Төп мәгълуматка күчү

Изге Язмалардагы саннар нәрсәне аңлата? Нумерология Изге Язмалар белән бәйлеме?

Изге Язмалардагы саннар нәрсәне аңлата? Нумерология Изге Язмалар белән бәйлеме?

 Изге Язмалар нигезендә җавап

 Изге Язмалардагы саннарны еш кына туры мәгънәдә аңларга кирәк. Әмма кайчакта алар символик мәгънәгә ия. Саннар символик мәгънәдә кулланыламы, юкмы, контексттан белеп була. Изге Язмаларда саннар символик мәгънәдә ничек кулланыла икәнен карап чыгыйк:

  •   1 Бердәмлек. Мәсәлән, Гайсә үз шәкертләре өчен Аллаһыга дога кылган: «Үтенеп сорыйм... Алар бөтенесе бер булсын... Әти, син минем белән, ә мин синең белән бердәмлектә торган кебек...» (Яхъя 17:20, 21; Маттай 19:6).

  •   2 Суд эшләрендә ике шаһит фактның хак булуын исбатлый (Канун 17:6). Әгәр дә карашлар я әйткән сүзләр кабатланса, бу аларның хак һәм ышанычлы булуын раслый. Мәсәлән, Йосыф фиргавеннең төшен аңлатканда, болай дигән: «Төшнең фиргавенгә ике тапкыр кабатлануы исә Аллаһының әмере хак булуны күрсәтә» (Яратылыш 41:32). Пәйгамбәрлекләрдә «ике мөгез» ике идарә итүне аңлатырга мөмкин. Моның турында Даниялга, ул Мидия-Фарсы державасы турында пәйгамбәрлек иткәндә аңлатылган булган (Даниял 8:20, 21; Ачылыш 13:11).

  •   3 Өч шаһитнең сөйләве фактның хак булуын исбатлаган кебек, өч тапкыр кабатлау, күрәсең, берәр нәрсәне көчәйтә яисә ассызыклый (Йәзәкил 21:27; Рәсүлләр 10:9—16; Ачылыш 4:8; 8:13).

  •   4 Форманың яисә эш итүнең тулылыгын күрсәтергә мөмкин. Мәсәлән, «җирнең дүрт почмагы» (Ачылыш 7:1; 21:16; Ишагыя 11:12).

  •   6 Бу сан — җидедән бер санга кимрәк сан. Ә җиде саны, гадәттә,— тулылык булуның символы. Шуңа күрә алты тулы булмаган берәр нәрсәне яки камил булмаганны аңлатырга мөмкин. Шулай ук бу сан Аллаһының дошманнары белән бәйле була ала (1 Елъязма 20:6; Даниял 3:1; Ачылыш 13:18).

  •   7 Гадәттә, тулылык яисә тәмамлану символы булып тора. Мәсәлән, Аллаһы исраиллеләргә җиде көн дәвамында Әрихәне әйләнеп чыгарга кушкан. Ә җиденче көнне аларга шәһәрне җиде мәртәбә әйләнеп чыгарга кирәк булган (Йошуа 6:15). Изге Язмаларда җиде санының шулай итеп кулланылуына күп мисаллар бар (Левилеләр 4:6; 25:8; 26:18; Мәдхия 119:164; Ачылыш 1:20; 13:1; 17:10). Гайсә Петергә ул үз кардәшен «җиде тапкыр түгел, ә җитмеш җиде тапкыр» кичерергә тиеш икәнен әйткәч, җиде санының кабатлавы «чиксезлекне» аңлата (Маттай 18:21, 22).

  •   10 Бу сан берәр нәрсәнең тулы үлчәвен я җыелмасын аңлатырга мөмкин (Чыгыш 34:28; Лүк 19:13; Ачылыш 2:10).

  •   12 Бу сан, күрәсең, Аллаһы урнаштырган тулылык тәртибен аңлата. Мәсәлән, күренештә рәсүл Яхъя күктә шәһәр күргән. Бу шәһәрнең «унике нигез ташы» бар иде. «Шул ташларга Бәрәннең унике рәсүленең исемнәре язылган иде» (Ачылыш 21:14; Яратылыш 49:28). Унике санына калдыксыз бүленә торган саннар да шуны ук аңлатырга мөмкин (Ачылыш 4:4; 7:4—8).

  •   40 Бу сан кайбер хөкемнәр яисә җәзалау срогы белән бәйле (Яратылыш 7:4; Йәзәкил 29:11, 12).

Нумерология һәм гематрия

 Өстәрәк әйтелгән Изге Язмалардагы саннарның символик мәгънәсе нумерология белән берничек тә бәйле түгел. Чөнки нумерология — саннарда, аларның комбинациясендә һәм суммада мистик мәгънә эзләү белән шөгыльләнә. Мәсәлән, яһүд кабаллистлары Еврей Язмаларны тикшергәндә гематрияне кулланганнар. Гематрия — махсус система. Бу система ярдәмендә кешеләр хәрефләрнең сан эквивалетнында яшерен шифр табарга тырышкан. Нумерология — күрәзәчелек итүнең бер төре, ә Аллаһы күрәзәчелекне хөкем итә (Канун 18:10—12).