Төп мәгълуматка күчү

BluePlanetArchive/Whale Watch Azores

ИҖАДИ ЭШЛӘР

Томшыклы китның чуму сәләте

Томшыклы китның чуму сәләте

 Томшыклы кит (Ziphius cavirostris), ягъни Кювьеның томшыклы киты, 2 992 метр тирәнлеккә чума ала. Анда су басымы 30 300 килопаскаль тәшкил итә. Бу кит шулай ук су астында озак вакыт кала ала. Бер очракта ул су астында 3 сәгать 42 минут калган булган. Бу китларга сулар өчен һава кирәк. Ничек соң алар шундый зур басым астында кислородсыз кала ала?

 Бу кит диңгез имезүчеләре санына керә. Андый хайваннарның, суга чумганда, күкрәк читлеге кысыла, ә үпкәләре эшләми башлый. Диңгез имезүчеләренең йөрәк тибеше кискен кимегәч, кан агымы башкарак йөри башлый. Ул тәннең башка өлешләреннән күбрәк баш миенә, йөрәккә һәм мускулларга юнәлә. Нәтиҗәдә, кит азрак кислород куллана.

 Өстәвенә, диңгез имезүчеләре үз мускулларында кислород саклый ала. Алар моны миоглобин дип аталган аксым ярдәмендә эшли. Китлар тирәнгә чумганда, миоглобин, кирәк булганда, организмны кислород белән тәэмин итә ала. Аларның мускулларындагы миоглобин күләме кеше һәм җирдә яшәүче хайваннарның мускулларындагы миоглобинга караганда күпкә күбрәк.

 Шулай да, бер галим китның бу төре турында мондый нәтиҗәгә килгән: «Алар бик тирәнгә чумалар. Хайваннар тәненең төзелешен исәпкә алсак, алар андый тирәнлеккә чумарга тиеш түгел, алар су астында да ул кадәр озак калырга тиеш түгел». Галимнәр, бу китларның чуму сәләтен аңлар өчен, көч куя, чөнки бу табибларга үпкә белән проблемаларны хәл итәргә булыша алачак.

 Сез ничек уйлыйсыз? Бу китның тирәнгә чуму сәләте эволюция нәтиҗәсендә барлыкка килгәнме? Яисә аны Аллаһы барлыкка китергәнме?