Төп мәгълуматка күчү

Акча чыннан да явызлыкмы?

Акча чыннан да явызлыкмы?

 Изге Язмалар нигезендә җавап

 Юк. Изге Язмаларда акча ул үзеннән-үзе начар я бу бар бәлаләрнең чыганагы дип әйтелми. «Акча — явызлык» дигән әйтем Изге Язмаларның үзгәртелгән өземтәсе. Изге Язмаларда бу өземтәнең дөрес варианты болай яңгырый: «Һәркайсы явызлыкның тамыры — акча ярату бит» (1 Тимутигә 6:10).

 Изге Язмаларда акча турында нәрсә әйтелә?

 Әгәр акчага дөрес караш сакласак, алар тормышта ярдәм итә һәм хәтта кеше өчен «яклау» булып тора ала икәнен Изге Язмалар таный (Вәгазьче 7:12). Анда тагын юмартлык күрсәтүчеләр, шулай ук акчалары белән бүлешүчеләр, мактап искә алына (Гыйбрәтле сүзләр 11:25).

 Әмма шулай ук Изге Язмалар акча тормышыбызда иң мөһиме булып китмәсен дип кисәтә. Анда болай диелә: «Байлык яратмыйча тормыш итегез, булганына канәгать булып яшәгез» (Еврейләргә 13:5). Моның асылы шунда: акчага дөрес караш үстерергә һәм байлык артыннан кумаска кирәк. Булганы белән һәм чыннан да кирәк булганы — ризык, кием һәм яшәү урыныбыз — белән канәгать булырга өйрәнергә кирәк (1 Тимутигә 6:8).

 Ни өчен Изге Язмалар акча яратудан кисәтә?

 Комсыз кеше мәңге яшәү мөмкинлеген югалта (Эфеслеләргә 5:5). Ни өчен? Чөнки бер яктан, комсызлык — потка табынуның бер төре (Көләсәйлеләргә 3:5). Һәм шуңа өстәп, комсыз кешеләр, үз теләкләрен канәгатьләндерер өчен, әхлакый принципларны боза ала. Ә Гыйбрәтле сүзләр 28:20 дә болай диелә: «Баерга ашыгучы гаепсез калмас». Нинди гаеп? Акча хакында комсыз кеше шантаж, янау, караклык, кеше урлау һәм үтерү кебек җинаять эшләренә дә бара ала.

 Акча ярату кешене мондый эшләргә этәрмәсә дә, ул барыбер начар нәтиҗәләргә китерәчәк. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Баерга теләүчеләр тозакка эләгә, вәсвәсәгә һәм бик күп акылсыз һәм зарарлы теләкләргә бирелә» (1 Тимутигә 6:9).

 Изге Язмалардагы акчага карата киңәшләр безгә ничек ярдәм итә ала?

 Әгәр акча өчен без әхлакый принципларны һәм рухи гадәтләребезне бозмасак, без үз-үзебезне хөрмәт итәчәкбез һәм Аллаһының хуплавына һәм ярдәменә таяна алачакбыз. Аллаһы аны тормышлары белән сөендерергә тырышкан кешеләргә менә нәрсә вәгъдә итә: «Мин сине беркайчан да калдырмам һәм беркайчан да ташламам» (Еврейләргә 13:5, 6). Аллаһы шулай ук: «Тугры кеше мул фатихалар урыр»,— дип безне ышандыра (Гыйбрәтле сүзләр 28:20).