклана һәм үрчи. Шуңа күрә аларның тәпиләрендә чир тудыручы миллионлаган микроорганизмнар булырга мөмкин. Пешкән ризыкны чебеннәрдән яклар өчен, аны яхшылап каплагыз.

 Ялгыш караш: «Мин шулкадәр озак вакыт дәвамында дөрес тукланмадым, хәзер дөрес туклана башласам, бу миңа булышмас».

 Факт: белгечләр әйтүенчә, хәзер дөрес туклана башласагыз, сез вакыттан элек үлү куркынычын киметерсез һәм моны даими эшләсәгез, файдасын күбрәк күрерсез.

a Микроорганизмнар шулкадәр кечкенә, аларны микроскоп аша гына күреп була. Алар арасында бактерияләр, вируслар һәм паразитлар. Кайбер микроорганизмнар файдалы, башкалар исә кешегә зыян китерергә һәм хәтта аны үтерергә мөмкин.

b Кулларны сабынлап юу, су белән генә юуга караганда, күбрәк микроорганизмнарны бетерә.

c Туендырылмаган майлар бүлмә температурасында сыек була.

d Моңа шулай ук бал, сироплар һәм җимеш сулары керә, ләкин җиләк-җимеш, яшелчә һәм сөттә булган шикәр керми.