Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Maremagnum/Corbis Documentary via Getty Images

УЯУ ТОРЫГЫЗ!

Армагеддон сугышы Израильдә башланачакмы? Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

Армагеддон сугышы Израильдә башланачакмы? Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

 Изге Язмалар буенча, Армагеддон — җирнең берәр өлкәсенә генә кагыла торган сугыш түгел, ә бөтен кеше хөкүмәтләре белән Аллаһы арасында булачак сугыш.

  •   «Бу сүзләрне җеннәр иңдергән... Алар [сүзләр] бөтен җир патшалары янына шул патшаларны Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһының бөек көнендә булачак сугышка җыяр өчен чыгалар. Җеннәр тарафыннан иңдерелгән сүзләр патшаларны еврей телендә Армагеддон дип аталган урынга җыйдылар» (Ачылыш 16:14, 16).

 «Армагеддон» сүзе Һар Мегиддо́н дигән еврей сүзтезмәсеннән барлыкка килгән; бу сүзтезмә «Мегиддо тавы» дигәнне аңлата. Мегиддо борынгы Исраил җирендә шәһәр булган. Шуңа күрә, кайбер кешеләр Армагеддон сугышы Израильдә кубачак дип саный. Әмма Мегиддо өлкәсе дә, Якын Көнчыгыштагы бүтән берәр өлкә дә «бөтен җир патшаларын» һәм аларның гаскәриләрен сыйдыра алмый.

 Ачылыш китабы «символлар» ярдәмендә, ягъни символик тел белән, язылган булган (Ачылыш 1:1). Армагеддон да туры мәгънәдә берәр урын түгел, ә символ. Ягъни бу бөтен дөньяга кагылышлы хәл. Халыклар ул вакытта барысы бергә җыелып, Аллаһы идарәсенә каршы сугыш белән чыгачак (Ачылыш 19:11—16, 19—21).