Төп мәгълуматка күчү

Аллаһы Патшалыгы кеше йөрәгендәме?

Аллаһы Патшалыгы кеше йөрәгендәме?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Юк. Аллаһы Патшалыгы мәсихчеләр йөрәгендә түгел a. Изге Язмаларда шул Патшалык «күкләр Патшалыгы» дип атала (Маттай 4:17). Анда шулай ук Патшалык — хөкүмәт һәм күктән идарә итә дип әйтелә.

  •   Аллаһы Патшалыгының идарәчеләре, гражданнары һәм законнары бар. Аңа шулай ук Аллаһы ихтыярын күктә дә, җирдә дә урнаштырырга вәкаләт бирелгән (Маттай 6:10; Ачылыш 5:10).

  •   Аллаһы хөкүмәте ягъни Патшалыгы «бөтен халыклар, кабиләләр һәм телләр» белән идарә итәчәк (Данил 7:13, 14). Аңа идарә итәргә хак үз гражданнары түгел, ә Аллаһы үзе бирә (Зәбур 2:4—6; Ишагыйя 9:7).

  •   Гайсә үз тугры рәсүлләренә үзе белән күктәге Патшалыкта «тәхетләргә утырачаклар» дип әйткән булган (Лүк 22:28, 30).

  •   Патшалыкның дошманнары бар һәм Патшалык аларны юк итәчәк (Зәбур 2:1, 2, 8, 9; 110:1, 2; 1 Көринтлеләргә 15:25, 26).

 Изге Язмаларда күктәге Патшалык кеше йөрәгенә тәэсир итә һәм шул мәгънәдә аңарда дип әйтелә. Анда, шулай ук, йөрәкләребезгә «Патшалык хакындагы сүз», «Патшалык хакындагы... яхшы хәбәр» тәэсир итә ала һәм тәэсир итәргә тиеш тә диелә.

«Аллаһы Патшалыгы сездә» дигән сүзләр нәрсә аңлата?

 Кайбер кешеләр Лүк 17:21 дәге сүзләрне укып, Патшалыкның кайда урнашканын аңламыйча аптырап тора. Мәсәлән, кайбер тәрҗемәләрдә «Аллаһы Патшалыгы сездә» дип әйтелә. Бу шигырьдәге сүзләрне аңлар өчен, контекстны карап чыгарга кирәк.

Аллаһы Патшалыгы Гайсәне үтерергә җыенган горур дошманнарының йөрәкләрендә булмаган

 Бу сүзләрне Гайсә фарисейларга — дини җитәкчеләргә әйткән. Алар аңа дошман булган һәм ул үтерелсен өчен тырышлыклар куйган (Маттай 12:14; Лүк 17:20). Патшалык аларның горур йөрәкләрендә булган дип әйтү акыллы булырмы? Гайсә аларга: «Эчегез икейөзлелек һәм канунсызлык белән тулы»,— дип әйткән булган (Маттай 23:27, 28).

 Кайбер башка тәрҗемәләрдә Гайсәнең Лүк 17:21 дә әйткән сүзләре төгәлрәк тәрҗемә ителгән: «Аллаһы Патшалыгы сезнең арада». Гайсә фарисейлар арасында басып торган, нәкъ шул мәгънәдә күктәге патшалык алар арасында булган (Лүк 1:32, 33).

a Христианнарның күп кенә конфессияләре Аллаһы Патшалыгы кеше эчендә, ягъни аның йөрәгендә дип өйрәтә. Мәсәлән бер энциклопедиядә болай дип әйтелә: «Аллаһы Патшалыгын күрү, димәк, үзебездә Аллаһы патшалык итә икәнен күрү» («Православная энциклопедия»). Рим папасы да, Бенедикт XVI «Насаралы Гайсә» дигән китабында: «Аллаһы Патшалыгы акыллы йөрәк аша килә»,— дип язган булган.