Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ГАИЛӘ ӨЧЕН ЯРДӘМ | НИКАХ

Ничек рәхмәтле булырга?

Ничек рәхмәтле булырга?

АВЫРЛЫК

Никах бәхетле булсын өчен, бер-береңә рәхмәтле булу бик мөһим. Әмма күп кенә ирле-хатынлылар үз тормыш иптәшләрендә яхшы сыйфатлар күрми башлый, ә бу сыйфатлар өчен рәхмәт белдерү турында әйтәсе дә юк. Никах турындагы бер китапта бер консультант язганча, күп кенә ирле-хатынлыларны үз никахларында «нәрсә булганы түгел, ә нәрсә булмаганы күбрәк кызыксындыра. Алар минем офиска [никахларында] нәрсәне элеккечә калдырырга икәне турында түгел, ә нәрсәне үзгәртергә кирәк икәне турында сөйләргә килә. Һәр бу ирле-хатынлы бер хата кыла: алар бер-берсенә рәхмәтле булуларын, ягъни яратуларын күрсәтми» («Emotional Infidelity»).

Ирле-хатынлыларга бу хатадан ничек сакланырга?

НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?

Рәхмәтле булу никахтагы киеренкелекне юкка чыгара ала. Ир белән хатын бер-берсендә яхшы сыйфатлар күреп, алар өчен рәхмәтле булырга тырышканда, аларның мөнәсәбәтләре гадәттә яхшыра. Ир я хатын үз тормыш иптәшенең үзенә рәхмәтле булуын сизгәндә, хәтта зур киеренкелек тә йомшара ала.

Хатыннар өчен. «Күп хатыннарга үз ирләренә гаиләләрен тәэмин итү аркасында булган шактый зур басымга әһәмият бирмәү хас», дип әйтелә өстә искә алынган китапта. Кайбер җәмгыятьтә андый басым хәтта ирле-хатынлының икесе дә эшләүче гаиләләрдә дә бар.

Ирләр өчен. Ирләр еш кына хатынның гаиләгә булышлык итү тырышлыкларына — эшлиме ул, балалар үстерәме я өй эшләрен башкарамы — бәя биреп җиткерми. Якынча өч ел кияүдә булган Фиона * болай ди: «Без барыбыз да хаталар ясыйбыз, һәм мин хата ясаганда үземне начар хис итәм. Шуңа күрә ниндидер өй эшен яхшы башкарганым өчен ирем мине мактаганда, аның мине, кимчелекләремә карамастан, яратканын күрәм. Һәм мин үземне кирәкле итеп тә, бәхетлерәк тә хис итәм!»

Ә ир я хатын үзен кадерләгәннәрен сизмәсә, бу хәтта никахтагы тугрылыкка янарга мөмкин. «Тормыш иптәшеңнең рәхмәтле булуын сизмәсәң,— дип әйтә Ва́лери исемле бер хатын,— үзеңне кадерләгәнен күрсәткән кешегә җиңел генә тартыла башлавың бар».

НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА?

Игътибарлы булыгыз. Атна дәвамында тормыш иптәшегез күрсәткән яхшы сыйфатларны күрергә тырышыгыз. Шулай ук аның, гаилә тормышы яхшы гына алга барсын өчен, башкарган эшләренә — бәлки, сез моңа кадәр үзеннән-үзе бара дип уйлаган эшләргә игътибарлы булыгыз. Атна ахырында 1) сез тормыш иптәшегездә кадерләгән сыйфатлар һәм 2) ул гаилә файдасына эшләгән эшләр исемлеген языгыз. (Изге Язмалардагы принцип: Филипиялеләргә 4:8.)

Ни өчен игътибарлы булырга кирәк? «Берничә ел никахта яшәгәч,— дип әйтә Эрика исемле бер хатын,— синең тормыш иптәшеңнең кадерен белми башлавың бар. Аның башкарган яхшы эшләренә ияләшеп, аның нәрсә эшләмәгәненә игътибарыңны туплыйсың».

Үзегездән болай дип сорагыз: «Мин тормыш иптәшемнең башкарган авыр эшен кадерлимме?» Мәсәлән, сез, ирегез өйдә берәр нәрсә төзәтсә, бу аның бурычы дип уйлаганга, аңа рәхмәт әйтми каласызмы? Сез ир икәнсез, хатыныгыз үз бурычын гына үти диеп, аның балалар үстерү тырышлыклары мактауга лаек түгел дип уйлыйсызмы? Тормыш иптәшегезнең гаиләгез файдасына эшләгән бар тырышлыкларын — зурларын да, кечкенәләрен дә күреп, алар өчен рәхмәтле булуны максат итеп куегыз. (Изге Язмалардагы принцип: Римлыларга 12:10.)

Мактауга саран булмагыз. Изге Язмалар безне рәхмәтле булырга өнди (Көләсәйлеләргә 3:15). Шуңа күрә тормыш иптәшегезгә рәхмәт белдерү гадәтегезгә кереп китсен. Джеймс исемле бер ир болай ди: «Хатыным, башкарган эшләрем өчен миңа рәхмәтләр белдергәндә, мин яхшырак ир булыр өчен һәм никахым бәхетлерәк булсын өчен, тагы да күбрәк тырышлыклар куям». (Изге Язмалардагы принцип: Көләсәйлеләргә 4:6.)

Бер-берсенә рәхмәтләр белдергән ирләр һәм хатыннар үз мөнәсәбәтләрен ныгыта. «Минемчә, ирле-хатынлылар игътибарларын бер-берсендә ошаган нәрсәләргә тупласа, күп никахлар сакланып калыр иде,— дип әйтә Майкл исемле бер ир.— Авырлыклар туганда алар, тормыш иптәшләре үзләрендә яхшы нәрсә булуы турында һәрвакыт исләренә төшереп торганга, үз никахларын өзү турында әзрәк уйларлар иде».

^ 9 абз. Кайбер исемнәр үзгәртелгән.