Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИҖАДИ ЭШЛӘР

Сахарада яшәүче көмеш кырмысканың җылылык үткәрмәү үзлеге

Сахарада яшәүче көмеш кырмысканың җылылык үткәрмәү үзлеге

САХАРАДА яшәүче көмеш кырмыска (Cataglyphis bombycinа) — җирдә кызуга иң чыдам булган тереклекнең берсе. Бу кырмыскалар, Сахарадагы төшке кояш аркасында үзләрен аулаучы ерткычлар күләгә эзләргә мәҗбүр булгач, үз ояларыннан ризык табар өчен кыска вакытка һөҗүмнәр ясый. Аларның ризыгы каты эсселектән үлгән башка бөҗәкләрдән тора.

[50] мкм

Игътибар итегез. Көмеш кырмысканың үзенә бер төрле саклану чараларының берсе — җылылык үткәрмәү үзлеге. Бу үзлеккә ул үзенең өске өлешендәге һәм тәненең ике ягындагы үзенчәлекле төкләр капламы һәм төксез аскы өлеше аркасында ия. Кырмысканың үзенә ялтырый торган көмеш төс биргән төкләре — аркылы кисеме өчпочмаклы булган кечкенә генә торбалар. Аларның тышкы якка карап торган ике ягында төкләр буйлап микроскопик сырлар бар, ә эчкә карап торган ягы шома. Төкнең андый төзелеше ике яктан файдалы. Беренчедән, моның аркасында төкләр кояшның күренмә һәм аңа якын инфракызыл диапазоннардагы нурланышын чагылдыра. Икенчедән, бу кырмыскага тирә-яктан сеңдергән тән җылысын таратырга ярдәм итә. Ә кырмысканың төксез аскы өлеше урта инфракызыл диапазоннардагы һәм комнан чагылган нурланышны чагылдыра *.

[10] мкм

Сахарада яшәүче көмеш кырмысканың җылылык үткәрмәү үзлеге аңа үз тәненең температурасын үзе чыдый алган иң югары температурадан — 53, 6° С тан түбәнрәк тотарга ярдәм итә. Шул кечкенә генә тереклек иясе белән рухланган галимнәр пассив суытуны, ягъни җилләткечләр яки башка җайланмалар кулланмыйча суытуны, көчәйтә торган махсус каплау материалы эшләп чыгару өчен тикшеренүләр үткәрә.

Сез ничек уйлыйсыз? Сахарада яшәүче көмеш кырмысканың җылылык үткәрми торган җыелма калканы эволюция нәтиҗәсендә барлыкка килгәнме? Яисә аны Аллаһы барлыкка китергәнме?

^ 4 абз. Кырмысканың саклану чараларына тагын аның тәнендәге каты эсселеккә таркатырга җиңел булмаган үзенчәлекле аксым, үзен кайнар ком өстеннән югары тоткан һәм тиз чабарга мөмкинлек биргән озын аяклары һәм үзенә бик тиз оясына юл табарга ярдәм иткән менә дигән навигацион сәләтләр керә.