Төп мәгълуматка күчү

Депрессия вакытында Изге Язмалар миңа булыша аламы?

Депрессия вакытында Изге Язмалар миңа булыша аламы?

 Изге Язмалар нигезендә җавап

 Әйе, булыша ала. Чөнки Аллаһы Изге Язмаларда «боекканнарны юатучы Аллаһы» дип атала (2 Көринтлеләргә 7:6).

Аллаһы ничек булыша?

  •   Көч. Аллаһы сезне могҗиза кылып бар проблемалардан азат итмәячәк. Әмма үзеннән сорасагыз барысын кичереп чыгар өчен көч бирәчәк (Филипиялеләргә 4:13). Изге Язмаларда: «Йәһвә китек күңеллеләргә якын, рухы сынык булганнарны ул коткара»,— дип әйтелә, шуңа күрә ул сезне, һичшиксез, тыңлаячак (Мәдхия 34:18, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»). Сез үз хисләрегезне әйтеп аңлата алмасагыз да, ул сезнең ярдәм сорап үтенгәнегезне ишетә (Римлыларга 8:26, 27).

  •   Кешеләрнең үрнәкләре. Изге Язмаларны язуда катнашкан бер кеше: «Күңелем түреннән Сиңа дәшәм»,— дип дога кылган. Бу мәдхия җырлаучы депрессия белән көрәшкән һәм Аллаһы гөнаһларыбызны кичерә һәм гаеп хисеннән азат итә дигән фикерне үз хәтерендә яңартып торган. «Син (кешенең) канунсызлануларын сизәсең икән, әй Ходай, әй Ходай, кем чыдап тора алыр?» — дип әйткән ул Аллаһыга (Мәдхия 129:1, 3, 4).

  •   Өмет. Аллаһы безне юатып кына чикләнми, ул депрессиягә китергән бар проблемаларны юк итәргә сүз бирә. Аның бу сүзләре үтәлгәч, «элеккеләр инде искә төшмәячәк һәм күңелгә дә килмәячәк» (Ишагыйя 65:17).

 Искәрмә. Йәһвә Шаһитләре Аллаһыга өметләнеп яшәсә дә, шул ук вакыт шуны таный: депрессия кебек авыруларны дәвалар өчен табибларга барырга кирәк (Марк 2:17). Шулай да без дәвалауның берәр төрен яклап чыкмыйбыз һәм дәвалау төрләрен кеше үзе сайларга тиеш икәнен таныйбыз.