Төп мәгълуматка күчү

ИҖАДИ ЭШЛӘР

Гринданың үзеннән-үзе чистарына торган тиресе

Гринданың үзеннән-үзе чистарына торган тиресе

 Кабырчыклар һәм кораб төбенә ябыша торган башка диңгез тереклеге судно операторлары өчен зур проблема булып тора. Шундый биокаплам аркасында көймәнең тизлеге кими, күбрәк ягулык таләп ителә һәм кораб төбен чистарту өчен ике елга бер тапкыр көймәне эксплуатацияләүне берникадәр вакытка туктатырга туры килә. Белгечләр шушы мәсьәләне чишү юлын табигатьтән эзли.

 Уйлап карагыз. Тикшерүләр күрсәткәнчә, озын йөзгечле гринданың (латинча глобицефала мелас) тиресе үзеннән-үзе чистарыну үзлегенә ия. Аның тиресендә вак чыгынтылар урнашкан (аларны шулай ук наночыгынтылар дип атыйлар). Чыгынтылар бик кечкенә булганга, мыекаяклы кысла личинкалары гринданың тиресенә ябыша алмый. Чыгынтылар аралары суүсемнәрне һәм бактерияләрне бетерә торган махсус сыекча белән тулы. Гринда үз тиресен алыштырганда, сыекча яңара.

 Галимнәр гринда тиресенең үзеннән-үзе чистарыну үзлеген исәпкә алып, корабларның төбен чистарту процессында кулланырга уйлый. Элек тере организмнарның үсүенә каршы торган буяулар кулланылган иде. Әмма гадәттә кулланылган андый буяуларның күбесе, диңгездәге тереклеккә зыян китергәнгә күрә, күптән түгел тыелган. Тикшерүчеләр кораб төбен метал челтәр белән капларга һәм челтәр күзәнәкләрен табигатькә зыян китерми торган махсус химик матдә белән тутырырга тәкъдим иткән. Бу матдә диңгез суы белән элемтәгә кереп, үзле сыекчыга әйләнә; нәтиҗәдә, кораб төбе «тире» белән каплана. Тора-бара якынча 0,7 миллиметр калынлыктагы «тире» үзенә, бәлки, ябышырга өлгергән тере организмнар белән бергә юыла. Шуннан соң система яңадан сыекча булдыра һәм бөтен аскы корпус яңа «тире» белән каплана.

Кабырчыклар кораб тизлеген киметә, һәм аның төбен алардан чистарту катлаулы мәсьәлә

 Лабораториядә үткәрелгән тикшерүләрдән күренгәнчә, шундый система корабларның биокаплам белән каплануын 100 тапкырга киметә ала. Бу система шулай ук судно йөрү компанияләренә дә зур файда китерә ала, чөнки көймәне докка китереп, кораб төбен чистарту бик кыйбат тора.

 Сез ничек уйлыйсыз? Гринданың үзеннән-үзе чистарына торган тиресе эволюция нәтиҗәсендә барлыкка килгәнме? Яисә бу барлыкка китерелгәнме?