Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ир я хатын тугрылыксыз булганда

Ир я хатын тугрылыксыз булганда

«Ирем мине ташлап, яшьрәк хатынга китәчәге турында әйткәч, минем үләсе килде. Бөтен нәрсә шулкадәр гаделсез булып тоелды, аеруча аның хакка барган корбаннарымны искә төшергәч» (Мария, Испания).

«Хатыным мине кинәт калдырып киткәч, минем бер өлешем үлгәндәй булды. Безнең хыялларыбыз, өметләребез һәм планнарыбыз челпәрәмә килде. Кайбер көннәрне мин үземне тынычлангандай хис иттем, әмма аннан соң мин үземне яңадан тирән өметсезлек упкынында тоя идем» (Билл, Испания).

ИРНЕҢ я хатынның хыянәте зур кайгы китерә. Әлбәттә, кайбер ирләр я хатыннар тәүбә иткән тормыш иптәшләрен кичереп, никахта яңадан яхшы мөнәсәбәтләр булдыра ала *. Ләкин никах сакланырмы, юкмы, тормыш иптәшләренең хыянәтен баштан кичергән ирләр я хатыннар, гадәттә, көчле газаплар кичерә. Андый кешеләргә авыр хис-тойгыларын кичереп чыгарга нәрсә ярдәм итә ала?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ФАЙДАЛЫ ШИГЫРЬЛӘР

Күңел газапларына карамастан, күп кенә гаепсез ирләр һәм хатыннар Изге Язмаларда юаныч таба. Анда Аллаһы аларның күз яшьләрен күрә һәм кайгыларын уртаклаша дип әйтелә (Малахи 2:13—16).

«Борчулар мине биләп алганда, син миңа юаныч һәм тынычлык бирдең» (Зәбур 94:19).

«Бу шигырьне укыганда, мин Йәһвәнең, кызганучан әти кебек, авыртуымны назлы гына тынычландырганын күз алдыма китердем»,— дип исенә төшерә Билл.

«Тугры кешегә карата син тугры эш итәсең» (Зәбур 18:25).

«Минем ирем тугры булмады»,— дип әйтә Кармен; аның ире айлар буе аңа тугрылыксыз булган. Ул өсти: «Ләкин мин Йәһвәнең тугрылыгына таяна алдым. Ул беркайчан да өметемне өзмәде».

«Һичнәрсә турында борчылмагыз, әмма теләсә нинди хәлдә... дога кылыгыз һәм ялварыгыз, Аллаһыга үз үтенечләрегезне җиткерегез, һәм һәркайсы акылдан өстенрәк торучы Аллаһы тынычлыгы йөрәгегезне... саклаячак» (Филипиялеләргә 4:6, 7).

«Мин бу өзекне кат-кат укый идем,— дип әйтә Саша.— Мин күп догалар кылдым һәм Аллаһы тормышымда тынычлык бирде».

Сүзләре өстә китерелгән бар кешеләрнең кайвакыт бирешергә теләкләре булган. Ләкин алар Йәһвә Аллаһыга таянган һәм аның Сүзеннән көч тапкан. Билл моны болай дип аңлата: «Бар нәрсә җимерелгән кебек тоелганда, иманым тормышымны мәгънәле итте. Мин берникадәр вакыт „дөм караңгылык каплаган үзәнлектән“ барган булсам да, Аллаһы минем белән булды» (Зәбур 23:4).

^ Хыянәтне кичерү-кичермәү турындагы мәгълүматны, «Уяныгыз!» (рус) 1999 ел, 22 апрель журналының кереш мәкаләләрендә карагыз.