Төп мәгълуматка күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ШИГЫРЬЛӘРГӘ АҢЛАТМА

Саннар 6:24—26: «Раббы сиңа фатихасын бирсен һәм сине сакласын!»

Саннар 6:24—26: «Раббы сиңа фатихасын бирсен һәм сине сакласын!»

 «Йәһвә сезгә хәер-фатиха бирсен, сезне сакласын. Йәһвә йөзенең яктысы сезгә балкысын, ул сезгә илтифат итсен. Йәһвә үз йөзен сезгә борсын һәм тынычлык бирсен» (Саннар 6:24—26, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»).

 «Раббы сиңа фатихасын бирсен һәм сине сакласын! Раббы Үзенең йөз нуры белән сине балкытсын һәм сиңа шәфкать итсен! Раббы сиңа йөзе белән борылсын һәм сиңа иминлек бирсен!» (Саннар 6:24—26, Изге Китапны тәрҗемә итү институты тәрҗемәсе).

Саннар 6:24—26 ның мәгънәсе

 Бу сүзләрне фатихалар теләп Һарун әйткән булган. Ул шул вакытта баш рухани булып хезмәт иткән (Чыгыш 28:1). Бу фатиха сүзләре Аллаһыдан булган (Саннар 6:22, 23). Аллаһы Мусага болай дигән: «Һарун белән аның улларына әйт: „Исраил халкын болай дип фатихалагыз». Шуннан соң Саннар 6:24—26 дагы сүзләр әйтелгән. Тугры руханилар Аллаһы әйткәнчә эш иткән. Алар шулай ук Аллаһы исемен — Йәһвә a исемен югарылаган. 27 нче шигырьдә болай диелә: «Алар [руханилар] минем исемем белән халыкны фатихаларга тиеш, шулчак мин Исраил халкына хәер-фатихамны бирермен».

 «Йәһвә сезгә хәер-фатиха бирсен, сезне сакласын». Йәһвә үз хезмәтчеләрен фатихалый: аларны яклап тора, аларга җитәкчелек бирә һәм аларның эшләрен уңышлы итә (Гыйбрәтле сүзләр 10:22). Еврей телендә Саннар 6:24—26 да «син» дигән сүз кулланыла. Бу шуны күрсәтә: Йәһвә Исраилне халык буларак кына түгел, ә һәрбер исраиллене фатихаларга теләгән.

 «Йәһвә йөзенең яктысы сезгә балкысын, ул сезгә илтифат итсен». Берәрсе «Йәһвә йөзенең яктысы сезгә балкысын» дисә, димәк ул Йәһвәдән шул кешене фатихалавын һәм хуплавын сорый. b Бу сүзләрне «Раббы Үзенең йөз нуры белән сине балкытсын» дип тә тәрҗемә итеп була (Саннар 6:25, Изге Китапны тәрҗемә итү институты тәрҗемәсе). Йәһвә үз халкына илтифат иткәндә, аларга карата үзен игелекле, шәфкатьле тота, аларны кызгана (Ишагыя 30:18).

 «Йәһвә c үз йөзен сезгә борсын һәм тынычлык бирсен». Йәһвә үз хезмәтчеләренә ярату белән игътибар итә һәм аларга тынычлык бирә. Нәкъ шул мәгънәдә ул аларга таба үз йөзен бора. Бер белешмәлек буенча, «тынычлык (шалом) дигән еврей сүзе берәрсе белән конфликтсыз яшәү дигәнне генә аңлатмый, бу үзеңне яхшы хис итү, физик һәм рухи яктан тулы булу дигәнне дә аңлата».

 Бу шигырьләрдә әйтелгән фатихаларны татыр өчен, исраиллеләргә Йәһвәгә буйсынып яшәргә кирәк булган (Левилеләр 26:3—6, 9). Алар Аллаһыга буйсынганда, ул аларга вәгъдә иткәнчә булышкан. Мәсәлән, Сөләйман я Һизәкыя патша идарә иткәндә исраиллеләр моны татып караганнар (1 Патшалар 4:20, 25; 2 Елъязма 31:9, 10).

 Мәсихчеләрдән бу фатихалау сүзләрен кабатлап тору таләп ителмәсә дә, алар Аллаһыга башкалар өчен сорап дога кылганда я имандашларын дәртләндергәндә шундый ук хисләр чагылдыра ала (1 Тисалуникәлеләргә 5:11, 25). Йәһвә үзгәрмәгән. Ул үз тугры хезмәтчеләрен фатихаларга һәм яклап торырга һәрвакыт тели. Чын мәсихчеләр шуңа күрә тынычлыкта яши, алар шуны белә: Йәһвә үз йөзен аларга таба борып аларны хуплап елмая.

Саннар 6:24—26 ның контексты

 Саннар китабының беренче 10 бүлегендә Аллаһының күрсәтмәләре язылган. Ул аларны исраиллеләргә Синай тавы янында биргән. Ул вакытта халык Вәгъдә ителгән җиргә юл тоткан булган. Синай тавы янында алар якынча бер ел торганнар. Шул вакытта Йәһвә аларны бер милләт иткән һәм аларга законнар биргән. Шул законнар җыентыгы Канун килешүе дип аталган.

 Йәһвә Мусага, Һарунга һәм руханилар итеп сайланган аның улларына исраиллеләрне фатихаларга кушкан (Саннар 6:22, 23). Шуннан соң Һарун һәм аның буыннары Саннар 6:24—26 да язылган сүзләрне кулланып халыкны фатихалаган. Вакыт узу белән бу гадәткә кереп киткән. Рухани гыйбадәтханәдә көн азагында, соңгы корбанны китергәч, шул фатихаларны кабатлый торган булган.

 Саннар китабы турындагы кыска видеороликны карагыз.

a Аллаһының еврей телендәге исеме татар теленә Йәһвә дип тәрҗемә ителә. Ни өчен соң тәрҗемәчеләр еврей кулъязмасында Аллаһының исеме очраганда аны Раббы дип тәрҗемә иткән? Моны белер өчен «Кем ул Йәһвә?» дигән мәкаләне карагыз.

b Изге Язмаларда шулай ук Йәһвә исраиллеләрдән үз йөзен читкә борган дип әйтелә. Аларның эшләрен хупламаганда ул шулай эшләгән (Ишагыя 59:2; Микай 3:4).

c Изге Язмаларның бер басмасында бу шигырьләргә комментарий китерелә. Анда Аллаһы исемен кабатлау «27 шигырьдәге сүзләрнең мөһимлегенә басым ясый һәм алар тагын да җитдирәк яңгырый» дип әйтелә. («NIV Study Bible»). Мондый фикер дә бар: бу урында Аллаһы исемен өч тапкыр куллану Троица тәгълиматының хак булуын күрсәтә. Әмма андый фикер дөрес түгел. Изге Язмаларның Троицаны яклап чыккан бер белешмәлегендә мондый сүзләр язылган: рухани да, фатиха алучы кешеләр дә Аллаһы исеме өч тапкыр кабатланса да, ул Троица дип уйламаслар иде. Аллаһы исеме башка максат белән кабатланган: «кабатлау Һарун фатихаларына матурлык өстәгән, аның сүзләре тәмамланганын күрсәткән» («The Pulpit Commentary»). Күбрәк беләсегез килсә «Аллаһы Троицамы?» дигән мәкаләне карагыз.