Төп мәгълуматка күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШНЫ ҮЗГӘРТӘ

Мин чын байлык таптым

Мин чын байлык таптым
  • Туу елы: 1968

  • Туган иле: Кушма Штатлар

  • Үткәндә: Байлык турында дога кылган бизнесмен

ЭЛЕККЕГЕ ТОРМЫШЫМ

 Мин Рочестер шәһәрендә (Нью-Йорк) үстем һәм католик булып тәрбияләндем. Миңа сигез яшь булганда, әти-әнием аерылышты. Шулай итеп, мин атна дәвамында әнием белән ярлы кешеләр өчен районда, ә ял көннәре әтием белән бай районда яшәдем. Әниемә алты бала үстерү никадәр авыр икәнен күреп, мин, баеп китеп, гаиләбезгә булышырга хыялланган идем.

 Әтием уңышлы булуымны теләп, миңа кунакханәләр белән идарә итү буенча дәрәҗәле мәктәптә укырга тәкъдим итте. Бу миңа ошады, һәм мин укырга кердем. Аллаһы миңа бай һәм бәхетле булып китү турындагы догама җавап бирә дип уйлый идем мин. Биш ел дәвамында мин кунакханәләр белән идарә итүне, бизнес хокукын һәм финансларны өйрәнгән идем. Шул ук вакытта Лас-Вегас шәһәрендә (Невада штаты) казино-отельдә эшләгән идем.

Минем эшем комарлы уеннар уйнаучы бик бай кешеләрне кайгырту булды

 22 яшемдә мине казино-отельнең вице-президент ярдәмчесе итеп куйдылар. Мине бай һәм уңышлы итеп күргәннәр. Еш кына мин иң яхшы ризык ашаган идем һәм иң кыйбат шәраб, ликер эчкән идем. Бизнес буенча дусларым әйтә иде: «Онытма: акча — дөньяда булган иң мөһим нәрсә». Аларның фикеренчә, акча чын бәхет китерә.

 Минем эшем Лас-Вегаска комарлы уеннар уйнарга килгән бик бай кешеләрне кайгырту булды. Алар байлар булса да, бәхетсез булып күренде. Мин дә үземне бәхетсез итеп хис итә башладым. Күбрәк акча алган саен, борчылуларым да, йокысыз төннәр дә күбрәк булды. Мин яшәүнең мәгънәсе бармы дип уйлый башладым. Тормышымнан туеп, мин Аллаһыдан: «Чын бәхет кайда табып була?» — дип сорый идем.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ

 Якынча шул вакытта Йәһвә Шаһитләре булып киткән ике апам Лас-Вегаска күченгән. Алар биргән әдәбиятны кире каксам да, мин алар белән бергә Изге Язмаларны укырга ризалаштым. Минем шәхси Изге Язмалар китабымда Гайсәнең бар сүзләре кызыл төс белән язылган булган. Мин Гайсәнең бар әйткәннәрен кабул иткәнгә күрә, апаларым күбрәк аның сүзләренә игътибар итәргә тырышты. Изге Язмаларны мин шулай ук берүзем булганда да укыдым.

 Мин күп нәрсәләргә гаҗәпләндем. Мәсәлән, Гайсәнең бу сүзләренә: «Дога кылганда, башка милләт кешеләре кебек, бер үк нәрсәне кат-кат әйтмәгез, чөнки алар, күп сүзләр әйтсәләр, илаһлары аларны ишетер, дип уйлый» (Маттай 6:7). Элек бер рухани, миңа Гайсәнең сурәтен биреп, сурәткә карап догаларны кабатлап сөйләргә дигән иде. Имеш, шулчак Аллаһы миңа күпме сорасам, шулкадәр акча бирер. Ләкин мин уйладым: бер үк догаларны кабатлап, мин Гайсәнең сүзләренә каршы эш итмимме? Шулай ук мин Гайсәнең бу сүзләрен укыдым: «Җирдә беркемне дә атам дип атамагыз, чөнки сезнең бер генә, күктәге, Атагыз бар» (Маттай 23:9). Һәм кабат гаҗәпләндем: «Ни өчен мин дә, имандашларым да руханиларны „Ата“ дип атыйбыз?»

 Изге Язмаларның Ягъкуб китабын укыганда, мин тормыш рәвешем турында уйлана башладым. Ягъкуб 4 нче бүлегендә мин укыдым: «Хыянәтчеләр, дөньяга дус булу — Аллаһыга дошман булу икәнен әллә белмисезме? Шуңа күрә дөньяга дус булырга теләүче үзен Аллаһыга дошман итә» (Ягъкуб 4:4). Тагы да ныграк миңа 17 нче шигырь тәэсир итте: «Берәрсе дөрес булганны ничек эшләргә икәнен белеп тә, эшләми икән, ул гөнаһ кыла». Аннары мин апаларыма шалтыраттым һәм казино-отель эшен ташларга җыенганымны әйттем, чөнки бу эштә булган бар нәрсәнең, шул исәптән комарлы уеннар һәм комсызлыкның, яраклы түгел икәнен аңладым.

«Изге Язмаларның Ягъкуб китабын укыганда, мин тормыш рәвешем турында уйлана башладым»

 Мин Аллаһы белән, әти-әнием, абый-апаларым белән мөнәсәбәтләремне яхшыртырга теләдем. Шуңа күрә, минем күбрәк вакыт булсын өчен, үз тормышымны гадиләштерергә булдым. Ләкин үзгәрешләр ясау бер дә җиңел булмады. Мәсәлән, миңа казино-отель бизнесында яхшырак эш тәкъдим иттеләр һәм эш хакын икеләтә-өчләтә күтәрергә вәгъдә бирделәр. Ләкин моның турында дога кылганнан соң, андый тормыш минем өчен түгел дип карар иттем һәм бу эштән киттем. Мин, әниемә күченеп, гаражда яши башладым һәм ресторан менюларын ламинирование буенча кечкенә бизнес ачтым.

 Изге Язмалар миңа яхшы карарлар кабул итәргә булышса да, мин әле дә Йәһвә Шаһитләренең очрашуларына йөрми идем. Апаларым миннән ни өчен миңа Шаһитләр ошамый дип сорады. Мин аларга: «Чөнки Йәһвә Аллаһыгыз гаиләләрне тарката. Мин гаиләм белән тик Раштуа һәм туган көннәре генә була алам, ә сез бу көннәрне бәйрәм итмисез»,— дип җавап бирдем. Апаларым берсе елый башлады һәм миннән сорады: «Ә елның башка көннәрендә син кайда буласың? Без сине күрергә һәрвакыт шат булсак та, син тик шул көннәрдә генә киләсең һәм моны тик бурыч хисеннән генә эшлисең». Аның сүзләре күңелемә үтеп керде, һәм мин дә аның белән елый башладым.

 Мин Йәһвә Шаһитләренең үз гаиләләрен никадәр нык яратканнарын һәм үземне хаклы булмаганымны аңладым, һәм җирле Патшалык Залындагы бер очрашуга барырга булдым. Анда мин Кевин белән таныштым. Бу тәҗрибәле кардәш минем белән Изге Язмалар өйрәнүен башлады.

 Кевин үз хатыны белән, кешеләргә Изге Язмаларны аңларга булышып, күп вакыт үткәрә иде һәм гади тормыш алып бара иде. Аларның акчалары Африка һәм Үзәк Америкага барыр өчен дә җитәрлек иде, анда алар филиал төзелешләрендә катнашкан. Алар бик бәхетле иде һәм бер-берсен ярата иде. Аларга карап, мин шундый ук бәхетле тормыш турында хыяллана башладым.

 Кевин миңа миссионер эше нинди шатлык китергәне турында бер видео күрсәтте. Шунда мин карар иттем: нәкъ шулай мин яшәргә телим. 1995 елда, алты ай Изге Язмаларны тырышып өйрәнгәннән соң, мин Йәһвә Шаһите буларак суга чумдырылдым. Аллаһыдан байлык сорар урынына, мин: «Миңа ярлылык та, байлык та бирмә»,— дип дога кыла башладым (Гыйбрәтле сүзләр 30:8).

ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ

 Хәзер мин чыннан да бай — материаль яктан түгел, ә рухи яктан. Гондураста мин яраткан хатыным Нурия белән таныштым. Бергә без миссионерлар булып башта Панамада хезмәт иттек, ә хәзер Мексикада хезмәт итәбез. Изге Язмаларның бу сүзләре чыннан да хак: «Йәһвәнең фатихасы кешене баета, ул фатихасына кайгы-хәсрәт өстәми»! (Гыйбрәтле сүзләр 10:22)