Төп мәгълуматка күчү

«Күкләр Патшалыгының ачкычлары» нинди алар?

«Күкләр Патшалыгының ачкычлары» нинди алар?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Кайбер телләрдә «күкләр Патшалыгының ачкычлары» урынына кайвакыт «патшалыкка ачкычлар» дигән сүзтезмәне кулланалар. Шул ачкычлар — хакимлек символы. Шул хакимлекне — «ачкычны» кулланып кешегә «Аллаһы Патшалыгына керер» өчен юлны ачалар (Маттай 16:19; Рәсүлләр 14:22, «Инҗил, 2001») a. «Күкләр Патшалыгының ачкычларын» Гайсә Петергә тапшырган. Тугры кешеләр, Аллаһының изге рухы үзләренә иңгәннән соң, күктәге Патшалыкка керергә өметләнә алган. «Күкләр Патшалыгының ачкычлары» Петергә билгеле бер дәрәҗәдә хакимлек биргән: ул кешеләргә шул өметләре турында кирәкле мәгълүмат биргән.

Кемгә карата ачкычлар кулланылган?

 Петер Аллаһы үзенә тапшырган хакимлекне кулланып өч төркемгә Аллаһы Патшалыгына керү мөмкинлеген ачкан.

  1.   Яһүдләр һәм прозелитлар. Гайсәнең үлеменнән озак та үтмәстән, Петер диндар яһүдләрне Гайсәне күктән идарә итәчәк Патша итеп кабул итәргә өндәгән; Гайсәне Патша итеп Аллаһы үзе куйган. Петер яһүдләргә исән калып өчен нәрсә эшләргә кирәк икәнен аңлаткан. Шулай итеп, ул аларга Патшалыкка ишекне ачкан. Нәтиҗәдә, меңләгән кеше «аның сүзләрен... кабул иткән» (Рәсүлләр 2:38—41).

  2.   Самариялеләр. Шуннан соң Петер самариялеләр янына җибәрелгән булган b. Ул кабат Патшалыкның ачкычларын кулланган: ул рәсүл Яхъя белән бергә «андагы кешеләр изге рухны алсын өчен дога кылган» (Рәсүлләр 8:14—17). Шулай итеп, самариялеләр өчен Патшалыкка ишек ачылган.

  3.   Мәҗүсиләр. Гайсә үлгәннән соң өч ярым ел үткәч, Аллаһы Петергә мәҗүсиләрнең (яһүдләр булмаган кешеләрнең) дә Патшалыкка керә алачагын ачып биргән. Шуннан соң Петер мәҗүсиләргә вәгазьләп ачкычларының берсен кулланган: нәтиҗәдә, аларга изге рух иңә башлаган һәм алар мәсихчеләр булып китеп Патшалыкка керә алган (Рәсүлләр 10:30—35, 44, 45).

«Аллаһы Патшалыгына керү» нәрсә аңлаткан?

 Патшалыкка керүчеләр Гайсә белән бергә күктән идарә итәләр. Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләр буенча, алар «тәхетләргә утырырга» һәм «җир өстеннән патшалык итәргә» тиеш булган (Лүк 22:29, 30; Ачылыш 5:9, 10).

Патшалыкның ачкычлары турында ялгыш карашлар

 Ялгыш караш. Петер күккә кем керәчәк, кем кермәячәк икәнен үзе хәл итә.

 Факт. Инҗил буенча, «тереләрне һәм үлеләрне» Петер түгел, ә Гайсә «хөкем итәчәк» (2 Тимутигә 4:1, 8; Яхъя 5:22). Петер үзе дә Гайсәне «тереләрне һәм үлеләрне хөкем итүче Хаким» дип атаган (Рәсүлләр 10:34, 42).

 Ялгыш караш. Күкләр Петернең Патшалык ачкычларын кулланачагын көтеп торган.

 Факт. Гайсә Патшалыкның ачкычлары турында сөйләгәндә, Петергә: «Син җир йөзендә япкан бар нәрсә күкләрдә инде ябылган нәрсә булачак, һәм син җир йөзендә ачкан бар нәрсә күкләрдә инде ачылган нәрсә булачак»,— дигән (Маттай 16:19). Кайберәүләрнең фикеренчә, Петер күккә керәчәк кешеләрне үзе сайлый. Ләкин төп нөсхәдәге грек фигыльләре моңа ачыклык кертә: Петер, карар күктә кабул ителгәч кенә, аны кабул итә; моңарчы ул бернинди дә карар кабул итми.

 Инҗилдән күренгәнчә, Петер Патшалыкның ачкычларын кулланганда үзе дә күккә буйсына торган булган. Мәсәлән, өченче ачкычны кулланганда, ул Аллаһыдан килгән күрсәтмәләргә буйсынган (Рәсүлләр 10:19, 20).

a Кайчак Изге Язмаларда «ачкыч» сүзе хакимлеккә һәм җаваплылыкка карата кулланыла (Ишагыя 22:20—22; Ачылыш 3:7, 8).

b Самариялеләр иудаизм динен тотмаган, әмма алар Муса канунының кайбер тәгълиматларын һәм гореф-гадәтләрен тоткан булган.