Төп мәгълуматка күчү

Кичереп булмаслык гөнаһ нәрсә ул?

Кичереп булмаслык гөнаһ нәрсә ул?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Кайбер кеше, гөнаһ кылып, үз рухы, ягъни карашы, аркасында Аллаһының кичерүен беркайчан да ала алмаячак. Андый кеше кичереп булмаслык гөнаһ кыла. Кешенең андый рухы ничек туа ала?

 Кеше үз гөнаһларында тәүбә итсә, Аллаһы нормалары буенча яшәсә һәм Гайсә Мәсихкә иман итсә, Аллаһы аны кичерергә әзер (Рәсүлләр 3:19, 20). Әмма кайвакыт кеше гөнаһка шулкадәр бата ки, хәтта беркайчан да үз карашын һәм тәртибен үзгәртмәс. Изге Язмаларда андый кешенең йөрәге «явыз» һәм «гөнаһ коткысына бирелә» дип әйтелә (Еврейләргә 3:12, 13). Мичтә яндырылган чүлмәкнең формасын үзгәртеп булмаган кебек, андый кеше дә үз йөрәгендә һәрвакыт Аллаһыга каршы тора (Ишагыя 45:9). Аллаһының шундый кешене кичерер өчен нигезе юк, шуңа күрә аның гөнаһы кичереп булмаслык (Еврейләргә 10:26, 27).

 Гайсә яшәгән вакытларда яһүдләрнең кайбер дин җитәкчеләре кичереп булмаслык гөнаһ кылган. Гайсә үз могҗизаларын Аллаһының изге рухы белән башкарганын белсәләр дә, шул дин җитәкчеләре ул үз көчен Шайтан Иблистән ала дип әйткән (Марк 3:22, 28—30).

Аллаһы кичерә алган гөнаһлар

  •  Белмәү аркасында көфер сүзләр әйтү. Рәсүл Паул элек көфер сүзләр әйтүче булган, ләкин ул болай дигән: «Миңа шәфкать күрсәтелде, чөнки үземне имансыз булганга, белмичә шулай тоттым» (1 Тимутигә 1:13).

  •  Зина кылу. Изге Язмаларда зина кылган кешеләр турында әйтелә. Ләкин соңрак алар үз тәртипләрен үзгәрткән һәм Аллаһыдан кичерү алган (1 Көринтлеләргә 6:9—11).

«Мин кичереп булмаслык гөнаһ кылдыммы?»

 Элек кылган гөнаһларыгызны бөтен йөрәктән нәфрәт итеп, үзгәрергә телисез икән, димәк, сез кичереп булмаслык гөнаһ кылмадыгыз. Кеше бер үк гөнаһны хәтта берничә тапкыр кылса да, ләкин аның йөрәге Аллаһыга каршы киреләнеп бетмәсә, Аллаһы аны кичерә ала (Ишагыя 1:18).

 Кайберәүләрне гаеп хисе борчыганга, алар кичереп булмаслык гөнаһ кылганнар дип уйлый. Әмма Изге Язмалар буенча, үз хисләребезгә һәрвакытта да ышанырга кирәкми (Ирмия 17:9). Аллаһы безгә кемне дә булса — хәтта үз-үзебезне хөкем итәргә хокук бирмәгән (Римлыларга 14:4, 12). Йөрәгебез безне һаман да хөкем итсә дә, Аллаһы безне кичерергә мөмкин (1 Яхъя 3:19, 20).

Яһүд Искариот кичереп булмаслык гөнаһ кылганмы?

 Әйе. Комсызлыгы аркасында ул изге эш өчен иганә итеп бирелгән акчаларны урлый башлаган. Бер очракта ул хәтта үзен ярлылар турында кайгыртучы кеше кебек тоткан, ә чынында күбрәк акча урларга ниятләгән (Яхъя 12:4—8). Яһүднең йөрәге гөнаһка тәмам баткач, ул Гайсәне 30 көмеш тәңкәгә саткан. Гайсә Яһүднең беркайчан тәүбә итмәячәген белгән, шуңа күрә ул аны «һәлакәт угылы» дип атаган (Яхъя 17:12). Бу сүзләр шуны күрсәтә: Яһүд мәңгегә үлгән, аның терелтелүгә өмете булмаган (Марк 14:21).

 Яһүд үз гөнаһында чын йөрәктән тәүбә итмәгән. Ул үз гөнаһы турында Аллаһыга түгел, ә үзе хезмәттәшлек иткән дин җитәкчеләренә сөйләгән (Маттай 27:3—5; 2 Көринтлеләргә 7:10).