Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШНЫ ҮЗГӘРТӘ

«Алар минем үземнең хакыйкатьтә инануымны тели иде»

«Алар минем үземнең хакыйкатьтә инануымны тели иде»
  • ТУУ ЕЛЫ: 1982

  • ТУГАН ИЛЕ: ДОМИНИКА РЕСПУБЛИКАСЫ

  • ҮТКӘНДӘ: МОРМОН ГАИЛӘСЕНДӘ ТӘРБИЯЛӘНГӘН

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ.

Мин Доминика Республикасында, Санто-Доминго шәһәрендә тудым. Гаиләбезнең дүрт баласыннан мин иң соңгысы идем. Әти-әнием укымышлы кешеләр иде һәм безнең дә яхшы һәм намуслы кешеләр арасында үсүебезне телиләр иде. Минем туума дүрт ел алдарак әти-әнием мормон миссионерларын очраткан. Мормоннарның яшь ир-атлары әдәпле киенгәннәре һәм тәүфыйклы булганы әти-әниемә ошаган. Шуңа күрә тиздән алар да Гайсә Мәсихнең Соңгы көннәр изгеләрнең Чиркәвенә кушылырга булганнар. Шулай итеп, утрауда бу динне беренче булып кабул иткән гаиләләр арасында безнең гаиләбез дә булды.

Үскәч, миңа чиркәү эшләрендә катнашырга һәм Мормоннарның гаилә төзелешен, әхлак нормаларны кадерләгәннәре ошый иде. Мормон булуыма мин бик горурлана идем һәм миссионер булырга булдым.

Миңа 18 яшь тулгач, без Кушма Штатларга күчендек. Шулай итеп минем яхшы университетка керергә мөмкинлегем туды. Бер ел узгач безгә, Флорида штатына, әниемнең сеңлесе ире белән кунакка килделәр. Алар Йәһвә Шаһитләре иде. Алар безне үзләре белән Изге Язмалар конгрессына чакырдылар. Андагы бар кеше үз Изге Язмаларына карап һәм кыска язулар алып барып программаны тыңладылар. Бу миңа шулкадәр тәэсир итте ки, мин хәтта каләм белән кәгазьне сорап үзем дә шулай эшли башладым.

Апам ире белән минем миссионер булырга теләгәнемне белә иделәр, шуңа күрә алар конгресстан соң миңа Изге Язмалар турында күбрәк белергә ярдәм итәргә тәкъдим иттеләр. Аларның тәкъдимнәре миңа ошады, чөнки мин ул вакытта Мормон Китабын Изге Язмаларга караганда күбрәк белә идем.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ.

Телефон аша Изге Язмалар нигезендә фикер алышканда, апам ире белән мине һәрвакыт ышануларымны Изге Язмалардагы тәгълиматлар белән чагыштырырга дәртләндерә иде. Алар минем үземнең хакыйкатьтә инануымны тели иде.

Мин Мормон ышануларының күбесен кабул итә идем, әмма алар чынбарлыкта Изге Язмаларга туры киләме-юкмы икәнен белми идем. Апам миңа «Уяныгыз!» дигән журнал җибәрде (1995 ел, 8 ноябрь, Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган). Андагы берничә мәкалә Мормон ышанулары турында иде. Мин гаҗәпләндем, чөнки аларның күбесе миңа бөтенләй таныш түгел иде. «Уяныгыз!» журналында язылганы дөресме-юкмы икәнен белер өчен, мин Мормоннарның рәсми сайтын тикшерергә булдым. Журналдагы мәгълүмат дөрес иде. Ә Юта штатындагы Мормоннарның музеена барып кайту тагы да моңа ышанычымны ныгытты.

Гомер буе мин Мормон Китабы һәм Изге Язмалар бер-берсенә каршы килми дип уйлаган идем. Әмма Изге Язмаларны игътибарлырак укый башлагач, мин Мормон тәгълиматлары Изге Язмаларныкына туры килмәгәнен күрдем. Мәсәлән, Изге Язмаларда, Йәзәкил 18:4 нче шигырь буенча, җан үлә дип әйтелә. Әмма Мормон Китабында, Алма 42:9 да болай диелә: «Җан беркайчан да үлми».

Тәгълиматлар арасындагы аермалардан тыш мине мормоннар өйрәткән милли идеяләр борчый иде. Мәсәлән, алар Гадән бакчасы Джексон өлкәсендә (Миссури штаты, АКШ) урнашкан булган дип саный. Аларның чиркәү җитәкчеләренең сүзләре буенча «Аллаһы Патшалыгы җитәкчелек итә башлагач, азатлык һәм халыкларның тигезлеге флагштогында Кушма Штатларның тапсыз байрагы горур җилфердәп торачак».

Туган илем һәм башка илләр белән нәрсә булыр дип уйлый идем мин. Бер кич миңа миссионерлыкка өйрәнүче бер мормон егете шалтыраткач, мин аның белән моның турында сөйләштем. Мин аннан турыдан-туры сорадым: «Синең илең башка ил белән сугышса, син андагы имандашларыңа каршы сугышырсыңмы?» Ул: «Әйе»,— дип әйткәч, мин аптырадым! Мин үз динемнең тәгълиматларын тирәнрәк казый башладым һәм сорауларым буенча мормон чиркәве җитәкчеләре белән фикер алыша башладым. Алар миңа бу сорауларга җаваплар әле сер булып кала, әмма бер көнне яктылык арткач, алар ачыкланыр диделәр.

Аларның җаваплары мине бик күңелсезләндерде, шуңа күрә мин уйлана башладым: «Ни өчен миссионер булырга телим?». һәм шуны аңладым: мин башкаларга ярдәм итәргә телим. Өстәвенә, кешеләр дә мине ихтирам итәр иде. Әмма Аллаһы турында мин бөтенләй белми идем дип әйтеп була. Үткәндә Изге Язмаларны күп тапкыр кулыма алган булсам да, чынбарлыкта мин аны кадерләми идем. Аллаһының җир һәм кешеләргә карата нияте турында берни дә белми идем мин.

ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ.

Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнгәндә, мин Аллаһы исемен, кеше үлгәч аның белән нәрсә булганын, Аллаһы ниятендә Гайсәнең ролен белдем һәм башка тәгълиматлар белән таныштым. Вакыт узу белән мин бу искиткеч китапны яхшырак белдем һәм белгән хакыйкатьләрне башкаларга ихлас күңелдән сөйли башладым. Мин Аллаһының барлыгына һәрвакыт ышана идем, әмма хәзер мин аның белән, иң якын Дустым белән кебек, догада сөйләшә алам. 2004 елның 12 июлендә мин суга чумдырылдым һәм Йәһвә Шаһите булып киттем. Алты айдан соң яхшы хәбәрне күбрәк вәгазьләр өчен мин тулы вакытлы хезмәтче булып киттем.

Мин биш ел дәвамында Йәһвә Шаһитләренең төп идарәсендә (Нью-Йорк, Бруклин) хезмәт иттем. Бөтен җир шары буенча миллионлаган кешеләргә файда китергән Изге Язмаларны һәм Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларны чыгаруда ярдәм итәргә шат идем. һәм бүген дә башкаларга Аллаһы хакында белем алуда ярдәм итәргә шатмын.