Төп мәгълуматка күчү

ИҖАДИ ЭШЛӘР

Агач кырмыскаларының үз антенналарын чистарту сәләте

Агач кырмыскаларының үз антенналарын чистарту сәләте

 Бөҗәк оча, йөри алсын өчен һәм тирә-як мохитне өйрәнә белсен өчен, аның өчен чисталык мөһим. Мәсәлән, кырмысканың антеннасы пычрак булса, аңа ориентир табу, башка кырмыскалар белән элемтәгә керү һәм ис сизү авыр була. «Сез табигатьтә беркайчан да пычрак бөҗәкне таба алмассыз,— ди Александр Хакманн исемле зоолог.— Бөҗәкләр пычракны бетерә белә».

 Уйлап карагыз: Хакманн үз хезмәттәшләре белән агач кырмыскасының, ягъни кампонотус кырмыскасының (латинча Camponotus rufifemur) үз антеннасын чистарту механизмын өйрәнгән. Аларның тикшерүләре шуны күрсәткән: үз антеннасын эре һәм вак кисәкчәләрдән чистартыр өчен, кырмыска аягын бөгеп, аны кыстыргычка әйләндерә һәм һәр антеннасын шушы кыстыргыч аша үткәрә. Аяк тиресендәге кыллар пычракның эре кисәкчәләрен кыра. Вак кисәкчәләрне тарак тарап ала, тарак тешләренең арасы кырмыска антеннасының чәчләренең киңлегенә тиң. Ә инде бик вак кисәкчәләрне — кеше чәченең бердән сиксән өлеше — вак чәчле щетка кагып төшерә.

 Агач кырмыскасы үз антенналарын чистарта

 Хакманн һәм аның хезмәттәшләре фикеренчә, кырмысканың үз антенналарын чистарту механизмын промышленностьта кулланып була. Мәсәлән, вак микроэлектрон элементларны һәм ярымүткәргечләрне ясаганда вак туфрак кисәкләре аркасында берәр дефект килеп чыкмасын өчен моңа охшаш механизмнарны кулланып була.

 Сез ничек уйлыйсыз? Агач кырмыскасының үз антенналарын чистарту сәләте эволюция нәтиҗәсендә барлыкка килгәнме? Яисә аны Аллаһы барлыкка китергәнме?