Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

һәр кешегә бертигез караш кайчан булачак?

һәр кешегә бертигез караш кайчан булачак?

«МИНЕМ бер хыялым бар». Бу сүзләрне илле ел элек 1963 елның 28 августында Америкада яшәүче кешеләрнең хокуклары өчен көрәшүче Мартин Лютер Кинг әйткән булган. Үзенең билгеле нотыгында бу сүзләрне әйтеп ул үз хыялын, яки үз өметен, белдергән. Ул бер көн кешеләр бер-берсен расасына карап аермыйча шатланып яшәячәк дип өметләнгән. Аның сүзләре АКШта яшәүчеләргә әйтелгән булса да, күп кенә милләт кешесе шундый ук хыял белән яши.

Мартин Лютер Кинг кеше хокуклары турында чыгыш ясый

Мартин Лютерның нотыгы яңгыраганнан соң өч ай узгач, 1963 елның 20 ноябрендә 100 дән артык ил Берләшкән Милләтләрнең бер декларациясен кабул иткән. Ул расаларны дискриминацияләүнең бар формаларын юк итү декларациясе булган. Аннан соң дистәләгән еллар дәвамында бу проблеманы хәл итәр өчен, әле күп кенә башка адымнар ясалган. Бар бу мактауга лаеклы тырышлыклар нинди нәтиҗәгә китергән?

2012 елның 21 мартында Берләшкән Милләтләрнең генераль секретаре Пан Ги Мун мондый сүзләр әйткән: «Расизмны, расага карап дискриминацияне, ксенофобияне һәм аның белән бәйле башка милләт кешеләренә карата күралмау хисен юк итәр өчен я аңа юл куймас өчен, күп кенә договорлар төзелде һәм күп кенә чаралар күрелде. Шулай да, расизм аркасында әле дә миллионлаган кеше зыян күрә».

Расизм һәм кешеләргә карата тискәре карашның башка формалары белән көрәштә кайбер илләрдә зур уңышларга ирешкәннәр. Шулай да мондый сорау бирәсе килә: ул илләр андый уңышларга ирешсәләр дә, анда яшәүче кешеләрнең күңелендәге карашлары үзгәргән микән соң, я алар үз карашларын яшерергә генә өйрәнгәнме? Кайберәүләр уйлавынча, андый уңышлар дискриминациягә юл куймаска гына булыша, әмма кешеләр барыбер бер-берсен бертигез күрми. Ни өчен? Чөнки дискриминацияләү шунда ук күренеп тора һәм закон буенча тыела, ә башка кешегә тискәре караш кешенең күңелендә һәм бу — аның хисләре генә. Аларны исә контрольдә тотып булмый.

Шуңа күрә башка кешеләргә карата тискәре карашны юк итәр өчен, дискриминацияләүнең һәр төре белән көрәшү генә җитәрлек түгел. Уңышларга ирешер өчен, кешенең башка төркем кешеләренә карата фикер йөртүен һәм хисләрен үзгәртергә кирәк. Бу мөмкинме? Мөмкин булса, ничек үзгәртергә? Әйдәгез, тормыштан алынган берничә мисалны карап чыгыйк. Без шуны күрербез: андый үзгәрешләр ясап була, һәм андый үзгәрешләрне ясарга бер китап булыша.

АЛАРГА АЛЛАһЫ СҮЗЕ БУЛЫШКАН

«Хәзер мин тискәре караш коллыгыннан азат» (Линда).

Линда. Мин Көньяк Африка Республикасында тудым. Кеше тәне ак булмаса, мин андый кешене түбәнрәк статуслы, надан, ышанычка лаек түгел һәм ак тәнле кешеләргә хезмәт итәргә генә лаеклы кеше дип саный идем. Мин андый кешеләргә карата тискәре карашта идем һәм үзем моны хәтта аңламый идем дә. Әмма Изге Язмаларны өйрәнә башлагач, карашым үзгәрә башлады. Мин «Аллаһы кешеләрне аермый» икәнен белдем һәм аның өчен тән төсенә я кешенең сөйләшкән теленә караганда күбрәк аның йөрәк торышы мөһимрәк икәнен аңладым (Рәсүлләр 10:34, 35; Гыйбрәтле сүзләр 17:3). Филипиялеләргә 2:3 тә язылган сүзләр миңа башкаларны үземнән өстенрәк күрергә булышты, мин тискәре карашымны җиңә алдым. Бу һәм Изге Язмалардагы башка принциплар миңа кешенең тән төсенә карамастан аңа карата игътибарлы булырга ярдәм итә. Хәзер мин тискәре караш коллыгыннан азат.

«Мин кешеләргә Аллаһы карашы белән карарга өйрәндем» (Майкл).

Майкл. Мин үскән җирдә яшәүчеләрнең күбесе — ак тәнле австралиялеләр, һәм мин Азиядән килгән кешеләргә, аеруча кытайлыларга, карата тискәре караш белән карый идем. Машинада барганда Азиядән килгән кешегә охшаш берәрсен күрсәм, машина тәрзәсен төшерә идем дә аны мыскыллап: «Бар, үз илеңә кайт!» — дип тамак ярып кычкыра идем. Соңрак, Изге Язмаларны өйрәнә башлагач, мин кешеләргә Аллаһы карашы белән карарга өйрәндем. Ул кешеләрне илләренә дә, йөзләренә дә карап аермый. Ул күрсәткән мәхәббәт миңа бик нык тәэсир итте һәм нәфрәтемне ярату алмаштырды. Андый үзгәрешкә үзем дә гаҗәпләндем. Хәзер мин төрле илләрдән килгән һәм чыгышлары белән дә төрле булган кешеләр белән аралашып зур шатлык табам. Тормышка карашым киңәйде, мин бәхетле тормыш алып барам.

«Мин үз фикер итү рәвешемне үзгәрттем һәм тыныч-тату яшәргә өйрәндем» (Сандра).

Сандра. Әнием Нигериянең Дельта штатыннан, Умунеде шәһәреннән иде. Ә әтиемнең гаиләсе Эдо штатыннан иде, һәм алар исан телендә сөйләшәләр иде. Шул аерма аркасында әтиемнең гаиләсе әнигә һәрвакыт, аның үлеменә кадәр, тискәре караш белән карап торды һәм аңа күп газаплар китерде. Шуңа күрә мин ант бирдем: исан телендә сөйләшүче кеше белән бернинди уртак эш алып бармаячакмын һәм Эдо штатыннан булган кешегә беркайчан да кияүгә чыкмаячакмын. Ләкин Изге Язмаларны өйрәнә башлагач, карашым үзгәрде. Аллаһы Сүзендә Ходай кешеләрне аермый һәм үзеннән куркучыларны хуп күрә дип әйтелгән. Шунда мин үземә мондый сорау бирдем: кешеләрне кабиләсенә я теленә карап нәфрәт итәр өчен, кем соң мин? Мин үз фикер итү рәвешемне үзгәрттем һәм әтиемнең гаиләсе белән татулаштым. Изге Язмалардагы принципларны куллану мине бәхетле кеше итте, күңелемдә тынычлык урнашты. Мин шулай ук кешеләрнең чыгышына, расасына, теленә я милләтенә карамыйча алар белән тату яшәргә өйрәндем. Мин кияүгә чыктым. Беләсезме, ирем кайдан? Ул Эдо штатыннан һәм исан телендә сөйләшә!

Ни өчен Изге Язмалар китабы бу һәм күп кенә башка кешеләргә тискәре карашларын һәм нәфрәт итү хисен җиңәргә булышкан? Чөнки ул — Аллаһы Сүзе. Ул кешенең фикер йөртү рәвешен, башкаларга карата хисләрен үзгәртә ала. Анда шулай ук тискәре карашның һәр төрен юк итәр өчен, нәрсә кирәк икәне әйтелә.

АЛЛАһЫ ПАТШАЛЫГЫ ТИСКӘРЕ КАРАШНЫҢ һӘР ТӨРЕН ЮК ИТӘЧӘК

Аллаһы Сүзендәге белем көчле хисләрне контрольдә тотарга һәм алардан арынырга булыша, әмма тискәре карашны тулысынча юк итәр алдыннан, башта тагын ике нәрсәдән арынырга кирәк. Беренчедән, кешеләрнең гөнаһлы һәм камилсез булуыннан. Изге Язмаларда: «Гөнаһ кылмаган кеше юк»,— дип әйтелә (3 Патшалык 8:46). Шуңа күрә бик зур тырышлыклар куйсак та, безгә рәсүл Паул алып барган көрәш алып барырга туры килә. Ул болай дигән: «Дөрес булганны эшлисем килгәндә, үземдәге яманлык мине сагалап тора» (Римлыларга 7:21). Нәтиҗәдә, камил булмаган йөрәгебездә кабат «явыз уйлар» туа, һәм алар башкаларга тискәре караш белән карарга этәрә (Марк 7:21).

Икенчедән, безгә Шайтан Иблиснең йогынтысыннан арынырга кирәк. Инҗилдә ул «кеше үтерүче» һәм «бөтен дөньяны юлдан яздыручы» дип атала (Яхъя 8:44; Ачылыш 12:9). Шуңа күрә башкаларга карата тискәре карашның шул кадәр киң таралганына шаккатасы да юк. Нәкъ шуның аркасында кешелек фанатизм, дискриминация, геноцид белән көрәшүдә көчсез булып кала, һәм кешеләр башка кешенең расасына, диненә, җәмгыятьтәге дәрәҗәсенә карап тискәре карашта әле дә торалар.

Шулай итеп, тискәре карашны тулысынча юк итәр алдыннан, башта гөнаһ белән камилсезлек һәм Шайтан Иблиснең йогынтысы юк ителергә тиеш. Изге Язмаларда моны Аллаһы Патшалыгы башкарачак дип әйтелә.

Гайсә Мәсих үз шәкертләрен болай дип дога кылырга өйрәткән: «Синең Патшалыгың килсен. Күктәге кебек, җирдә дә синең ихтыярың үтәлсен» (Маттай 6:10). Аллаһы Патшалыгы һәркайсы гаделсезлекне, шул исәптән тискәре карашның һәркайсы төрен, юк итәчәк.

Аллаһы Патшалыгы килгәч һәм җирдәге бар нәрсә белән идарә итә башлагач, Шайтан Иблис «чылбырлап куелачак», ягъни ул инде бер нәрсә дә эшли алмаячак, һәм «халыкларны инде юлдан яздыра алмаячак» (Ачылыш 20:2, 3). Шунда «гаделлек хакимлек итә» торган «яңа җир», ягъни яңа кешелек җәмгыяте, булачак * (2 Петер 3:13).

Шул гадел кеше җәмгыятендә яшәүчеләр камиллеккә ирешәчәкләр һәм гөнаһтан арыначаклар (Римлыларга 8:21). Аллаһы Патшалыгы идарәсе астында яшәп алар «зыян китермәсләр һәм бернәрсәне дә җимермәсләр». Ни өчен? Чөнки «җир йөзе Йәһвә турындагы белем белән тулачак» (Ишагыйя 11:9). Шунда һәр кеше Йәһвә Аллаһының юллары белән танышачак һәм аңардан үрнәк алып мәхәббәт күрсәтеп яшәячәк. Башкаларга карата тискәре карашның бер төре дә калмаячак, чөнки «Аллаһы кешеләрне аермый» (Римлыларга 2:11).

^ 17 абз. Аллаһы Патшалыгы һәм ул башкарачак эшләр турында күбрәк белер өчен, «Аллаһыдан иңдерелгән яхшы хәбәр» дигән брошюраның 5 нче һәм 7 нче дәресләрне карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.