Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Ишагыя 60:1 дә нинди хатын турында сүз бара, ул нинди мәгънәдә «күтәрелгән» һәм «яктыртып торган»?

Ишагыя 60:1 дә болай диелә: «И хатын, күтәрел, яктыртып тор, чөнки яктылыгың килде. Йәһвәнең даны сине яктырта». Контексттан күренгәнчә, монда Яһүднең ул вакыттагы башкаласы Сион, ягъни Иерусалим, турында сүз бара a (Ишаг. 60:14; 62:1, 2). Ә Иерусалим еш кына бөтен Исраил халкын аңлаткан. Ишагыянең бу сүзләренә кагылышлы ике сорау туа: 1) Иерусалим кайчан һәм ничек «күтәрелгән» һәм «яктыртып торган»? 2) Бу пәйгамбәрлек безнең көннәргә кагыламы?

Иерусалим кайчан һәм ничек «күтәрелгән» һәм «яктыртып торган»? Яһүдләр Бабылда 70 ел сөргендә булганда, Иерусалим һәм гыйбадәтханә җимерек хәлдә яткан. Ләкин, мидиялеләр белән фарсылар Бабылны яулап алгач, хәл үзгәргән: б. э. к. 537 елда 12 кабиләдән булган тугры исраиллеләр Бабыл империясенең барлык төбәкләреннән туган якларына кайтканнар (Езра 1:1—4; Ишаг. 60:4). Алар Йәһвәгә корбаннар китерә, бәйрәмнәр үткәрә һәм әкренләп гыйбадәтханәне торгыза башлаганнар (Езра 3:1—4, 7—11; 6:16—22). Шулай итеп «Йәһвәнең даны» Иерусалимны, ягъни Исраил халкын, яңадан «яктырта» башлаган. Яһүдләр, үз чиратында, рухи караңгылыкта йөргән бар халыклар өчен рухи яктылык чыганагы булып киткән.

Шулай да Ишагыянең пәйгамбәрлеге борынгы Иерусалимда өлешчә генә үтәлгән. Белгәнебезчә, вакыт узу белән күпчелек яһүдләр Аллаһыны кабат калдырганнар (Ник. 13:27; Мал. 1:6—8; 2:13, 14; Мат. 15:7—9). Алар үз тугрылыксызлыкларында шундый дәрәҗәгә җиткәннәр ки, хәтта Аллаһы җибәргән Затны — Гайсә Мәсихне үтергәннәр (Мат. 27:1, 2). Ахыр чиктә б. э. 70 елында Иерусалим һәм гыйбадәтханә икенче тапкыр җимерелгән булган.

Әйе, Ишагыя китабының 60 нчы бүлегендәге пәйгамбәрлекләрнең кайбер нечкәлекләре җирдәге Иерусалимда берничек тә үтәлә алмаган. Йәһвә бу аяныч вакыйгаларның булачагын алдан пәйгамбәрлек иткән (Дан. 9:24—27).

Ишагыянең пәйгамбәрлеге безнең көннәргә кагыламы? Әйе. Бүген бу пәйгамбәрлек җирдәге Иерусалимда түгел, ә «югарыдагы Иерусалимда» үтәлә; рәсүл Паул аны «безнең анабыз» дип атаган (Гәл. 4:26). Югары Иерусалим ул — Аллаһы оешмасының күктәге өлеше. Гайсә Мәсих һәм аның белән күктә идарә итәчәк 144000 майланган мәсихче — «югарыдагы Иерусалимның» балалары. Майланганнар «изге халык» һәм «Аллаһы Исраиле» дип тә атала (1 Пет. 2:9; Гәл. 6:16).

Югарыдагы Иерусалим нинди мәгънәдә «күтәрелгән» һәм «яктыртып торган»? Бу сүзләр аның «балаларында» — җирдә яшәүче майланган мәсихчеләрдә үтәлгән. Әйдәгез, Ишагыя китабының 60 нчы бүлегендәге пәйгамбәрлек майланганнарда ничек үтәлгәнен карап чыгыйк.

Б. э. икенче гасырында мәсихче җыелышны «чүп үләне» баса башлаган, ягъни җыелышка мөртәтлек үтеп кергән. Майланганнар өчен рухи караңгылык чоры башланган (Мат. 13:37—43). (Бу чор 1914 елга кадәр дәвам иткән, чөнки нәкъ бу елда «дөнья төзелеше тәмамлануы» башланган.) (Мат. 13:39, 40) Шулай итеп, майланган мәсихчеләр бөтендөнья ялган дин империясенә — Бөек Бабылга әсирлеккә эләккән. 1919 елда майланганнар Бөек Бабылдан азат ителгән булган; шул мәгънәдә алар «күтәрелгән» һәм, шунда ук актив рәвештә вәгазь эшенә керешеп, рухи «яктылык» тарата башлаган b. Алдагы елларда төрле халыклардан күп кенә кеше бу яктылыкка агылган. Шулар арасыннан кайберләре Аллаһы Исраиле өлеше булыр өчен сайланган булган. Шул мәгънәдә Ишагыя 60:3 тәге «патшалар», ягъни күктәге тормыш өчен сайланганнар, югарыдагы Иерусалим яктылыгына килгән (Ачыл. 5:9, 10).

Күктәге тормыш өчен терелтелгән майланганнар «Яңа Иерусалимны» тәшкил итәчәк. «Яңа Иерусалим» дип Гайсә Мәсихнең «кәләше» — 144000 хакимдәше атала (Ачыл. 14:1; 21:1, 2, 24; 22:3—5). Шулай итеп киләчәктә майланганнар Аллаһы яктылыгын тагы да зуррак масштабта яктыртачак.

Яңа Иерусалим Ишагыя 60:1 дәге пәйгамбәрлекне үтәүдә төп роль уйнаячак. (Ишагыя 60:1, 3, 5, 11, 19, 20 не Ачылыш 21:2, 9—11, 22—26 белән чагыштыр.) Борынгы Иерусалим Исраил хөкүмәтенең идарә итү үзәге булган. Нәкъ шуның кебек, Яңа Иерусалим да күктәге хөкүмәтнең үзәге булачак: майланганнар Гайсә Мәсих белән бергә җир өстеннән идарә итәчәк. Майланганнар кешеләр турында кайгыртачак. Менә ни өчен Яңа Иерусалим «Аллаһыдан төшүче» шәһәр дип атала. Төрле халыктан булган тәкъва кешеләр аның «яктылыгында йөриячәк». Алар үлем белән гөнаһтан азат ителәчәк (Ачыл. 21:3, 4, 24). Ишагыя һәм башка пәйгамбәрләр әйткәнчә, «бар нәрсәне яңадан торгызу вакытлары» килергә тиеш булган (Рәс. 3:21). Гайсә күктәге тәхетенә Патша булып утыргач, бу гаҗәеп чор башланган, ә аның Меңъеллык идарәсенең ахырында ул тәмамланачак.

a Ишагыя 60:1 дә Аллаһы Иерусалимга хатын-кызга мөрәҗәгать иткәндәй эндәшә. Мәсәлән, «күтәрел», «яктыртып тор» һәм «сине» дигән сүзләр еврей телендә женский родта бара. Моны күрсәтер өчен, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә «И хатын» дигән сүз өстәлә. Башка кайбер тәрҗемәләрдә «И Сион» яки «И Иерусалим» дигән сүзләр кулланыла.

b 1919 елда башланган саф гыйбадәтне торгызу эше турында Йәзәкил 37:1—14 тә һәм Ачылыш 11:7—12 дә дә әйтелә. Йәзәкил пәйгамбәрлеге бөтен майланган мәсихчеләргә кагыла. Алар, озак вакыт үле хәлдә булганнан соң, рухи яктан аякка баскан. Ә Ачылышта оешмабызда үз өстенә җитәкчелекне алган майлаган абый-кардәшләрнең кечкенә төркеме турында әйтелә. Алар, берникадәр вакыт гаделсез суд карары аркасында төрмәдә утырганнан соң, кабат рухи эшләр белән шөгыльләнә башлаган. 1919 елда Гайсә бу абый-кардәшләрне «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» итеп билгеләгән (Мат. 24:45). («Саф гыйбадәт торгызылган!» дигән китапта 118 битне карагыз.)