Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Урта гасырдагы Испаниядә Аллаһы Сүзенең таралуы

Урта гасырдагы Испаниядә Аллаһы Сүзенең таралуы

«Шунлыктан Испаниягә барышлый сезнең белән очрашырмын да, сезнең белән берникадәр вакыт аралашып алганнан соң, сез мине бераз озата барырсыз дип өметләнәм» (Римлыларга 15:24).

РӘСҮЛ Паул бу сүзләрне Римдагы имандашларына якынча б. э. 56 елында язган. Изге Язмаларда Паул Испаниягә сәяхәт итә алганмы, юкмы икәне турында әйтелми. Һәрхәлдә, Паулның я башка мәсихче миссионерларның тырышлыклары ярдәмендә Аллаһы Сүзендәге — Изге Язмалардагы — яхшы хәбәр Испаниягә б. э. II гасырына кадәр инде җиткән булган.

Озакламый мәсихче дини җәмгыятьләр Испаниядә гөрләп үсә башлаган. Шуңа күрә андагы кешеләргә латин теленә тәрҗемә ителгән Изге Язмалар кирәк булган. Ни өчен? Чөнки б. э. II гасырына Испания инде озак вакыт Рим хакимлеге астында булган, ә латин теле Рим империясенең теле булып киткән.

ЛАТИН ТЕЛЕНДӘГЕ ИЗГЕ ЯЗМАЛАР КЕШЕЛӘРНЕҢ ИХТЫЯҖЛАРЫН КАНӘГАТЬЛӘНДЕРӘ

Испаниядәге беренче мәсихчеләр берничә латин тәрҗемә ясаган. Бүген бу тәрҗемәләрне «Иске латин версиясе» дип атыйлар («Vetus Latina Hispana»). Латин телендәге Изге Язмалар Испаниядә күп еллар дәвамында кулланылган булган, ә V гасырның башында Иероним латин телендә «Вульгата» дип аталган үзенең атаклы тәрҗемәсен тәмамлаган.

Иероним үз тәрҗемәсен Бәйтлеһемдә Палестинада ясаган, һәм бу тәрҗемә Испаниягә бик тиз барып җиткән. Луциний — Изге Язмаларны бер бай өйрәнүче — Иеронимның латин телендәге тәрҗемәне әзерләгәнен ишеткәч, мөмкин кадәр тизрәк бу китапның копиясен алырга теләгән. Ул Бәйтлеһемгә алты күчереп язучыны җибәргән. Алар, текстны күчереп, аны Испаниягә алып кайтырга тиеш булган. Киләсе гасырларда «Вульгата» әкрен-әкрен генә «Иске латин версиясен» алмаштырган. Латин телендәге бу тәрҗемәләр ярдәмендә Испаниядә яшәгән кешеләр Изге Язмаларны укып аның хәбәрен аңлый алган. Ләкин Рим империясе таркалгач, Изге Язмаларны башка телләргә тәрҗемә итәргә кирәк булган.

СЛАНЕЦ ТАКТАЛАРГА ЯЗЫЛГАН ИЗГЕ ЯЗМАЛАР

Бишенче гасырда вестготлар һәм башка герман кабиләләре Испанияне яулап алган. Шулай итеп бу ярымутрауда яңа тел — готларның теле таралган. Яулап алучылар христиан диненең арианство дип аталган формасын тоткан һәм Троица турындагы тәгълиматка ышанмаган. Алар шулай ук Изге Язмаларның үз тәрҗемәсен — готларның «Ульфила Изге Язмаларын» алып килгәннәр. Бу тәрҗемәне Испаниядә VI гасырның азагына кадәр укыганнар, ләкин ул вакытта вестготларның патшасы Реккаред католик динен кабул иткән һәм арианстводан ваз кичкән. Ул арианствоның бар китапларын, шул исәптән «Ульфила Изге Язмаларын» җыеп юк иткән. Нәтиҗәдә, Испаниядә готларның бар китаплары юкка чыккан.

Шулай да Аллаһы Сүзе ул вакытларда Испаниядә таралып барган. Испаниядә готларның теле дә, латин диалекты да киң таралган булган. Соңрак шул диалекттан роман телләре барлыкка килгән,  ә шул телләр хәзер Иберий ярымутравында таралган *. Латин диалектында язылган иң борынгы документлар бүген Вестгот сланец такталары дип атала, чөнки алар сланецтан ясалган. Алар VI — VII гасырларда язылган дип санала, һәм аларның кайберләрендә Зәбурдан һәм Яхшы хәбәрдән өзекләр бар. Бер сланец тактада тулаем 16 мәдхия язылган.

Латин диалектында сланец тактага язылган Изге Язмалар тексты, б. э. VI гасыры

Гади генә сланец такталарга язылган Изге Язмалар текстлары шуны күрсәтә: ул вакытта гади кешеләр Аллаһы Сүзен укыган һәм күчереп үзләренә копия ясаган. Укытучылар, күрәсең, укырга һәм язарга өйрәнгән укучыларга андый Изге Язмалардагы текстларны күнегүләр итеп биргән. Урта гасырдагы монахлар рәсемнәр белән Изге Язмаларны ясар өчен, бик кыйммәтле пергамент кулланган. Сланец такталар исә очсыз язу материалы булган.

Леон шәһәрендәге бизәлгән Изге Язмалар китабының өлеше. Бу Изге Язмалар китаплары кыйммәтле булган, әмма Аллаһы Сүзенең хәбәрен кешеләр арасында таратыр өчен файдалы булмаган.

Рәсемнәр белән Изге Язмаларның бик кыйммәтле бер китабы Леон шәһәрендәге (Испания) Сан-Исидоро чиркәвендә саклана. Ул б. э. 960 елында язылган булган, һәм бу китап 516 биттән тора. Битләрнең озынлыгы — 47 сантиметр, киңлеге — 34 сантиметр, ә китапның авырлыгы 18 килограмм булган. Тагын бер андый китап — Риполь Изге Язмалары. Ул якынча б. э. 1020 елында язылган булган һәм хәзер Ватикан китапханәсендә саклана. Бу — урта гасырдагы Изге Язмалар китапларының иң бизәклесе. Андый китапны ясаганда, монах беренче хәрефне язар өчен, бер көн уздыра алган, ә баш битен язар өчен, аңа тулаем бер атна кирәк булган. Бу Изге Язмалар китаплары кыйммәтле булган, әмма Аллаһы Сүзенең хәбәрен кешеләргә җиткерер өчен файдалы булмаган.

ГАРӘП ТЕЛЕНДӘГЕ ИЗГЕ ЯЗМАЛАР

Мөселманнарның һөҗүме аркасында VIII гасырга Испаниядә башка бер тел тамырлар җибәрә башлаган. Мөселманнар яулап алган җирләрдә гарәп теле латин телен гамәлдән чыгарган. Шуңа күрә бу яңа телдә Изге Язмалар китаплары кирәк булган.

Б. э. V—VIII гасырларында латин һәм гарәп телендәге Изге Язмалар испанлыларга Аллаһы Сүзен укырга мөмкинлек биргән

Изге Язмаларның күп гарәп тәрҗемәләре, аеруча Яхшы хәбәр, урта гасырдагы Испаниядә,  һичшиксез, кулланылган булган. VIII гасырда, күрәсең, Севилья шәһәрендәге епископ Хуан Изге Язмаларны тулаем гарәп теленә тәрҗемә иткән. Кызганычка каршы, бу гарәп тәрҗемәләренең күбесе югалтылган булган. X гасырның уртасында ясалган Яхшы хәбәрнең гарәп тәрҗемәсе Леон шәһәрендәге (Испания) кафедраль соборында саклана.

Гарәп телендәге Яхшы хәбәрнең тәрҗемәсе, б. э. X гасыры

ИСПАН ТӘРҖЕМӘЛӘР БАРЛЫККА КИЛӘ

Урта гасырларның азагында кастил, я испан, теле Пиренеи ярымутравында формалаша башлаган. Бу яңа тел Аллаһы Сүзенең таралуында мөһим роль уйнаган *. Изге Язмаларның испан телендә язылган тәрҗемәләренең иң борынгысы «Диңгез аръягындагы җирләрнең хуҗалыгы» (XIII гасыр) дигән китапта очраган («La Fazienda de Ultra Mar»). Бу хезмәттә Исраилгә сәяхәт турында әйтелә. Анда Тәүратның, Еврей Язмаларының башка китапларының, шулай ук Инҗилнең өзекләре булган.

Патша Альфонсо X Изге Язмаларның испан теленә тәрҗемә ителүен хуплаган

Руханиларга бу тәрҗемә ошамаган. 1234 елда Таррагон соборы мондый карар чыгарган: кешеләр туган телендәге Изге Язмалар китапларын җирле руханиларга китерергә, ә алар бу китапларны яндырырга тиеш. Бәхеткә каршы, бу чиркәүнең карары Изге Язмаларның тәрҗемәләренең таралуын туктата алмаган. Патша Альфонсо X (1252—1284) испаниянең прозасына нигез салучы дип санала. Аның Изге Язмаларны шул яңа телгә тәрҗемә итәсе килгән, һәм ул моңа өлеш керткән. «Преальфонс Изге Язмалары» дип аталган китап һәм соңрак барлыкка килгән «Альфонсо Изге Язмалары» ул вакыттан калган Испан телендәге тәрҗемәләргә кергән. «Альфонсо Изге Язмалары» ул вакытта испан телендәге тәрҗемәләрнең иң тулысы булган.

XIII гасырдагы «Преальфонсо Изге Язмалары»ның бите (сулда) һәм «Альфонсо Изге Язмалары»ның бите (уңда)

Бу ике хезмәт яңа туган испан телен тамырландырырга һәм баетырга булышкан. Белгеч Томас Монтгомери «Преальфонс Изге Язмалары» турында болай ди: «Төгәллеккә һәм телнең матурлыгына килгәндә, Изге Язмаларның бу тәрҗемәсен ясаган кеше искиткеч эш башкарган. [...] Ул гади һәм аңлаешлы тел белән язган, ә бу латин телен аңламаган кешеләргә бик кирәк булган».

Бу испан телендәге Изге Язмалар еврей теленнән түгел, ә латин телендәге «Вульгата»дан тәрҗемә ителгән булган. XIV гасырдан башлап яһүд белгечләре Еврей Язмаларының берничә тәрҗемәсен ясаган — еврей теленнән испан теленә тәрҗемә иткән. Ул вакытта Европадагы иң зур яһүд дини җәмгыяте Испаниядә булган, һәм яһүд тәрҗемәчеләрнең, текстны күчерер өчен, еврей телендәге ышанычлы кулъязмаларын кулланырга мөмкинлекләре булган *.

Андый тәрҗемәләрнең берсе — «Альба Изге Язмалары». Ул китап XV гасырда барлыкка килгән. Луис де Гусман исемле бер атаклы испанлы раввин Моше Аррахелгә Изге Язмаларны кастизо (саф) испан теленә тәрҗемә итәргә кушкан. Аның фикере буенча, бу яңа тәрҗемәне ясар өчен ике сәбәп булган. Беренчедән, ул болай дигән: «Роман телендәге Изге Язмалар бик үзгәртелгән», һәм, икенчедән, «кешеләргә Изге Язмаларның аңлашылмый торган өзекләренә читендәге билгеләр кирәк». Шунысы ачык: ул вакытта яшәгән кешеләрнең Изге Язмаларны  укыйсы һәм аңлыйсы килгән. Бу шулай ук Испаниядә Изге Язмаларның халыкка аңлаешлы телдә инде таралган булганын күрсәтә.

Урта гасырдагы тәрҗемәчеләр һәм күчереп язучылар ярдәмендә белемле испанлылар Изге Язмаларны үз телендә укый алган. Тарихчы Хуан Ортс Гонсалес әйтүенчә, «Германиядә һәм Англиядә яшәгән кешеләргә караганда Испаниядәге кешеләр Лютер вакытына кадәр Изге Язмаларны яхшырак белгән».

«Германиядә һәм Англиядә яшәгән кешеләргә караганда Испаниядәге кешеләр Лютер вакытына кадәр Изге Язмаларны яхшырак белгән» (Хуан Ортс Гонсалес).

XV гасырның азагына Испаниядәге инквизиция Изге Язмаларны халык теленә тәрҗемә итүне һәм аны үзеңдә тотуны тыйган. Испаниядә Изге Язмалар өчен караңгы вакыт төшкән һәм өч йөз ел дәвам ителгән. Бу авыр вакытта кайбер кыю тәрҗемәчеләр башка илдә испан телендәге яңа тәрҗемәләр ясаган һәм аларны Испаниягә яшерен керткән *.

Урта гасырдагы Испаниянең Изге Язмаларга кагылышлы тарихы буенча, дошманнар бу китапны тыярга тырышкан. Ләкин алар Чиксез Кодрәт Иясенең сүзләрен тыя алмаган (Мәдхия 82:1; 93:20).

Күп белгечләрнең армый-талмый эшләүләре аркасында Изге Язмалар урта гасырдагы Испаниядә тарала алган. Алар Изге Язмаларны латин, готлар, гарәп һәм испания телләренә тәрҗемә иткән, һәм бүгенге тәрҗемәчеләр аларның эзләре буенча бара. Нәтиҗәдә, испан телендә миллионлаган сөйләшүче кешеләр Изге Язмаларны туган телендә укый һәм Аллаһы Сүзе аларның йөрәкләренә үтеп керә.

^ 10 абз. Кастил, каталан, галисий һәм португал телләре роман телләренә керә.

^ 17 абз. Бүген испан теле якынча 540 миллион кеше өчен туган теле.

^ 20 абз. «Күзәтү манарасы» (рус) 2011 ел, 1 декабрь, «Альфонсо де Самора һәм аның Изге Язмаларны тәрҗемә итүгә өлеш кертүе» дигән мәкаләне карагыз.

^ 23 абз. «Күзәтү манарасы» (рус) 1996 ел, 1 июнь, «Касиодоро де Рейна испан телендәге Изге Язмалар өчен көрәшкән» дигән мәкаләне карагыз.