Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

BalanceFormcreative/iStock via Getty Images Plus

Башкаларга булышу аша ялгызлык хисе белән көрәш. Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

Башкаларга булышу аша ялгызлык хисе белән көрәш. Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

 Ялгызлык хисе кичергән, якын дуслар таба алмаган кеше һәр илдә бар. Сәламәтлек буенча кайбер белгечләр андый хисләрне җиңәр өчен башкаларга булышырга кирәк дип саный.

  •   «Мохтаҗ кешеләргә булышу тормышыбызны мәгънәле итә ала һәм ялгызлык хисен киметә» (Кушма Штатларның сәламәтлек буенча милли институты).

 Башкаларга булышыр өчен без нәрсә эшли алабыз? Изге Язмалардагы кайбер киңәшләргә игътибар итегез. Алар сезгә ялгызлык хисе белән көрәшеп торырга булыша ала.

Нәрсә эшләп була?

 Юмарт булыгыз. Башка кешеләр белән бергә вакыт үткәрер өчен мөмкинлекләр эзләгез. Үзегездә булган нәрсәләр белән уртаклашыгыз. Алар сезгә моның өчен рәхмәтле булыр һәм сез, бәлки, якын дуслар булып китәрсез.

  •   Изге Язмалардагы принцип: «Бирегез, үзегезгә дә бирелер» (Лүк 6:38).

 Башкаларга булышыгыз. Авырлыклар кичергән кешеләргә булышыгыз. Сезгә, бәлки, кешене кызганып аны тыңлап утырырга я, аның тормышын җиңеләйтер өчен, кайбер эшләрен башкарырга туры килер.

 Башка кешеләр белән яхшы мөнәсәбәтләр саклар өчен яхшы киңәшләрне бу мәкаләдән табып була: «Гаилә тормышы һәм дуслык».