Төп мәгълуматка күчү

Йәһвә Шаһитләренең аерылышуга карашлары

Йәһвә Шаһитләренең аерылышуга карашлары

 Безнең никахка һәм аерылышуга карашыбыз Изге Язмаларда язылганнарга нигезләнә. Аллаһы никахны булдырганда никахлашкан ир белән хатынның мәңге яшәүләрен теләгән. Инҗилдән күренгәнчә, аерылышу өчен бердәнбер сәбәп — ирнең я хатынның әхлаксызлык кылуы (Маттай 19:5, 6, 9).

Ир белән хатынның арасы бозылса, Шаһитләр аларга ярдәм күрсәтәме?

 Әйе. Нәрсә аша?

  •   Басмалар. Регуляр рәвештә чыга торган әдәбият таркалырга торган гаиләләрне дә ныгыта ала. Мәсәлән, «Сохраняйте преданность браку», «Как научиться прощать» һәм «Как восттановить доверие» дигән мәкаләләрне укып карагыз.

  •   Очрашулар. Без очрашуларыбызда һәм конгрессларыбызда Изге Язмалардагы никахка кагылышлы гамәли киңәшләр буенча фикер алышабыз.

  •   Өлкәннәр. Җыелыштагы өлкәннәр ирле-хатынлыларга Эфеслеләргә 5:22—25 кебек шигырьләргә игътибар итеп ярдәм күрсәтә.

Берәр Шаһит үз тормыш иптәше белән аерылышырга булса, җыелыш өлкәннәренең моңа ризалык бирергә хокукы бармы?

 Юк. Берәр пар өлкәннәрне никахтагы авырлыкларын хәл итәргә ярдәм итүләрен сораса да, өлкәннәр алар өчен бернәрсә дә хәл итә алмый (Гәләтиялеләргә 6:5). Ләкин берәрсе, Изге Язмаларда искә алынган сәбәп була тормыйча, иптәше белән аерылышырга булса, башка кеше белән никахлаша алмый (1 Тимутигә 3:1, 5, 12).

Шаһитләрнең аерылышуга карашы

 Инҗил китабында ирле-хатынлыларга, бик әйбәт яшәмәсәләр дә, аерылышмаска киңәш ителә (1 Көринтлеләргә 7:10—16). Күп мәсьәләрне чын күңелдән дога кылып, Изге Язмалардагы принципларны кулланып һәм иптәшкә ярату белдереп чишеп була (1 Көринтлеләргә 13:4—8; Гәләтиялеләргә 5:22).

 Шулай да кайбер мәсихчеләр берәр сәбәп аркасында иптәшләреннән китеп яшәргә булган. Моңа кайбер сәбәпләр:

  •   иптәшенең үз гаиләсе турында кайгыртырга теләмәве (1 Тимутигә 5:8).

  •   иптәше үзен рәхимсез тота (Зәбур 11:5).

  •   иптәше рухи иминлегенә зыян китерә (Рәсүлләр 5:29). Әйтик, бер Шаһитнең иптәше аны Аллаһы әмерләрен бозарга этәреп тора, ди, һәм тегесе «кешеләргә түгел, ә иң элек хакимебез Аллаһыга буйсынырга» теләп, иптәшеннән аерым яшәргә була (Рәсүлләр 5:29).