Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алар хезмәтләрен шатланып киңәйткән. Тайвань

Алар хезмәтләрен шатланып киңәйткән. Тайвань

ЯКЫНЧА биш ел элек 30 яшьләр тирәсендә булган ирле-хатынлы Чун Кьюн белән Джули Сиднейда (Австралия) гомуми пионерлар булып хезмәт иткән. «Без көненә берничә сәгать кенә эшләдек, яшәү шартларыбыз да уңайлы иде,— дип сөйли Чун Кьюн.— Һава торышы яхшы иде, һәм тормышыбыз рәхәт иде. Туганнарыбыз да, дусларыбыз да якын гына иде». Шулай да Чун Кьюн белән Джулины вөҗданнары борчыган. Ни өчен? Аларның Йәһвәгә күбрәк хезмәт итәргә мөмкинлекләре булган, әмма алар үзгәрешләр ясарга икеләнеп торган.

Аннары алар 2009 елның конгрессында бер нотык ишеткәннәр. Ул аларның йөрәкләренә үтеп кергән. Аны сөйләгән кардәш үз сүзләрен хезмәтләрен киңәйтә алган кардәшләргә багышлаган. Ул болай дигән: «Әйтик, без машинада барабыз. Машина бер урында торса, аны сулга да, уңга да борып булмый. Аны берәр якка борыр өчен, ул барырга тиеш. Без дә, үз максатыбызга ирешер өчен, бар көчебезне куеп адымнар ясасак кына, Гайсә хезмәтебезне берәр якка борып җибәрә ала» *. Бу гаиләгә нотыкчының сүзләре нәкъ аларга әйтелгән кебек тоелган. Шул ук конгресста Тайваньда миссионерлар булып хезмәт иткән ирле-хатынлыдан интервью алганнар. Алар хезмәтләреннән шатлык алганнары һәм шул илдә әле дә ихтыяҗ бар икәне турында сөйләгән. Чун Кьюн белән Джулига бу сүзләр яңадан нәкъ үзләренә кагыла кебек тоелган.

«Конгресстан соң,— дип әйтә Джули,— без Йәһвәгә Тайваньга күченергә кыюлык бирсен дип дога кылдык». Ул болай дип өсти: «Әмма без курыктык. Безнең өчен ул бассейнның тирән җиренә беренче тапкыр сикерергә җыену кебек булды». Аларга «сикерергә» ярдәм иткән шигырь Вәгазьче 11:4 (ЯД) булган, ә анда болай диелә: «Җилне күзәтүче чәчмәс, болытларга караучы урмас». Чун Кьюн болай ди: «Без „күзәтер һәм карар“ урынына „чәчәргә һәм урырга“ булдык». Алар кат-кат  дога кылган, миссионерларның тәрҗемәи хәлләрен укыган, Тайваньга инде күченгән кардәшләр белән күп кенә хатлар язышкан, үз машиналарын һәм бүлмә җиһазларын саткан. Конгресстан соң өч ай үткәч, алар Тайваньга күченгән.

ВӘГАЗЬ ЭШЕННӘН ШАТЛЫК ТАБУ

Чит илләрдән килгән 100 дән артык абый һәм апа-кардәш Тайваньда Патшалык вәгазьчеләренә ихтыяҗ булган җирләрдә хезмәт итә. Төрле яшьтәге кардәшләр (21 дән алып 73 яшькә кадәр) Австралия, Британия, Канада, Франция, Япония, Корея, Испания һәм Кушма Штатлардан килеп хезмәт итә. Алар арасында — 50 дән артык кияүдә булмаган апа-кардәшләр. Бу ашкынучан кардәшләргә чит илдә хезмәт итәргә нәрсә ярдәм итә? Әйдәгез, моның турында белик.

Лора

Канададан килгән Лора исемле кияүдә булмаган апа-кардәш Тайваньның көнбатышында пионер булып хезмәт итә. Әмма якынча 10 ел элек аңа вәгазь эше бер дә ошамаган. Лора болай дип аңлата: «Мин сирәк вәгазьли идем, шуңа күрә тәҗрибәм аз иде. Шунлыктан хезмәт миңа шатлык китерми иде». Шуннан соң Канададагы дуслары аны бер айга Мексикада хезмәт итәргә чакырган. «Минем вәгазьгә шулкадәр күп вакыт әле багышлаганым юк иде, һәм вәгазь миңа шулкадәр ошар дип бер дә уйламаган идем!»

Мексикага барып кайткач, Лора Канададагы чит тел җыелышына күченергә булган. Ул кытай теле курсларына йөргән, кытай төркемендә хезмәт иткән һәм Тайваньга күченергә максат куйган. Бу максатка ул 2008 елның сентябрендә ирешкән. «Яңа шартларга ияләшкәнче бер ел диярлек үтте,— дип әйтә Лора,— ләкин Канадага кире кайтуымны хәзер күз алдыма да китерә алмыйм». Ә вәгазьләү турында ул хәзер нәрсә уйлый? «Ул миңа шатлык китерә. Өйрәнүчеләр, Йәһвә белән яхшырак танышкан саен, үз тормышларын үзгәртә бара. Бернәрсә дә шулхәтле канәгатьлек китерми! Тайваньда хезмәт итү миңа андый зур шатлыкны күп тапкыр татырга мөмкинлек бирде»,— дип әйтә ул.

 ТЕЛНЕ ӨЙРӘНГӘНДӘ ТУГАН АВЫРЛЫКЛАР БЕЛӘН КӨРӘШҮ

Брайан белән Мишелл

Утыздан узган Брайан белән Мишелл исемле ирле-хатынлы Кушма Штатлардан Тайваньга сигез ел элек күченгән булган. Башта алар үз хезмәтләре файдасыз дип уйлаган. Әмма бер тәҗрибәле миссионер аларга мондый сүзләр әйткән: «Шуны онытмагыз: берәр кемгә хәтта бер генә буклет бирсәгез дә, ул, бәлки, Йәһвә турында хәбәрне беренче тапкыр ишетер. Шуңа күрә сезнең хезмәтегез файда китергән дип әйтеп була!» Бу дәртләндергеч сүзләр Брайан белән Мишеллга бирешмәскә булышкан. Башка бер абый-кардәш аларга болай дигән: «Өметсезлеккә бирелүдән качар өчен, кытай телен никадәр яхшы белгәнегезне көн саен түгел, ә конгресстан конгресска тикшерегез». Чыннан да, алар уңышларга ирешкән һәм хәзер пионерлар булып хезмәт итеп күп җимеш китерә.

Сезне чит телне өйрәнергә нәрсә дәртләндерә ала? Күченәсегез килгән илгә барып кайтырга тырышыгыз. Җыелыш очрашуларына барыгыз, җирле кардәшләр белән аралашыгыз һәм алар белән вәгазьләгез. «Патшалык хәбәрен шулкадәр күп кешеләрнең кабул итүләрен күргәч һәм кардәшләрнең җылы яратуларын сизгәч, чит илдә хезмәт итү белән бәйле авырлыклар сезне куркытмас»,— дип әйтә Брайан.

ЭШ МӘСЬӘЛӘСЕ

Кристин белән Мишелл

Ихтыяҗ күбрәк булган Тайвань иленә хезмәт итәргә күченгән берничә пионер инглиз телен укытып үзләрен тәэмин итә ала. Кри́стин белән Мишелл диңгез ризыкларын сатучылар булып эшлиләр. Кристин болай дип аңлата: «Моңарчы минем андый эшне эшләгәнем булмады, әмма шул эш ярдәмендә мин бу илдә хезмәт итә алам». Вакыт узу белән кайбер кешеләр Кристинның даими сатып алучылары булып киткән. Атнага берничә сәгать эшләп ул үзен һәм хатынын матди яктан тәэмин итә ала, һәм аларның төп эшләренә — кешеләрне «тотуга», ягъни пионер хезмәтенә,— җитәрлек вакытлары кала.

МАКСАТКА ИЛТКӘН ЮЛДАН ШАТЛЫК ТАП

Ирле-хатынлы Уильям белән Дженнифер җиде ел элек Кушма Штатлардан Тайваньга күчеп килгән. «Телне өйрәнү, пионерлар булып хезмәт итү, җыелышны кайгырту, гаиләне материаль яктан тәэмин итү кайчак ардырырга мөмкин»,— дип әйтә Уильям. Аларга уңышлы һәм шатлыклы булып калырга нәрсә булыша? Алар ирешә алырлык максатлар куярга тырыша. Мәсәлән, кытай телен өйрәнгән вакытта үзләренә зур таләпләр куймаганга, алар, уңышларга әкрен генә ирешсәләр дә, өметсезлеккә бирелмәгән.

Уильям белән Дженнифер

Уильям күчеп йөрүче бер күзәтченең үзенә әйткән сүзләрен исенә төшерә. Ул аларга ирешәсе максат турында гына уйламаска, ә аңа илткән юлдан шатлык табарга киңәш иткән. Башка сүзләр белән әйткәндә, рухи максат куйгач, без аңа илткән адымнар ясарга тиеш. Уильям әйткәнчә, бу киңәшне куллану аңа хатыны белән, шартларга җайлашырга, җирле җаваплы абый-кардәшләрнең киңәшләрен тыңларга һәм кирәкле үзгәрешләр ясарга ярдәм иткән. Боларның барысы аларга яңа җирдә хезмәт итүдә уңышларга ирешергә булышкан. Ул болай дип өсти: «Бу киңәш безгә шулай ук билгеләнгән утравыбызның матур табигатен күзәтеп торыр өчен вакыт бүлеп куярга кирәк икәнен исебездә тотарга булышты».

Уильям белән Дженнифер кебек, Кушма Штатлардан күчеп килгән кияүдә булмаган пионер Меган да кытай телен өйрәнә. Ул бу телдә шомарак сөйләшергә тырыша, һәм бу аңа шатлык китерә. Һәр ял көннәрендә ул вәгазьчеләр төркеме белән искитмәле территориядә — Тайваньның иң зур портында Гаосюнда вәгазьли. Меган корабтан корабка йөреп вәгазьләгән һәм Бангладеш, Һиндстан, Индонезия, Филиппин, Таиланд һәм Вануату илләреннән килгән балыкчыларга яхшы хәбәрне җиткергән. «Балыкчылар портка аз вакытка  гына тукталганга күрә, без Изге Язмалар өйрәнүләрен шунда ук башлыйбыз. Аларның барысы белән өйрәнү үткәрер өчен, мин еш кына дүртесе я бишесе белән бер үк вакытта өйрәнәм»,— дип әйтә Меган. Кытай телен өйрәнүе турында әйткәндә, ул болай ди: «Мин тизрәк өйрәнергә теләр идем, әмма мин бер абый-кардәшнең сүзләрен исемдә тотам: „Кулыңнан килгәнчә эшлә, калганнары турында Йәһвә кайгыртыр“».

Меган

ХЕЗМӘТ ИТӘР ӨЧЕН ТЕРРИТОРИЯ САЙЛАУ

Чит илгә күченер алдыннан, Британиядә яшәүче Кэти кияүдә булмаган апа-кардәшләргә хезмәт итү куркынычсызрак булган илләр белән кызыксынган. Ул борчылуларын Йәһвәгә догада сөйләгән һәм берничә филиалга, аларның илләрендә ялгыз апа-кардәшләргә яный алган куркынычлар турында сорап, хатлар язган. Алган хатларны укып чыкканнан соң, ул Тайвань иле — күченер өчен яхшы урын булыр дигән нәтиҗәгә килгән.

2004 елда Кэти 31 яшендә Тайваньга күченгән. Ул анда гади тормыш алып барырга тырыша. Кэти болай ди: «Мин кардәшләрдән җимеш-яшелчәне арзан бәягә сатып алып булган урыннар турында белештем. Аларның яхшы киңәшләре миңа җыелган акчамны бераз чамалап тотарга ярдәм итте». Аңа гади тормыш алып барырга нәрсә ярдәм итә? Кэти болай ди: «Мин гади ризыгым һәм тыйнак киемем белән канәгать булыр өчен еш кына догада Йәһвәдән ярдәм итүен сорыйм. Мин Йәһвәнең догаларыма җавап биргәнен сизәм. Ул миңа чыннан да нәрсә кирәк икәнен аңларга булыша һәм теләкләремә карамастан булганнарым белән канәгать булырга ярдәм итә». Ул болай дип өсти: «Миңа гади тормыш алып бару бик ошый, чөнки моның ярдәмендә мин игътибарымны рухи нәрсәләргә туплый алам».

Кэти

Кэтиның тормышы, гади булса да, бик күңелле. Ни өчен? Ул болай дип аңлата: «Мин ихтыяҗ зур булган территориядә вәгазьли алам. Бу чыннан да шатлык китерә!» Тайваньга килгәч, ул пионер булып хезмәт итә башлаган шәһәрдә ике кытай җыелышы булган, ә бүген анда инде җиде җыелыш бар. Кэти болай ди: «Үз күзләрем белән андый гаҗәеп үсешне күрү һәм уңышны җыю чыннан да шатлык китерә».

«АЛАРГА ХӘТТА МИН КИРӘК БУЛДЫМ!»

Югарыда әйтеп кителгән Чун Кьюн белән Джули нинди уңышларга ирешкән? Чун Кьюн, кытай телен начар белгәнгә күрә, җыелышка әллә ни зур файда китермәс дип уйлаган. Әмма җирле кардәшләр башкарак уйлаган. «Җыелышыбыз икегә бүленгәннән соң, миңа, хезмәттәш ярдәмчегә буларак, күп кенә өстәмә йөкләмәләр бирделәр,— ди Чун Кьюн.— Ул вакытта мин чыннан да ихтыяҗ күбрәк булган җирдә хезмәт иткәнемне сиздем. Гаҗәеп хәл,— елмаеп әйтә ул,— әмма аларга хәтта мин дә кирәк булдым!» Бүген, ул өлкән булып хезмәт итә. Джули болай дип өсти: «Без максатларыбызга ирештек һәм канәгать булып бәхетле тормыш алып барабыз. Моңарчы безнең мондый хисләрне беркайчан да тойганыбыз булмады. Без монда ярдәм итәр өчен килсәк тә, күбрәк үзебез ярдәм алдык. Без Йәһвәгә, монда хезмәт итәргә мөмкинлек биргәне өчен, бик рәхмәтле!»

Рухи уңыш урыр өчен, күп кенә илләрдә әле дә хезмәтчеләр кирәк. Бәлки, сез мәктәптә укуыгызны тәмамлыйсыздыр һәм, нинди максатлар куярга, дип уйлыйсыздыр. Ә, бәлки, сез никахка кермәгәнсездер һәм Йәһвә оешмасына күбрәк файда китерергә телисездер. Сез үз гаиләгезнең Йәһвәгә хезмәт итү белән бәйле яхшы истәлекләре булуын телисезме? Ә пенсиядә булсагыз, сезнең башкалар белән, һичшиксез, бүлешерлек тормыш тәҗрибәгез бар. Ихтыяҗ булган җиргә күченеп, хезмәтегезне киңәйтергә карар итсәгез, шик тә юк, сезне мул фатихалар көтәчәк.

^ 3 абз. «Аллаһы Патшалыгы турында төпле шаһитлек бирегез!» (рус) дигән китапның 16 бүлеген, 5—6 абзацларын карагыз.