Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Эмоциональ сәламәтлек

Эмоциональ сәламәтлек

Изге Язмалар безне зыянлы хисләрдән качарга, ә файдалы хисләрне үстерергә дәртләндерә.

АЧУ

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Ярсырга ашыкмаган кеше көчле кешедән... яхшырак» (Гыйбрәтле сүзләр 16:32).

БУ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА? Хисләребезне тота белү үзебезгә файда китерә. Кайвакыт ачу хисе урынлы булса да, аны контрольдә тотмасак, бу зыян китерер. Белгечләр әйтүенчә, киеренке вакытта ачулы кеше соңрак үкенәчәк нәрсәне әйтә я эшли ала.

НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА? Ачуны тезгендә тотмасаң, ачу сиңа хуҗа булып китәр. Кайберәүләр уйлавынча, ярсулы кеше — көчле кеше. Чынында исә ул көчсез. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Үз-үзен кулда тота алмаган кеше — җимерек стеналы бер шәһәр ул» (Гыйбрәтле сүзләр 25:28). Ачуны контрольдә тотар өчен, хисләргә бирелмәскә, ә чынлыкта нәрсә булганын аңларга тырышыгыз. «Төшенә белү кешенең ачуын баса» (Гыйбрәтле сүзләр 19:11). Туган хәлгә төшенер өчен, бу хәлдә катнашкан бар кешеләрне игътибар белән тыңлагыз. Бу сезгә хисләргә бирелмәскә булышыр.

РӘХМӘТЛЕ БУЛУ

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Рәхмәтле булыгыз» (Көләсәйлеләргә 3:15).

БУ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА? Рәхмәтле кеше бәхетле була. Хәтта зур кайгы кичергән кешеләр моның белән ризалаша. Аларга хисләргә бирелмәскә рәхмәтле булу ярдәм иткән. Алар үз игътибарларын югалткан нәрсәләренә тупламаска, ә әле дә булган нәрсәләре өчен рәхмәтле булырга тырышкан.

НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА? Нәрсә өчен рәхмәтле булуыгызны көн саен язып барыгыз. Бу хәтта кечкенә нәрсәләр, мәсәлән матур кояш баюы, якын кеше белән күңелле сөйләшү я тагын бер яшәү көне, булырга мөмкин. Моның турында уйлап, рәхмәтле булсагыз, сез бәхетлерәк булырсыз.

Гаиләгезгә һәм дусларыгызга нәрсә өчен рәхмәтле булуыгыз турында уйлану аеруча файдалы. Үз рәхмәтләрегезне аларга белдерегез. Моны я шәхси рәвештә, я хат язып, я СМС җибәреп эшләп була. Нәтиҗәдә, мөнәсәбәтләрегез ныгыр һәм сез бирүдән килгән бәхетне татырсыз (Рәсүлләр 20:35).

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ БАШКА ПРИНЦИПЛАР

Сез Изге Язмаларның аудиоязмаларын йөкли аласыз. Алар jw.org сайтында якынча 40 телдә бар

БӘХӘСЛӘРДӘН КАЧЫГЫЗ.

«Ызгышның башлануы буаның ерылуы кебек. Талаш купканчы, аннан китәргә тырыш» (ГЫЙБРӘТЛЕ СҮЗЛӘР 17:14, ИСКӘРМӘ).

КИЛӘЧӘК ТУРЫНДА ЧИКТӘН ТЫШ БОРЧЫЛМАГЫЗ.

«Иртәгесе көн өчен һич тә кайгырмагыз, чөнки иртәгесе көннең үз мәшәкатьләре булачак. Һәр көннең үз авырлыклары җитәрлек» (МАТТАЙ 6:34).

ХИСЛӘРГӘ НИГЕЗЛӘНЕП ТҮГЕЛ, Ә ТӨПТӘН УЙЛАП ЭШ ИТЕГЕЗ.

«Аң сине саклап, үткен акыл сине яклап торыр» (ГЫЙБРӘТЛЕ СҮЗЛӘР 2:11).