Төп мәгълуматка күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШНЫ ҮЗГӘРТӘ

Ниһаять, әтием белән татулашам

Ниһаять, әтием белән татулашам
  • ТУУ ЕЛЫ: 1954

  • ТУГАН ИЛЕ: Филиппин

  • ҮТКӘНДӘ: каты күңелле әтисеннән киткән

ЭЛЕККЕГЕ ТОРМЫШЫМ

 Күп кенә туристлар Пагсаньян шәһәре (Филиппин) янындагы күпләргә билгеле булган шарлавыкларны күрергә дип килә. Шул шәһәрдә әтием — Нардо Лерон — ярлылыкта үсте. Дәүләт, полиция хезмәткәрләре һәм хезмәттәшләренең ришвәтчел булуларын күреп, ул ярсулы, кайнар холыклы кешегә әйләнде.

 Әти-әнием 8 бала үстерде, шуңа күрә армый-талмый эшләде. Алар еш кына өйдән озакка китеп тауларда игенне карап үстерә иде. Без абыем белән еш кына берүзебез ач идек. Бала чагыбызда без сирәк уеннар уйный идек. Җиде яшьтән без кырда авыр хезмәт башкардык. Кокосны капчыкларга төяп, серпантин буйлап өйгә ташый идек. Капчык бик авыр булса, без аны җирдән өстерәп алып кайта идек.

 Әти безне кыйный иде, әмма без түзә идек. Әнигә кулын күтәргәненә күрү күпкә авыррык иде. Без аны туктатырга тырыша идек, әмма бернәрсә дә килеп чыкмый иде. Без Роделио белән әтиебезне үсеп җиткәч үтерергә сүз куештык. Мин безне яраткан әтигә мохтаҗ идем!

 Әтинең көч куллануыннан тәмам туйгач, мин ярсудан нәрсә эшләргә белмичә, өйдән киттем. Миңа ул чакта 14 яшь иде. Күпмедер вакыт мин урамда яшәдем, шунда мин марихуана тарта башладым. Шуннан соң мин көймәче булып туристларны шарлавыкларга йөртә идем.

 Берничә ел узгач, мин Маниладагы университетка укырга кердем. Ял көннәрне Пагсаньянга эшләргә китә идем, шуңа күрә укуга вакыт калмый иде. Тормышым авыр һәм мәгънәсез иде. Марихуана хисләремне тыярга инде булышмый иде. Метамфетамин, кокаин һәм героин кабул итә башладым. Наркотиклар белән бергә тәртипсез җенси тормыш та алып бара башладым. Ярлылык, гаделсезлек һәм газапларның нәрсә икәнен мин яхшы белә идем. Мин Аллаһыдан: «Ни өчен тормыш шундый?» — дип сорый идем. Ләкин нинди генә дингә барсам да, җавапны таба алмадым. Чарасызлыктан тагы да күбрәк наркотиклар кабул итә башладым.

 1972 елда Филиппиндагы студентлар дәүләткә каршы күтәрелеп протест белдерде. Бер тапкыр аларга мин дә кушылдым, җәберләүдән башка килеп чыкмады. Күпләрне кулга алдылар. Ә берничә ай үткәч, бөтен ил буенча сугыш хәле игълан ителде.

 Мин кабат урамда калдым, ләкин бу юлы куркуда яшәдем, чөнки фетнәчеләрнең берсе идем. Наркотиклардан мин баш тартырга җыенмый идем, шуңа күрә башта урларга, ә соңыннан байлар һәм чит илдән килгән кешеләр белән фәхешлек кыла башладым. Яшәргәме, үләргәме — миңа брыбер иде.

 Ул арада әнием һәм энекәшем Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башлады. Әти ярсудан Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбиятны утта яндыра иде. Әмма әнием һәм энекәшем бирешмәделәр. Соңрак икесе дә Йәһвә Шаһитләре буларак суга чумдырылды.

 Бер көнне бер Йәһвә Шаһите әтиемә Изге Язмаларда киләчәк турында язылганнарны, җирдә гаделлек урнашачагын сөйләде (Зәбур 72:12—14). Аның сөйләгәннәре әтигә бик ошады, һәм ул хәтта Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашты. Изге Язмалардан ул Аллаһының гадел хөкүмәт урнаштырырга вәгъдәсен генә түгел, ә Аллаһының иргә һәм әти кешегә таләпләрен дә белде (Эфеслеләргә 5:28; 6:4). Тиз арада ул һәм эне-сеңелләрем суга чумдырылдылар. Өйдән ерак булганга, мин моның турында белмәдем.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТӘ

 1978 елда мин Австралиягә күчендем. Тыныч һәм бай илдә яшәсәм дә, мин җан тынычлыгы таба алмый идем. Исерткеч эчемлекләрне артык эчүдән һәм наркотиклар кулланудан туктамый идем. Шул ук елны Йәһвә Шаһитләре ишегемә шакыды. Миңа Изге Язмаларда тынычлык хөкем сөрәчәк вакыт турында язылганнар ошый иде, шулай да мин аларга кушылырга ашыкмый идем.

 Шуннан соң озак та үтмәстән, мин берничә атнага Филиппинга кайттым. Эне-сеңелләрем миңа әтиебезнең күп көч куеп яхшы якка үзгәргәнен сөйләде, әмма мин һаман да ачу саклый идем һәм аның белән күрешергә дә, сөйләшергә дә теләми идем.

 Сеңелем миңа Изге Язмалар ярдәмендә җирнең ни өчен газаплар һәм гаделсезлек белән тулы булуын аңлатты. Тәҗрибәсе аз булган яшүсмер сеңелемнең сорауларыма җавап бирә алуына мин шаккаттым. Китәр алдыннан әти миңа «Син җирдәге оҗмахта мәңге яши аласың» a дигән китапны бирде. Ул: «Тукта әле. Бу китаптан син үз сорауларыңа җавап табарсың»,— диде. Ул мине Австралиядә Йәһвә Шаһитләрен эзләп табарга өндәде.

 Мин аның киңәшенә колак салдым һәм Брисбен шәһәрендә Йәһвә Шаһитләренең Патшалык Залын таптым. Ул минем йортымнан ерак түгел иде. Мин Изге Язмаларны өйрәнергә ризалаштым. Данил китабының 7 нче бүлегендә һәм Ишагыя китабының 9 нчы бүлегендә язылган пәйгамбәрлекләр бар шикләремне таратты: Аллаһының патшалыгы — коррупциясез хөкүмәт — киләчәктә җир өстеннән идарә итәчәк. Мин җирдә оҗмах булачагын белдем. Минем Аллаһыга ярарга теләк туды, ләкин моның өчен миңа хисләремне тыярга өйрәнергә, наркотиклар кулланудан һәм артык эчүдән туктарга, шулай ук әхлаксызлык кылудан баш тартырга кирәк иде. Мин иптәш кызымнан киттем һәм начар гадәтләремне ташладым. Иманым үсә барганда, мин Йәһвәгә тормышымны үзгәртергә ярдәм итсен дип дога кылдым.

 Вакыт узу белән мин шуны аңладым: белгәннәрем тормышымны яхшырта ала. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, без «яңа шәхес булып киенә» алабыз (Көләсәйлеләргә 3:9, 10). Холкымны үзгәртергә тырышканда, минем башыма: «Әтием чыннан да үзгәргән булса?» — дигән фикер килде. Күңелемдә ачуның да, нәфрәтнең дә эзе калмады, минем әтием белән татулашасы килә иде. Ахыр чиктә, мин әтиемне кичердем һәм күңелемдә бала чагымда уянган нәфрәттән азат булдым.

ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРА

 Яшьлегемдә мин башкаларга ияреп, үземә зыян гына китердем. Изге Язмалардагы: «Яманнар белән аралашу яхшы гадәтләрне боза»,— дигән сүзләрнең хаклыгына мин үз тәҗрибәмдә инандым (1 Көринтлеләргә 15:33). Ләкин Йәһвә Шаһитләре арасында яхшы дуслар тапкач, холкымны үзгәртү процессы җиңеләйде. Алар арасыннан мин үземә гаҗәеп тормыш иптәшен — Лореттаны таптым. Бергәләп без кешеләргә Изге Язмаларда язылганнар кешегә нинди файда китерә алганын сөйлибез.

Хатыным һәм дусларым белән бергә табын алдында

 Әтием Изге Язмаларны өйрәнгәнгә, минем хыялым тормышка ашты: әтием кайгыртучан иргә һәм басынкы, тынычлык сөючән мәсихчегә әйләнде. Мин аның белән 1987 елда Йәһвә Шаһите буларак суга чумдырылганнан соң очраштым. Мине күрү белән ул мине кочаклады. Гомеремдә беренче тапкыр кочаклады!

 35 елдан артык әтием әнием белән бергә башкаларга Изге Язмалардагы киләчәккә кагылышлы Аллаһының вәгъдәләре турында сөйләп йөри. Аны тырыш, кайгыртучан һәм ярдәмчел кеше буларак беләләр. Шул еллар эчендә мин аны хөрмәт итә һәм ярата белергә өйрәндем. Аның улы булуым белән мин бик горурланам! 2016 елны ул вафат булды. Әмма әле дә минем күңелемдә аңа карата назлы хисләрем калды. Без икебез дә Изге Язмаларның тәгълиматларын кулланып холкыбызны үзгәртә алдык. Күңелемдәге яраларым төзелде. Гаиләләргә авырлыклар китереп торган һәр нәрсәдән азат итәргә вәгъдә итүче күктәге Әтием Йәһвә Аллаһы белән танышуыма мин шундый шат!

a Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган. Бүтән бастырылмый.