Төп мәгълуматка күчү

«Үлемгә дучар итүче җиде гөнаһ»

«Үлемгә дучар итүче җиде гөнаһ»

Изге Язмалардагы җавап

 Изге Язмаларда «үлемгә дучар итүче җиде гөнаһ» исемлеге китерелми. Ләкин анда авыр гөнаһ кылган кеше котыла алмаячак дигән фикер бар. Авыр гөнаһ дигәндә, Изге Язмаларда, мәсәлән, җенси әхлаксызлык, потка табыну, спиритизм, ярсу һәм эчкечелек дип әйтелә, андый эш-гамәлләр «гөнаһлы тәннең эшләре» дип атала. «Андый тормыш алып баручылар Аллаһы Патшалыгын мирас итеп алмаячак»,— диелә Инҗилдә (Гәләтиялеләргә 5:19—21) a.

Изге Язмаларда «Йәһвә нәфрәт иткән... җиде нәрсә» турында әйтелми мени?

 Әйтелә. Гыйбрәтле сүзләр 6:16 да: «Йәһвә нәфрәт иткән алты нәрсә, Әйе, җаны өчен җирәнгеч җиде нәрсә бар»,— диелә. Шулай да Гыйбрәтле сүзләр 6:17—19 да әйтелгән гөнаһлар исемлеге тулы түгел. Бу исемлек — һәртөрле бозык эшләрнең, шул исәптән уй-ниятләрнең, сүзләрнең һәм кылган эш-гамәлләрнең тасвирламасы b.

«Үлемгә дучар итүче гөнаһ» дигән сүзтезмәнең мәгънәсе нинди?

 1 Яхъя 5:16 дагы шигырьнең кайбер тәрҗемәләрендә «үлемгә дучар итүче» гөнаһ дигән сүзтезмә очрый. Мәсәлән, «Яңа Американ Изге Язмалар»да: «Үлемгә дучар итүче гөнаһ бар»,— дип язылган («The New American Bible»). «Үлемгә дучар итүче гөнаһ» дигән сүзтезмәне «үлемгә китерүче гөнаһ» дип тә тәрҗемә итеп була. «Үлемгә китерүче гөнаһ» һәм «үлемгә китермәүче гөнаһ» арасында нинди аерма? (1 Яхъя 5:16)

 Изге Язмалардан шунысы ачык: гөнаһ үлемгә дучар итә. Әмма Гайсә Мәсихнең йолым корбаны нигезендә үлемнән котылып була (Римлыларга 5:12; 6:23). Димәк, «үлемгә китерүче гөнаһны» Мәсихнең йолымы капламый. Андый гөнаһ кылган кеше гөнаһ юлына басып үз фикерен я үз тормыш рәвешен беркайчан да үзгәртмәячәк. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, андый гөнаһ «кичерелмәс» (Маттай 12:31; Лүк 12:10).

a Гәләтиялеләргә 5:19—21 дә әйтелгән 15 авыр гөнаһ билгеле бер исемлекне тәшкил итми, чөнки гөнаһлар әйтелгәннән соң, Изге Язмаларда «һәм шуларга охшаш нәрсәләр» дигән сүзләр өстәлә. Шулай итеп, укучыга үзенә акыл сәләтен кулланып «шуларга охшаш» нәрсәләрне — югарыдагы шигырьләрдә әйтелмәгән булсалар да — таный белергә кирәк.

b Гыйбрәтле сүзләр 6:16 да бер еврей образлы әйтеме кулланыла. Бу әйтемдә очрый торган икенче сан беренчесе белән чагыштырыла һәм игътибар үзәгенә алына. Андый алым Изге Язмаларда еш кына кулланыла (Әюп 5:19; Гыйбрәтле сүзләр 30:15, 18, 21).