Төп мәгълуматка күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ШИГЫРЬЛӘРГӘ АҢЛАТМА

Гыйбрәтле сүзләр 17:17: «Чын дусның яратуы һичкайчан сүрелми»

Гыйбрәтле сүзләр 17:17: «Чын дусның яратуы һичкайчан сүрелми»

«Чын дусның яратуы һичкайчан сүрелми, бәхетсезлеккә очраганда аңа кардәшеңә таянгандай таянып була» (Гыйбрәтле сүзләр 17:17, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»).

«Чын дусның дуслыгы беркайчан сүрелмәс; туган туганга ярдәм итәр өчен дөньяга килер» (Гыйбрәтле сүзләр 17:17, Изге Китапны тәрҗемә итү институты тәрҗемәсе).

Гыйбрәтле сүзләр 17:17 нең мәгънәсе

 Чын дуслар ышанычлы, аларга таянып була. Якын бертуганнар кебек, алар, аеруча авыр вакытларда, тугры һәм кайгыртучан.

 «Чын дусның яратуы һичкайчан сүрелми». Бу җөмләне «дуслар үз яратуларын һәрчак күрсәтә» дип тә тәрҗемә итеп була. Шушы җөмләдәге «ярату» дип бирелгән еврей сүзе кешегә карата хис-тойгылар кичерүдән күбрәкне аңлата. Бу фидакарь ярату, андый мәхәббәт башка кешегә карата эшләр аша күрсәтелә (1 Көринтлеләргә 13:4—7). Андый ярату күрсәткән дуслар, дуслык бәйләнешләре сыналганда, мәсәлән, үзара фикер каршылыклары я тормыш авырлыклары туганда, бер-берсенә тугры булып калалар. Алар шулай ук бер-берсен ихлас күңелдән кичерә (Гыйбрәтле сүзләр 10:12). Чын дус, башка кешенең тормышында барысы әйбәт булганда, көнләшми, ә аның белән эчкерсез сөенә (Римлыларга 12:15).

 «Бәхетсезлеккә очраганда аңа кардәшеңә таянгандай таянып була». Бу гыйбрәтле сүзләр бертуганнар аеруча якын булырга мөмкин дигән фикергә нигезләнә. Шуңа күрә, дустыбыз авыр вакытлар кичергәндә, без, кулдан килгәнне эшләгәндә, нәкъ бертуган эшләгәндәй эш итәбез. Моннан тыш, андый дусларны берләштергән бәйләнешләр сынаулар аркасында бозылмый. Ә мәхәббәт белән хөрмәтнең артуы ярдәмендә ныгый гына бара.

Гыйбрәтле сүзләр 17:17 нең контексты

 Гыйбрәтле сүзләр китабы укучыны уйландырырга этәрә торган кыска гына әйтемнәрдән гыйбарәт. Зирәк фикерләр һәм үгетләрдән торган күпчелек гыйбрәтле сүзләрне Сөләйман патша иҗат иткән. Аның язу стиле еврей шигъриятенә хас. Анда рифма түгел, ә параллель — бер юл икенчесен ассызыклаган фикерләр я капма-каршы — бер-берсенә кара-каршы куелган фикерләр кулланыла. Гыйбрәтле сүзләр 17:17 дә шигъри параллельлек алымы кулланыла; аның икенче өлеше беренчесен ассызыклый. Ә Гыйбрәтле сүзләр 18:24 тә капма-каршы фикерләр кулланыла. «Кайбер иптәшләр бер-берсен ботарлап ташларга әзер, әмма бертуганнан да якынрак дус була».

 Гыйбрәтле сүзләр 17:17 не язганда, Сөләйман, бәлки, үз атасы Давытның Шаул патшаның улы Йонафан белән якын дуслыгы турында уйлагандыр (1 Ишмуил 13:16; 18:1; 19:1—3; 20:30—34, 41, 42; 23:16—18). Давыт белән Йонафан абый-энеле булмаса да, алар бертуганнардан да якынрак булган. Йонафан үзенең яшь дусты хакына хәтта тормышын да куркыныч астына куйган a.

 Гыйбрәтле сүзләр китабы турындагы кыска видеороликны карагыз.