Төп мәгълуматка күчү

«Альфа һәм Омега» кем я нәрсә ул?

«Альфа һәм Омега» кем я нәрсә ул?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 «Альфа һәм Омега» Йәһвәгә — Чиксез кодрәтле Аллаһыга карата кулланыла. Бу титул Изге Язмаларда өч тапкыр очрый (Ачылыш 1:8; 21:6; 22:13). a

Ни өчен Аллаһы үзен «Альфа һәм Омега» дип атый?

 Альфа һәм омега — грек теле әлифбасының беренче һәм соңгы хәрефләре. Изге Язмаларның бер өлеше грек телендә язылган булган һәм аны Яңа Васыять дип атыйлар. Ачылыш китабы — Яңа Васыятьнең бер китабы. Грек теле әлифбасының беренче һәм соңгы хәрефләре Йәһвәгә бик яхшы туры килә: ул гына баш һәм ахыр була ала (Ачылыш 21:6). Ул электән үк Чиксез кодрәтле Аллаһы. Бу беркайчан да үзгәрмәячәк. Ул «мәңгедән-мәңгегә» булган бердәнбер Шәхес (Зәбур 90:2).

«Беренче һәм соңгы» кем ул?

 Изге Язмалардагы «беренче һәм соңгы» дигән сүзләр Йәһвә Аллаһының үзенә һәм аның Улы Гайсә Мәсихкә карата ике төрле мәгънәдә кулланыла. Мәсәлән:

  •   Ишагыя 44:6 да Йәһвә үзе турында: «Мин беренче һәм соңгы. Миннән башка Аллаһы юк»,— дип әйтә. Шулай итеп, Йәһвәнең үзенең хак Аллаһы һәм мәңгедән-мәңгегә булуы турында әйтәсе килә, аңардан башка бүтән Аллаһы юк (Канун 4:35, 39). Бу очракта «беренче һәм соңгы» һәм «Альфа һәм Омега» арасында бернинди дә аерма юк.

  •   «Беренче [прото́с, альфа түгел] һәм соңгы [эсха́тос, омега түгел]» дигән сүзләр шулай ук Ачылыш 1:17, 18; 2:8 дә очрый. Бу шигырьләрнең контекстыннан күренгәнчә, сүз башта үлгән, ә аннары үледән терелтелгән зат турында бара. Бу зат Аллаһы була алмый, чөнки Аллаһы мәңге яши (Хабакук 1:12). Ә менә Гайсә үлгән һәм аннары үледән терелтелгән булган (Рәсүлләр 3:13—15). Ул үлемсез рух булып терелтелгән беренче кеше булган, хәзер ул күктә «мәңге яши» (Ачылыш 1:18; Көләсәйлеләргә 1:18). Гайсә Мәсих соңгы көндә үлеләрне терелтеп торгызачак (Яхъя 6:40, 44). Шуңа күрә ул Йәһвә үзе терелткән соңгысы булган (Рәсүлләр 10:40). Бу мәгънәдә Гайсәне «беренче һәм соңгы».

Ачылыш 22:13 тә язылган сүзләр Гайсә Мәсихнең «Альфа һәм Омега» булуын раслыймы?

 

 Юк. Ачылыш 22:13 тәге сүзләрне кем әйткәне билгеле түгел, чөнки бу бүлектә язылганнарны төрле затлар сөйли. Ачылыш китабының шушы өлеше турында әйткәндә, профессор Уильям Барклай болай дип язган: «Вакыйгалар бер-бер артлы язылмаган... Теге я бу сүзләрне кем әйткәнен кайчак аңлап бетермисең» («Яхъя ачылышы» (ингл.), 2 нче том, икенче басма, 223 нче бит). Шулай итеп, Ачылыш 22:13 тә кулланылган «Альфа һәм Омега» дигән титул Йәһвә Аллаһыга гына карарга мөмкин, чөнки Ачылышның башка ике шигырендә «Альфа һәм Омега» дип әйтелгәндә Йәһвә күздә тотыла.

a Дүртенче тапкыр ул «Яков патшаның тәрҗемәсендә» (ингл.) — Ачылыш 1:11 дә очрый. Ләкин заманча тәрҗемәләрнең күбесендә бу титул Ачылыш 1:11 дә очрамый, чөнки иң борынгы грек кулъязмаларында ул булмаган. Күрәсең, ул Изге Язмаларның соңгы күчермәләренә кереп калган.