Төп мәгълуматка күчү

Изге Язмаларда никахлашмыйча яшәү турында нәрсә әйтелә?

Изге Язмаларда никахлашмыйча яшәү турында нәрсә әйтелә?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Изге Язмалар буенча, Аллаһы кешеләрнең «фәхешлектән ерак торуларын» тели (1 Тисалуникәлеләргә 4:3). Изге Язмалардагы «фәхешлек» дигән сүз, мәсәлән, зина кылу, гомосексуаль мөнәсәбәтләр һәм никахлашмаган ир белән хатынның җенси мөнәсәбәтләрен аңлата.

 Ни сәбәпле Аллаһы өчен ир белән хатынның никахлашканмы, юкмы икәнлеге мөһим?

  •   Гаиләне Аллаһы булдырган. Ул моны беренче ир белән хатынны берләштереп эшләгән (Яратылыш 2:22—24). Ул ир белән хатынның, үз өсләренә никах вазифаларын алмыйча, бергә яшәүләрен ниятләмәгән.

  •   Аллаһы кешеләр өчен нәрсә яхшырагын белә. Ул никахны ир белән хатын арасындагы мәңгелек союз итеп булдырган. Бу гаиләнең бар әгъзаларына файда китерә һәм аларны яклый. Гади мисалны карап чыгыйк. Җитештерүче заводның инструкциясе берәр әйберне ничек дөрес җыярга икәнен аңлаткан кебек, Аллаһының күрсәтмәләре безгә ничек бәхетле гаиләне корырга икәнен аңлата. Аллаһы нормаларын үтәгән кешеләр һәрвакыт файда күрә (Ишагыя 48:17, 18).

    Җитештерүче заводның инструкциясе әйберне ничек җыярга икәнен аңлаткан кебек, Аллаһының күрсәтмәләре безгә ничек бәхетле гаиләне корырга икәнен аңлата

  •   Никахлашмыйча җенси мөнәсәбәтләргә керү ачы җимешләргә китерергә мөмкин. Бу, мәсәлән, көтмәгәндә балага узуга, җенси юл аша йоккан чирләргә һәм эмоциональ авырлыкларга китерергә мөмкин a.

  •   Аллаһы кешеләргә җенси мөнәсәбәтләр ярдәмендә үрчү сәләтен биргән. Аллаһы күзендә тормыш изге һәм үрчү сәләте — кыйммәтле бүләк. Аллаһы безнең, никах төзелешен ихтирам итеп, бу бүләккә хөрмәт белән каравыбызны тели (Еврейләргә 13:4).

 Никахлашканчы бергә яшәп карау начармы?

 Уңышлы никахка ачкыч үзеңә никах вазифаларын алмыйча бергә яшәп карау түгел. Киресенчә, әгәр дә ир белән хатын бер-берсенә тугры булса һәм, авырлыкларны чишәр өчен, хезмәттәшлек итсә, шул чакта мөнәсәбәтләре чәчәк атар b. Никах мөнәсәбәтләрне ныгыта (Маттай 19:6).

 Ничек парлар нык гаилә булдыра ала?

 Камил гаиләләр юк. Шулай да парлар, Изге Язмалардагы киңәшләрне кулланып, бәхетле гаилә кора ала. Менә кайбер мисаллар:

b «Гаилә бәхете. Тугрылык» дигән мәкаләне карагыз.