Төп мәгълуматка күчү

ИҖАДИ ЭШЛӘР

Диңгез кыярының «акыллы» тиресе

Диңгез кыярының «акыллы» тиресе

 Диңгез кыяры — диңгез төбендә яисә мәрҗән рифларында яшәүче хайван. Аның тиресе сыткылы, бетчәле һәм хәтта энәле була ала. Ул гаҗәеп сыгылмалы: берничә минут һәм хәтта секунд эчендә балавыз кебек йомшак я такта кебек каты булып китә ала. Бу аңа тар ярыкларга керергә мөмкинлек бирә. Аннары ул шулкадәр ката ки, хәтта ерткычлар аны чыгара алмый. Сере — аның искиткеч тиресендә.

 Игътибар итегез. Диңгез кыярының тиресе каты, уртача каты һәм йомшак булып китә ала. Тиресенең хәлен үзгәртер өчен, диңгез кыяры үз тиресендәге җепселләрне я бер-берсе белән тоташтыра, я бер-берсеннән аера. Ул моны катыра я йомшарта торган аксымнарны кулланып эшли ала.

 Катыра торган аксымнар тире җепселләре арасында кечкенә күперләр сыман бәйләнешләр булдыра, һәм тире ката. Йомшарта торган аксымнар, бу күперләрне аерып, тирене йомшарта. Диңгез кыярының тиресе шулхәтле йомшара ала, хәтта ул эретелгән кебек күренергә мөмкин.

 Галимнәр диңгез кыяры тиресенә охшаш материалларны ясарга тырыша. Максатларының берсе — баш миенә операция ясар өчен электродлар булдыру. Электродлар кирәкле урынга беркетелер өчен каты булырга, ә аннары йомшарырга тиеш. Шундый яраклаша торган электродлар ярдәмендә тәннең аларны кире кагу ихтималлыгын киметеп булыр дип өметләнәләр.

 Сез ничек уйлыйсыз? Диңгез кыярының «акыллы» тиресе эволюция нәтиҗәсендә барлыкка килгәнме? Яисә аны Аллаһы барлыкка китергәнме?